Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > «Гаилә бәйрәме»
Post Icon

«Гаилә бәйрәме»

Автор: Гарипова Алсу Фаридовна, МБДОУ – Алан балалар бакчасы Теләче муниципаль районы, Татарстан республикасы

“Гаилә бәйрәме”

Максат. Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече итә белү, балаларда әтиләргә, әниләргә карата ихтирам хисе , игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү. Тату гаиләнең рәхәтлеген тоярга, күрергә өйрәтү.Гаилә – балалар бакчасы – мәктәп арасындагы дәвамчанлык өзелмәве өстендә эшне дәвам итү. Интонация белән шигырь сөйләргә, матур итеп җырларга теләк уяту. Бию хәрәкәтләрен ныгыту.

Җиһазлар: Әтиләрне-әниләрне котлап язылган плакатлар, төрелгән курчак, вак акча, ленталар, әтиләргә-әниләргә балаларның үз куллары белән ясалган бүләкләр, гаилә альбомнары, гөлләр,чәчәкләр.

Матур көй астына балалар кереп ярым түгәрәккә тезеләләр.

Алып баручы: Хәерле кич дуслар, бүген бакчабызда Гаилә бәйрәме . Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк. Тату гаилә – ил терәге, Бала өчен иң кирәге.Тату гаилә бердәм булса, бала бәхетле була. Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Ни өчен бик кадерле, якын сүз ул? Без бу сорауларга җаваплар табарбыз hәм күңелле ял итәрбез.

1 нче бала:

Шатлыклар – күңелебездә,

Ал кояш – күгебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик –

Гаилә бәйрәме бездә.

2 нче бала:

Бу кичәбез гөрләп үтсен,

Истә калсын гомергә.

Бәйрәмнәрсез яшәп булмый,

Җирнең якты йөзендә.

3 нче бала:

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

4 нче бала.

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен әти-әнием белән!

Татулык – гаиләбез нигезе!

Әби-бабам – иң кадерле кеше!

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен туганнарым белән!

Нәселебез дәвамчысы – мин, беләм,

Горурланам гаиләм белән!

5 нче бала.

Йөрәгемнең иң түрендә –

Туганнарым, яраткан гаиләм!

Дөньяда ничек яшәргә,

Кеше булырга шунда өйрәнәм.

Җыр: “Җирдә миңа ни кирәк?”

6 нчы бала

Әни, син минем җирдәге

Иң якын кешем!

Әни, син минем күктәге

Якты кояшым!

Таң йолдызын хәтерләтә

Синең күзләрең.

Балдан да татлы тоела

Синең сүзләрең.

Үләннәрдән дә йомшактыр

Синең чәчләрең.

Сиңа булсын бакчадагы

Гүзәл чәчәгем!

Алып баручы.

Әни – кояш кебек берәү генә. Аларны борчымагыз, аларга булышыгыз. Аларны яратыгыз. Әниегез сезне матур сүзләр белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллылыгы, дөньядагы күп нәрсәне белүе белән сөендерә. Әтиләр дә, әниләр кебек балаларын яраталар. Кулларына алып иркәләүче дә, төрле шаян сүзләр әйтеп уйнатучылар да – әтиләр. Әтиләрегез – гаиләгездә иң зур кеше, баш кеше, чөнки әтиләр гаиләнең башка кешеләре турында кайгырта. Өйдәге иң авыр эшне дә әтиләр эшли. Әйдәгез, иң кадерле кешеләребез турында мәкальләр әйтик, уйнап алыйк.

Уен “Мин башлыйм, сез дәвам итегез”.

Әти – шикәр,

Әни – бал,

Әти – беләк,

Әни – йөрәк,

Әти-әнисен тыңлаган – әдәм булган,

Тыңламаган – әрәм булган.

Җыр “Әнием кадерлем”

7нче бала

Әти кайтып керсә,

Өйләр китә яктырып.

Көне буе сагынгандыр,

Ул да кайта атлыгып.

Хәлне сорый баштан сыйпап,

Миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән дә әти

Гел елмаеп сөйләшә.

Барыбызга да булыша

Үзенең дә күп эше.

Әнигә, миңа, апайга

Әти – иң кирәк кеше.

8нче бала

Бер ягымда – әтием,

Бер ягымда – әнием,

Уңымда да, сулымда да,

Яклар кешем бар минем.

Алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның сезгә булган рәхмәтен, җылы хисләрен бию аша кабул итеп алыгыз.

Бию “Егетләр hәм кызлар”.

9 нчы бала

Очыйм дисәм, оча алам –

Канатларым бар минем.

Мин бай малай,

Байлыгым шул –

Әтием дә, әнием дә

Бар минем.

10 нчы бала.

Әти, әни hәм дә мин –

Безнең тату гаилә.

Ямьле дөнья, рәхәт яшәү

Дуслыкта бөтен хәйлә.

Олы бәхет – рәхәтләнеп

Яшәүләре гел бергә.

Аллаһ насыйп итсен безгә

Шатланышып яшәргә!

Җыр “Әтиемә”

11 нче бала.

Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт hәм шат булып

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

Иң кадерле кешеләребез сез,

Әтием hәм әнием.

Сез булганга, без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

Алып баручы: Әйдәгез, хәзер әти-әниләребез белән уеннар уйнап алыйк,гаиләләребез белән төрле конкурсларда катнашыйк.

