Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Аюга бүләк
Post Icon

Аюга бүләк

Автор: Газизова Светлана Закариевна Муниципаль – бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Җиләккәй” балалар бакчасы №70, Яр Чаллы шәhәре

Әзерләде 1 нче категорияле тәрбияче Газизова Светлана Закариевна Максат: балаларның танып белү, сөйләм үстерү өлкәләрендә
үзләштергән белем һәм күнекмәләрен ныгыту,тирәнәйтү.

Белем бирү бурычы: транспорт, ел фасыллары, күчмә һәм кышлаучы кошлар, җиләкләр, кыргый җәнлекләр, агач турындагы белемнәрен ныгыту; йорт адресын әйтә белү күнекмәләрен, табигатьтә үзеңне тота белү кагыйдәләрен ныгыту;

Үстерү бурычы:сөйләм, җөмлә төзү күнекмәсен үстерү; игътибарлылык, хәтер, моторика, гомуми күзаллау, фикерләү сәләтен үстерү;

Тәрбияви бурыч:         шөгыльләрдә һәм уеннарда бердәмлек, мөстәкыйльлек, күмәклек, җаваплылык күнекмәләре тәрбияләү, транспортта, табигатьтә үзеңне дөрес тоту күнекмәләре булдыру.

Җиһазлау: автобус макеты, агач макетлары, агач, кош,җәнлек,җиләк
рәсемнәре, табигатьтә үзеңне дөрес тоту турында плакатлар, урман аланы рәсеме, йорт макеты, уенчык аю, бал тәпәне.

Әзерлек эшләре.Т.Тукай шигырьләрен уку, транспорт, кошлар, җәнлекләр, җиләкләр турында танып белү белем бирү  эшчәнлекләре үткәрү.

Индивидуаль эш:аерым балалар белән татарча җөмлә төзелешенә
игътибар итү.

Шөгыль барышы: Оештыру моменты. (Уңай эмоциональ халәт булдыру)

Тәрбияче: Балалар, безгә күңелле хәбәр килгән. Аю үзенең туган көненә
чакыру җибәргән. Туган көнгә бүләксез бармыйлар. Аю дуска нәрсә бүләк  итәргә мөмкин?

Балаларның җаваплары: Открытка, бал, торт, конфетлар...

Тәрбияче: Әйдәгез сюрприз бүләк әзерлибез. Аюны нинди сюрприз көткәнне белер өчен кайбер биремнәрне үтәргә кирәк. Сез туган көнгә барырга әзерме?

Балаларның җаваплары: Әйе.

Тәрбияче: Урманга нинди транспорт белән барырга була?

Балаларның җаваплары: Самолётта, вертолетта, машинада һ.б.

Тәрбияче: Без автобуска утырып барырбыз. Автобус нинди транспорт төренә керә?

Балаларның җаваплары: Пассажир транспорты, җир өсте транспорты.

Тәрбияче: Әйдәгез, автобуска керәбез. Уңайлы итеп утырабыз. Кузгалдыкмы? Автобуста вакытны бушка уздырмыйк, мин сезгә 1нче биремне тәкъдим итәм.

1. Уен "Ел фасыллары турында табышмакларның җавабын тап ".

1 бала: Кырлар буш кала,         2 бала:һәр җир карланган,

Яңгырлар ява,                            Сулар бозланган,

Җирләр дымлана-                       Уйный җил, буран,

Бу кайчак була?                           Бу кайчак, туган?

3 бала:Ашлыклар үсте,               4 бала:Боз һәм кар эреде,

Башаклар пеште.                        Сулар йөгерде,

Кояш пешерә,                             Егълап елгалар,

Тиргә төшерә.                             Яшьләр түгелде.

Халык ашыга,                             Көннәр озая,

Китә басуга,                                Төннәр кыскара
Урагын ура,                                   Бу кайсы вакыт

Бу кайчак була?                          Я, әйтеп кара?

Тәрбияче: Бик яхшы җавап бирдегез. Балалар, әйтегез әле, бу юлларның
авторы кем соң? Тиздән бөек Тукаебызның да туган көне җитә, шулаймы?

Кайчан эле аның туган көне? (Балаларның җаваплары)

Безнең соңгы табышмак нәрсә турында иде әле? (Балаларның җаваплары)
Ә хәзер яз сүзен кертеп җөмләләр төзик.

Балалар җөмлә төзеп әйтәләр.

Тәрбияче:Афәрин!. 1нче биремне үтәдегез. Бүләкнең бер өлеше булды.
Урманга килеп җиттек. Урман эченә кергәнче, әйдәгез әле "урман
кагыйдәләрен" искә төшерик. Табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәк?

Балалар "урман кагыйдәләрен " әйтәләр:

-Чәчәкләрне таптама, өзмә!

-Кыргый җәнлекләрне аулама, өеңә алып кайтма.
-Кош ояларын туздырма.

-Агачларның ,куакларның ботакларын сындырма.
-Күбәләкләрне һәм башка бөҗәкләрне тотма.
-Бакаларны һәм кәлтәләрне үтермә.
-Урманда учак якма!

Тәрбияче: Карагыз әле тирә-якта ничек матур! Әйдәгез, саф һаваны тирән
итеп сулыйк әле.

