Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Сценарий праздника на татарском языке.
Post Icon

Сценарий праздника на татарском языке.

Автор: Музафарова Гульсина Асхатовна, воспитатель высшей калификационной категории МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №48 «Веснянка» г. Альметьевска»

«ӘЛМӘТЕБЕЗ-ҖӘННӘТЕБЕЗ» ТЕМАСЫНА БӘЙРӘМ СЦЕНАРИЯСЫ.

Максат:

  1. Балаларның туган шәһәребез Әлмәт турындагы күзаллауларын ныгыту, аныңтарихы, урамнары, матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте, бигрәк тә нефтьчеләрнең хезмәте турындагы белемнәрен тулыландыру.
  2. Шәһәребезнең атаклы кешеләренең тормышы, иҗаты белән таныштыру.
  3. Зурлар хезмәтенә мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләү.
  4. Шәһәребез һәм аның кешеләре белен горурлану хисләре тәрбияләү.

Һәзерлек эшләре:

  1. Шәhәpурамнарына экскурсияләр.
  2. Туган якны өйрәнүмузеена, Картиналар галереясына экскурсияләр.
  3. Татар ДәүләтДрама театрына, “Нефтьче" мәдәният сараена, Спорт сараена, яңа урамнарга, яңа һәйкәлләргә экскурсияләр.
  4. Нефтьчеләр хезмәтен чагылдырган фотосүрәтләр карау.
  5. Шәһәребезнең иҗат кешеләре белән таныштыру, шигырьләрен уку, җырларын тыңлау, өйрәнү.

Зал бизәлеше:

Әлмәт шәһәренең эмблемасы (вышка, фонтан), стенада чәчәкләр, күгәрченнәр, язу: “Әлмәтем - җәннәтем".

Бәйрәм барышы:

Балалар залга йөгереп керәлар.

  • Исенмесез (Һәрберсе).

Алып баручы:

«Кара алтын башкаласы,

- Әлмәт,диябез сиңа!

Язмышыңа таң каласы,-

Җәннәт, -диябез сиңа.

-Балалар, без бүген яраткан шәhәребез- Әлмәт турында сөйләшербез.

«Әлмәтебез-җәннәтебез» дип язган Әлмәт турында безнең яраткан язучыбыз Разим Валиуллин. Бу матур, чиста бай шәhәр гел җәннәт кенәбулмаган, балалар. Без аныңтурында күбрәк белер өчен вакыт машинасына утырып үткәннәргәкайтып киләбез.

(Балалар вакыт машинасына утыралар)

(Авылөе күренеше.Мич буенда самовар чыжнап утыра, әби оекбаш бәйли)

-Керергә мөмкин микән?

-Керегез,балалар.

Сез кемнәр соң? Без, әби «Яз кызы» балалар бакчасыннан, сезгәкунакка килдек-без киләчәк балалары,

Әлмәтебезнең үткәне турында ишетергә дип килдек.

-Килгәнсез икән, тургә үтегез, балалар, бер дога кылыйк (Барысы да дога кылалар), мичтә ипи пешә, кичә генә май язган идем әле, тәмләп чишмә суыннан чәй эчәрбез, балалар, самовар чәе бик тәмле була ул. Ә мин яшь чагымны искә төшерермен, Әлмәтнең үткәнен сөйләрмен.

И, балалар, сез хәзер бик бәхетле инде, гөлләр кебек киенәсез, тәмле итеп ашыйсыз, матур, чиста бакчаларга йөрисез, күңелле итеп ял итәсез. Ә менәбез яшь вакытта тормыш бик авыр иде. Без иртә таңнан кичке караңгыга чаклы кырда эшли идек. Балаларны үзебез белән менә шундый арбаларга салып кырга алып бара идек, безнеңзаманда бакчалар юк иде шул. Без аларны бишек җырлары җырлап йоклата идек тә, тагын эшкә тотына идек. Бишек җырларын сез дә беләсездер әле, балалар,

Кайсыгыз җырлап курсәтә? (Бала арбасын тирбәтепбалалар җырлыйлар).

Рәхмәт, кызым.

                  «Бишек җыры».

Кыйгач кашым,

Асыл ташым.

Йоклаек икәү,

Йокла, иркә,

Йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәлли-бәү.

Алмакаем, аппакаем,

Йоклаек икәү.

