Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > 4-5 яшьлек балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү нидән гыйбарәт? (Суть работы по развитию связной речи у детей 4-5 лет)
Post Icon

4-5 яшьлек балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү нидән гыйбарәт? (Суть работы по развитию связной речи у детей 4-5 лет)

Автор: Фатхуллина Гульнур Сагидулловна,воспитатель, МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по художественно-эстетическому направлению развития детей №87 "Золушка", город Набережные Челны.

Физик hәм психик үсешләре нормаль булган балалар бу яшьтә зур булмаган әкиятләр hәм хикәяләр,таныш булган яки укылмаган әсәрләрнең эчтәлеген сөйли алырга тиешләр.

Бу периодта балалар картина буенча сөйләргә,үзләре күргән яки белгән вакыйга турында хикәяләргә өйрәнәләр.Мәсәлән,уенчыклар турында хикәя төзегәндә,башта тәрбияченең терәк сорауларына җавап бирәләр,ә соңыннан мөстәкыйль сөйлиләр.Предметның билгеләрен тасвирлап,хәл-торышын сөйләп,балалар сөйләм ахырында темага үзләренең мөнәсәбәтләрен,йомгаклау фикерләрен дә белдерә алырга тиешләр.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә өйдәге,бакчадагы предметларны,уенчыкларны чагыштырып сөйләү алымы бик файдалы.

Уртанчылар төркемендә хикәяләүле сөйләм формалашу дәвам итә.Балалар сөйләмнең композицион төзелешен төгәл аңласын өчен,бу өлкәдә өлкәннәрнең роле бик мөhим.Мәсәлән,хикәя төзүне "Борын-борын заманда...","Шулай бервакыт...","Бер матур бер җәйге көндә...","Авылга ялга кайткач..."кебек конструкцияләр белән башлап,"Шуннан соң...","Җәнлекләр җыелганнар да...","Бүре болай дигән...","Кинәт...","Шулай итеп..."дигән ярдәмче сүзтезмәләр,җөмләләр белән сюжетны дәвам итәргә мөмкин.Әгәр дә хикәяләү барышында бала предметларны бәяләү элементларын,төрле персонажларны,аларның диалогларын кулланып сөйләсә,параллель рәвештә вакыйгаларның билгеле бер эзлеклелектә баруын дөрес бәян итеп бирә белсә,аның бәйләнешле сөйләме уңышлы hәм эчтәлеге ягыннан бик бай килеп чыга.

4-5 яшьлек баланың сөйләмен төрле типтагы җөмләләр белән баету ихтыяҗы арта бара,ягъни бала хикәя,сорау,өндәү җөмләләрне урынлы куллана hәм әңгәмәдәшенә интонацион яктан дөрес җиткерә белергә тиеш.Бергәләп бәйләнешле сөйләм төзү,ягъни,иптәшләре яки тәрбияче башлап җибәргән фикерне күмәк дәвам итү алымы уңышлылардан санала.Хикәя төзергә өйрәнү барышында лексик hәм грамматик чараларны дөрес куллануга күнегүләр башкару,хаталар өстендә эш,төрле формаларда күп тапкырлар кабатлау баланың сөйләм телен тагын да баета,шомарта.

Гомумән,баланың hәрбер яшь этабында сөйләме дөрес hәм образлы чараларга бай булсын өчен,аның янәшәсендәге өлкәннәрнең - әти-әниләрнең,әби-бабай,тәрбиячеләр hәм башкаларның тел законнарын бозмаган үрнәк сөйләме кирәк.

Поделиться:

Оставить комментарий