Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > «Формирование элементарных математических представлений» с детьми средней группы.Тема: «Счет до 5»
Post Icon

«Формирование элементарных математических представлений» с детьми средней группы.Тема: «Счет до 5»

Автор: Шигапова Гульсира Габдулхаковна, воспитатель I квалификационной категории, МБДОУ детский сад «Ромашка» Алькеевского района с.Базарные Матаки

Задачи:
Учить считать в пределах 5;закреплять умение различать и называть геометрические фигуры.
Упражнять в сравнении и уравнивании двух групп предметов.
Развивать любознательность, память, логическое мышление.

Танып белү.Ин гади математик кузаллауларны формалаштыру.

Тема: “5 кадәр санау”

Уртанчылар төркеме.

Программа эчтәлеге:Балаларны 5 саны белән таныштыру; 4 һәм 5 саннарының килеп чыгуы турында күзаллауларын үстерү;геометрик фигураларны танып белүләрен ныгыту (түгәрәк,квадрат,турыпочмак,өчпочмак.)

Дәрескә әсбаплар:Саннар ясаган рәсемнәр,алма,слива рәсемнәре ясаган карточкалар,төрле уенчыклар,таратма саннар,карандашлар.

Шөгыльнең барышы.

Тәрбияче:Балалар,математика дәресе бик кызыклы бит ул.Анда нинди генә хәлләр булмый.Әле менә иртә белән эшкә килгәндә керпе очрады.Ул инәләре!Ниндидер санга охшаган.Рәсемгә дә төшердем үзен (күрсәтә.)

Балалар:Берле санына!

Тәрбияче:Ә икеле безнең нәрсәгә охшаган.Әйе,каз муеныны (рәсем.)

Каз муены кебек бөксәң

Бусы була икеле.

Тәрбияче :-Ә өчлебез безнең нигә охшаган. (Балык тәңкәләренә.)

-Безнең малайларыбыз шукланганда урындыкларны әйләндерәләр.Шул урындыкны без нинди санга охшатабыз балалар.

Балалар:Дүртлегә!

Тәрбияче:Әйе.

Дүртле-әйләндереп куйган

Урындык төсле була.

-Койрык өстә,муен аста-

Шушы санны биш димен;

Һәр кулымда,аягымда

Бармакларым биш минем.

Менә балалар,бу сан 5 ле була.Яле,кул бармакларын саныйк әле.

(Таратма әсбаплар,карточкалар һәм саннар таратыла.Өстәл артында эшләү.)

Тәрбияче:

1).-Әнисе Алмазга 2 алма биргән(өске сызыкка ике алма куела).Асиягә дә 2 алма биргән(аскы сызыкка да ике алма куела).Әниләренең барысы ничә алмасы булган?Сан белән күрсәтергә.( 4)

2).-Слива агачында бик күп сливалар үсә.Ә Сәлимнең 5 слива аласы килә.Әнисе дә рөхсәт иткәч,Сәлим 5 слива ала.(Карточкага 5 слива тезелә)Һәм ашап та бетерә.Күпме слива калган? (Бөтен сливалар да алына)

3).-Чыбыкта 2 чыпчык утыра,алар янына тагын 3 чыпчык килеп куна(карточкада эшләнә).

Ял минуты (түгәрәккә тезелеп):

Арыш-бодай итәбез(урган хәрәкәт ясау)

Аны болай бүләбез(алып кую хәрәкәте)

Таза,ныкка-5 капчык (5 тапкыр кул чабу)

Мактанчыкка-буш капчык(кулларын җәяләр).

Тәрбияче:-Балалар,без нинди геометрик фигуралар беләбез?(өчпочмак,түгәрәк,турыпочмаклык,квадрат).

Уен уйнау “Ни үзгәрде?”

-Мин төн дисәм,күзегезне йомыгыз.Көн дигәч ачарсыз һәм тактага карап ни үзгәргәнен әйтеп бирерсез.(геометрик фигураларның урыны үзгәртелә,берсе алып куела,бүтән төсле ләкин шул ук размердагы геометрик фигуралар куела һ.б).

Тәрбияче:-Әйдәгез,тагын бер уен уйныйбыз.Бүлмәдәге уенчыкларны саныйбыз.Кем миңа бер аюны күрсәтә? Ә ике куянны?Өч балыкны? Һ.б.

-Ә хазер,мин сезгә Р.Миңнуллинның “Биш чия” дигән кызыклы шигырен укыйм.(Шигырьне уку,саранлык турында,аның зарары турында сөйләү.Нәтиҗә: биш чиянең икесен биргән булса,үзенә дә өчәү кала иде.Ә болай,бер дә калмады.)

Шөгыль тәмам,йомгак,анализ ясау.

Поделиться:

Оставить комментарий