Йокла, иркә,

Йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәлли-бәү.

Әби:

И, балалар, ял күрмәдек инде без, авыр тормышта яшәдек, менә шундый тубалга салып игенне чәчә идек, игеннәр үсеп җиткәч, менә шундый ураклар белән урадыр идек, аннары үзебез суга идек, безнең вакытта чәчкечләр дә, комбайн да юк иде. (Композиция)

  1. Берсе чыгып, тубалдан алып чәчеп китә.
  2. Уракчы кызлар урып баралар (урып кырыйга куялар).
  3. Тырма белән җыялар.
  4. Көлтәкуялар.
  5. Кыз чыгып, чабагач белән суга. (Арыйлар, маңгайларын сыпыралар, чыгып китәләр). Музыка уйнап тора (Татар халык җыры «Су буйлап”)
  • Авыр яшәдек, балалар, туйганчы ашаган булмады, кияргә кием юк иде.
  • Менә бервакыт, балалар, шушы элеккегеӘлмәт авылы тирәсендәҗир мае табылды дигән хәбәр таралды. Эшкә кешеләр чакыра башладылар. Безнең дәҗир мае чыккан җирне бик күрәсебез килеп, безне дә эшкә алмаслармы икән диеп, бу якка юл тоттык. Бу җир мае дигәннәре фон­тан булып атылып чыга икән ул. Менәшунда инде без беренче тапкыр нифтене күрдек, нифтчеләр булып киттек.
  • Нифте түгел ул, әби, әнефть, “кара алтын” да диләр аны.
  • Шулаймыни, улым, ни өчен “кара алтын” диләр икән соңаны?
  • Чөнки ул ил өчен бик кирәкле казылма байлык, аңардан бензин, керосин, солярка h.б. ягулыклар ясыйлар.
  • Бик кирәкле нәрсәикән шул, әйе бит, балалар.
  • Әле анардан тагын резина да, тукыма да ясыйлар.
  • Әйтәм, сезнеңкигән курткаларыгыз ялт-йолт килеп тора, шул нефтьдер инде алайса.
  • Әйе, әби, нефть булмаса, самолетлар да очмас иде, поездлар да йөрмәс иде, машиналар да йөрмәс иде, матур курткалар да, күлмәкләр дәкия алмас идек.

Әби:

  • И, балалар, бигрәк кирәкле нерсәбулган икән шул нефть.

Аны ничек чыгарганнарын беләсезме соң?

  • Аны, әби, бораулаучылар бик тирәннән, җир астыннан бораулап, торбалар төшереп чыгаралар, нефть үткәргечторбалар аша башка төбәкләргәҗибәрәләр.

Әби:

  • Балалар, ни өчен нефть белән бик сак эш итәргәкирәк икәнен, беләсезме?
  • Нефтьне суга агызырга да, җиргәтамызырга да ярамый, чөнки суга акса, балыклар үлә, җиргә акса, үлән үсми, агачлар корый.

«Нефть» биюе.

Әби:

  • Бик дөрес уйлыйсыз, балалар. Шулай итеп, балалар, нефть турында ишетүгә, илнеңтөрле почмакларыннан кешеләр киләбашлады. Әлмәт авылы тирәләре вагоннар белән тулды. Гел вагоннарда торып кына эшләп буламы, балалар?
  • Юк, нефтьчеләрге җылы өйлар, кибетләр, балаларга мәктәпләр, балалар бакчалары кирәк булган.
  • Кешеләргәял итәргәкинотеатрлар кирәк иде.
  • Әйе, балалар, баштан бернинди уңайлыклар булмаган бараклар төзи башладылар. Аннары Чупай авылы яныннан ап-ак таш катламы таптылар да, таштан өйләр сала башлады­лар. Менәшул нефть күпме халыкныңтормышын җайга салып җибәрде бит! КечкенәгенәӘлмәт авылы тирәсендәшәһәртөзеләбашлады. Шулай Әлмәтнеңберенче урамнары барлыкка килде. Нинди урамнар икәнен дәоныттым инде.
  • Маяковский, Чехов урамнары.
  • Бу урамнардагы беренче йортлар ничәкатлы, балалар?
  • Ике катлы, өч катлы.
  • Тагын бер яраткан язучыбыз Әхтәм Фәтхи болай дип яза,тыңла әле әбекәй:

Балалар:

Без Әлмәтнен авыл чагын күрдек

Урсал тауларының башыннан.