(гаиләләр ярышы)

1 конкурс: “ Гаилә девизы “.

Һәр гаилә үз девизын әйтә.

- Бу гаиләләр бик күркәм девизларга таянып яшиләр икән. Ә инде дөньяга бала да тугач , гаилә тагын да матурланып, тулыланып китә. Бала гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше бала тугач бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти тормыш иптәшенә күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле!

2 конкурс: “ Бала төрү “.

Әтиләр курчакларны пеленка белән төреп әниләргә тапшыралар.

- Менә әниләргә дә чират җитте. Әниләрнең бәбиләре дә булды, инде бишек җырлары тыңлыйсы калды. Әниләребез балаларына нинди бишек җырлары җырлады икән?

3 конкурс: “ Бишек җырлары”.

Әниләр бишек җырлары җырлыйлар.

- Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты – әти булса , финанс министры – әни була. Гаиләдә акчаны кем таба? Кем “туздыра”?

4 конкурс: “ Кайсы гаилә күбрәк акча таба? “.

Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.

Музыкаль пауза : Җыр. “ Гүзәл туган ягыбыз”

5 конкурс: “ Тату гаилә “.

Әти һәм балалар катнаша. Бала әтисенең аяклары өстенә баса, әтисе баланы кулларыннан тотып билгеләнгән урынга бара һәм кайтканда да шулай кайталар.

6 конкурс: “ Аяк киемен дөрес тап “.

Әниләр һәм балалар катнаша. Балалар каршы якта урындыкларда тезелеп утыралар. Һәр ике командадагы балаларның да аяк киемнәре салдырып алына һәм барысын бер тазга салып куела. Әниләр тиз генә таз янына йөгереп киләләр , үз баласының аяк киемен эзләп таба , баласына кигертә һәм йөгереп кайтып эстафетены тапшыра.

7 конкурс. “ Күз бәйләп кер каптыргычларын эзләү”.

8. конкурс. “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү.)

-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)

-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)

-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)

-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)

-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)

-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)

-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк)

Алып баручы: Уйнадык, ә хәзер бераз ял итеп, баш эшләтеп алыйк.

Сораулар:

1. Винни-пух әти дуңгызмы, әни дуңгызмы? (ул аю)

2. Тирә-якта су уртасында закон. Нәрсә бу? (прокурор су коена)

3. Иң зур кәстрүлгә нәрсә сыймый? (капкач)

4. Страус үзен кош дип атый аламы? (страус сөйләшми)

5. Сез самолетта утырасыз, алдыгызда ат артыгызда машина, сез кая? (карусель)

6. Буш кесәдә нәрсә була ала? (тишек)

7. Чәйне кайсы кул белән болгатырга уңайрак? (кашык белән)

8 Ак та түгел, кара да түгел. Нинди? (Соры)

9. Кыш та түгел, җәй дә түгел. Нәрсә? (Көз)

10. Кайнар да түгел, салкын да түгел. Нинди? (Җылы)

11. Авыл да түгел, шәһәр дә түгел. Нәрсә? (Бистә)

12 Коры да түгел, юеш тә түгел. Нинди? (Дымлы)

13. Яхшы да түгел, начар да түгел. Нинди?(Уртача)

14. Дус та түгел, дошман да түгел. Кем? (Таныш)

15.....Иртә дә түгел, кич тә түгел. Нәрсә? (Көн). Электричка 70 км сәг. белән бара. Төтене кайсы якка чыга? (төтене юк)

Сорауларга дөрес җавап биргән әти-әниләрне бирегә чакырабыз. Булдырдыгыз, сез иң укымышлы, белемле кешеләр икәнсез, димәк сез бик күп әкиятләр беләсез. Бирегә чыккан әти-әниләребез безгә

“Шалкан” әкиятен күрсәтерләр.

(әти-әниләр әкият күрсәтәләр)

Алып баручы: Гаиләнең ныклыгы, татулыгы нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуларның берсе турында табышмак әйтәм, ә сез җавабын уйлагыз.

-Кайчагында баллы, татлы,

Ә кайчагында әремнән дә әче. (Тел).

Алып баручы: Әйе, дөрес әйттегез, табышмакның җавабы – тел. Әгәр без ягымлы итеп сөйләшәбез икән, безнең турында йомшак телле диләр. Ә инде кырыс, дорфа итеп сөйләшүчеләрне әче телле диләр.

“Ягымлы сүзләр”уены (ягымлы сүзләр әйтешү)

Алып баручы: Йомшак, тәмле телле булганны һәркем ярата. Бер-беребезгә һәрчак ачык йөзле,тәмле телле, игътибарлы булыйк. Авыр сүзләр әйтеп, хәтерләребезне калдырмыйк, бер-беребезгә ягымлы булып, матур сүзләр генә әйтешеп яшик. Балаларыбыз тигез гаиләдә, сәламәт булып үссеннәр.

Ярышларның иң күңелле вакытына , бүләкләүгә килеп җиттек. Сүзне жюрига бирәбез. Һәр гаиләгә грамоталар тапшырыла.

Шуның белән безнең бәйрәм кичәбез азагына якынлашты , барыгызга да вакытыгызны кызганмыйча килгән өчен, бик зур рәхмәт ! Барыгызга да исәнлек – саулык, гаилә бәхете телибез!

Поделиться:

Оставить комментарий