Сулыш гимнастикасы.

2. "Бу ботак кайсы агачтан? " дидиактик  уен.

Тәрбияче. Көчле җил агач ботакларын сындырган. Әйдәгез, ботакларны үз
агачларына урнаштырыйк.

{Рәсемдәге ботакларның кайсы агачтан икәнен әйтү,  тиешле агачка
беркетү. Миләш ботагы, чыршы, нарат, каен, усак ботаклары)

Тәрбияче: Нарат чыршыдан нәрсә белән аерыла?

Балаларның җаваплары: Наратның энәләре озын, чыршыныкы кыска.
Күркәләре төрле.

Тәрбияче: Каен усактан нәрсә белән аерыла?

Балаларның җаваплары: Каенның кәүсәсе ак, ә усакныкы соры. Каенның
яфрагы очлы, усакныкы түгәрәк.

Тәрбияче: Биремне бик яхшы үтәдегез. Бүләкнең тагын бер өлешен алдык.
Урманда без нәрсәләрне очрата алабыз? (җәнлекләрне, бөҗәкләрне,
кошларны...)

Тәрбияче: Ә хәзер3 нче биремне тәкъдим итәм, һәрберегез өстәлдән  рәсем ала һәм анда нинди җәнлек яшеренгәнен әйтә.

Балаларның җаваплары: Миңа төлке һәм төлке балалары очрады.

Бүре- бүре баласы- бүре балалары.

Аю -аю баласы - аю балалары.

Тиен - тиен баласы - тиен балалары.

Куян - куян баласы - куян балалары.

Керпе - керпе баласы -керпе балалары.

Поши - поши баласы - поши балалары.

Тәрбияче: Рәхмәт, бик әйбәт җавап бирдегез. Бүләк тиздән әзер була.

4 нче бирем
Тәрбияче: Юлыбызны дәвам итәбез. Без нинди аланга килеп җиттек?
Балаларның җаваплары: Җиләкле алан, урман аланы.
Тәрбияче: Монда нинди җиләкләр күрәсез?

Балаларның җаваплары: Кура җиләге, нарат җиләге, караҗиләк, мүк
җиләге, каен җиләге.

Тәрбияче: Җиләктән нәрсәләр әзерләргә була?

Балаларның җаваплары: Сок, компот, кайнатма, джем, как...

Тәрбияче: Молодцы, биремне үтәдегез. Бүләкнең тагын бер өлешен алдык.

Тәрбияче: Сез урманда кошлар очратырга мөмкин дидегез,әйдәгез кошлар
турында уен уйнап алабыз.

5 нче бирем

"Күчмә кошлар, кышлаучы кошлар "  уен. (Күчмә кош рәсеме
күрсәтелсә — "очалар ", кышлаучы кош булса - чүгәлиләр. Кош рәсемнәре:
карабүрек, карлыгач, чыпчык, песнәк, кара карга, сыерчык)

Тәрбияче: Молодцы,  бу биремне дә  үтәдегез. Бүләкнең тагын бер өлешен алдык.

6нчы бирем

"Нәрсә кайда урнашкан? " уены (җөмләдә сүзләрне бер-берсенә дөрес
бәйләү күнекмәсен үстерү).Өй макеты янына киләләр.

Тәрбияче: Балалар, карагыз эле, алда нәрсә күрәсез?
Балаларның җаваплары: Өй.

Тәрбияче: Ничек уйлыйсыз? Кемнең өе булырга мөмкин ул?

Балаларның җаваплары: Урманчыныкы.

Тәрбияче: Өй артында нәрсә үсә? (Өй артында агач үсә)

-        Кош кайда утыра? (Кош агачта утыра).

-         Эт нәрсә янында ята? (Эт өй янында ята).

-        Балалар, ничек уйлыйсыз? Урманчы йортының адресы бар микән?

-         Ә сез нинди адрес буенча яшисез?(Берничә баладан өй адресын сорау)

-        Булдырдыгыз, соңгы биремне дә үтәдегез. Менә бүләкнең соңгы өлеше.

Тәрбияче: Әйдәгез, бүләкнең барлык өлешләрен бергә куеп җыейк. Нәрсә килеп чыкты? (Бал салынган мичкә)

Аю килеп чыга:

-Исәнмесез, балалар! Минем туган көнемә килүегезгә мин бик шат.
Рәхим итегез!

Тәрбияче: Ә без бүләк белән килдек. Туган көнең белән Аю дус!(бүләкне бирәләр) Балалар, әйдәгез аюга "Ак калач"ны җырлыйк.

(Түгәрәктә “Ак калач “ җыры башкарыла, аю уртада)

Аю: Рәхмәт, балалар! Ә сез бу балны каян алдыгыз?

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле Аюга сөйләп бирик. Балны ничек таптык?

Йомгаклау.

Аю барсын да сыйлый, саубуллашып чыгып китә.

Тәрбияче: Балалар, безгә бакчага кайтыр вакыт җитте. Әйдәгез, автобуска утырышыйк. Сезгә урманда ошадымы? Ә Аю нинди иде?

Балаларның җаваплары. Шат күңелле,бәхетле....

 

 

Поделиться:

Оставить комментарий