Без Әлмәтне кала итеп кордык

Шикәрдәй ак Чупай ташыннан.

Без Әлмәткә төрле яктан килдек,

Девон шавы дәшеп китерде.

Без Әлмәтне гузәл Зәй буена

Ямь өстәсен диеп үстердек.

Урсал таудан, Әлмәт, һәрбер йортың

Уч төбендәгедәй күренә.

Таш пулатлар берсен-берсе узып

Урсал тауларына урелә.

Без Әлмәткә төрле яктан килдек,

Девон шавы дәшеп китерде.

Без Әлмәтне нефть төбәгенең

Башкаласы итеп үстердек.

-Балалар,без яшь чакта Мәсхүт Имашев белән Саҗидә Сөләйманова бик матур бер җыр язганнар иде, исемен дә оныттым инде,җырлагыз әле шуны

-Бик рәхәтләнеп,әби,тыңла.

Җыр: «Нефтьчеләр маршы».

Әби:

  • Рәхмәт инде, балалар, Әлмәтебезне бик яратасыз икән, шигырьләр, җырлар да беләсез икән.

Алып баручы:

  • Әйе, әби, без үз шәһәребезне бикяратабыз. Соңгы елларда чыннан да ул бик нык үзгәрде: яңа типтагы йортлар, биналар төзелде, урамнар киңәйтелде,яңа парклар барлыкка килде, велосипед юллары гына да ни тора!Әтөзүчеләр проспектыныңматурлыгына таңкаласың, хәттәҗир асты юллары да бар хәзер бездә. Әйде, без сине хәзер шәһәрне күрсәтергәалып барабыз.
  • Рәхмәт, балалар, бик рәхәтләнеп карар идем.

(Әбине житәкләп вакыт машинасына алып керәләр, утырталар).

Алып баручы: «Нефтьчеләр» мәдәният сарае тукталышы.

Балалар:

  • Әби, төшәбез, әйдә.
  • Менәбу бина, әби, “Нефтьчеләр” мәдәният сарае.
  • И-и, балалар, бигрәк матур, бу сарайда нефтьчеләр нишлиләр соң?
  • Әби, безнеңшәһәрдәталантлы кешеләр бик күп. Концертлар, бәйрәмнәр шушы бинада уза, әтеләгән балалар биергә, җырларга, музыкаль инструментларда уйнарга өйрәналәр. Алар өчен тугәрәкләр эшли.
  • Шулаймыни, бик куңелле яшиләр икән нефтьчеләр,

«Чәй янында» дигән шаян бию башкарыла.

Әби:

  • Чынлап та, бик талантлы балалар үсә икән шәһәребездә.

-  Әйдә, әбекәй, сәяхәтебезне дәвам итәр өчен автобуска утырабыз.

- “Сәламәтлек” паркы тукталышы

Алып баручы:

-Әбекәй, менә бу урам- шәһәребезнеңпочетлы гражданины,атказанган табибы  Зифа Балакина урамы.Әле бер ай элек кенә бу урамда “Сәламәтлек” паркы ачылда, территорияне төзекләндерделәр.  Биредә агач-куаклар утырттылар, яр буен ныгыттылар, күпер төзеделәр, спорт җиһазлары куйдылар һәм шулай ук балалар өчен мәйданчык урнаштырдылар, барысыда нефтьчеләребез хезмәте белән эшләнде.Паркны ачу Әлмәт шәһәренә 65 ел тулу юбилеена багышланды.

- Матурлыгына шаккатасың!

-Әбекәй, искитәрлек нәрсәләр бездә бик күп! Хәзер без сине “Каракүз” янына алып барабыз

“Татнефть”  тукталышы

-Анысы кем тагын?

- Әлеге сын, әбекәй, татар халкының атаклы хатын-кыз сугышчысы Каракүзгә багышланган - тарихи персонаж безнең якларда туган-болгар кызы, бу мәгълүматны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты раслый. Җиде метрлык скульптура яшел зонада урнашты һәм шәһәр мохитенә интеграцияләнде .

-Әбекәй ,ошыймы соң сиңа бу һәйкәл?

-Ошамаган кая,балалар, нинди оста сынчылар бар икән безнең илдә!

- Әбекәй, Даши Намдаков скульптурасы бу-"Каракүз.

-Без, әби, сине Әлмәтхалкыныняраткан ял итү урынына, “Мәйданга”алып барабыз.

  • Нинди“мәйдан”соңул, балалар?
  • Әби, бу матур урындабезнең яраткан бәйрәмебез-Сабантуй да, спорт бәйрәмнәре дәуздырыла.

Әби;

  • Ә без яшь чакта сабан туйлары су буйларында, урман буйларында, аланлыкларда уздырыла иде.Бөтен тирә-як авыллардан атлар белән бик күп халык килә иде.
  • Бигрәк күңелле шул безнең Сабан туе бәйрәмебез.
  • Әйдәгез әле, берәр уен уйнап алыйк, балалар.

"Чүлмәк ватыш" уены.

Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам,

Ватып булырмы икән?

Бүләккә бер чиккән яулык

Алып булырмы икән?

Әби:

  • Ял итә торган урыныгыз бик матур җирдә урнашкан икән, бик күңелле булды бу сәяхәт. Әйдәгез, кайтыйк инде, ба­лалар, бик арыдым да.
  • Әби, без сине хәзер ял итәргә алып барабыз.
  • Шулаймы, ярар, балалар.

«Драмтеатр» тукталышы.

  • Әби, менә бу Әлмәт Татар Драма театры бинасы. Әйдә, әби, керик, артистлар белән танышыйк, бәлки безгә берәр тамаша күрсәтерләр.
  • Әби, менәӘлмәт татар драма театрының директоры Фәридә апа Исмәгыйлова ,бик булган җитәкче, җырчы, укытучы.
  • Сорауларыгыз бармы? (Балалар сораулар бирәләр).
  • Әйтегез әле, сез ничек артист булып киттегез?

-         Әйтегез әле, сез бәләкәй чакта балалар бакчасына йөрдегезме?

-        Әйтегез әле, сез бәләкәй чакта нинди уеннар уйный идегез?

-        Сез быел балалар өчен спектакльләр әзерлисезме?

  • Хәзер яшь артистларыбыз башкаруында “Өч кыз”әкиятен карап китәрбез.

(Утыралар)

- Бик зур рәхмәт,сау булыгыз,шулкадәр матур әкият карадык,балалар,яратыгыз, хөрмәт итегез әниләрегезне,әниләрдән дә кадерлерәк беркем дә юк!

 «Спорт сарае» тукталышы.

  • Бигрәк зур, матур бина. Монда нишлиләр соң балалар?
  • Монда хоккейчылар, футболчылар, көрәшчеләр төрле
    ярышларга бик ныклап әзерләнәлер. Башка шәһәр спорт
    сөючеләре белән ярышлар уздыралар. Теләгән кешегә
    спорт сараеның ишекләре ачык!

(Балалар йөгерешеп чыгалар.)

 Әби:

  • Спорт белән шөгыльләнеп бик дөрес эшлиләр бу балалар.
    “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” диләр бит.
  • (Балалар башкаруында музыка астында күнегүләр)
  • Балалар мин сезнең белән,сезнең заманда яшисем килә
  • Без бик шат,әбекәй, менә без сиңа компьютер бүләк итәбез,хәзер бит әбиләрне компьютер кулланырга да өйрәтәләр,үзебездә булышырбыз, хатлар язышырбыз әбекәй,бик зур рәхмәт сиңа,без бүген бик күп нәрсә белдек, сәламәтлек телибез сиңа!

Әлмәт ягы  язучыларга, шагыйрьләргә бик бай. Сәяхәтебезне Клара Булатованың шигыре белән тәмамлыйсы килә:

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Китәкалсак үзгә бер якка,

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр елап озата.

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Читтә йөрсәкшуңа күрәдер.

Чишмә чыңлап,өянкеләр елап,

Таллар җырлап төшкә керәдер

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Шушы җиргә дәшеп кайтырга,

Таллар җырлап,чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр зурлап чакыра

Кулланылган  әдәбият:

1.Бабынина Т.Ф.Родникики культуры Татарстана.-Набережные Челны,2011.

2.Разим Валиуллин. Әлмәт җырлый.-Казан,1996.

3.Шаехова Р.К.Региональная программа дошкольного образования. –Казань, 2012.

 

Теги: ,

Поделиться:

Оставить комментарий