Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Интегрированное занятие по ФЦКМ «Бабушкин сундук» в старшей группе
Post Icon

Интегрированное занятие по ФЦКМ «Бабушкин сундук» в старшей группе

Автор: Яруллина Лилия Анваровна, воспитатель первой квалификационной категории, МБДОУ детский сад «Ромашка» Алькеевского района, с.Базарные Матаки

Цель: знакомить детей с одеждой татарского народа, их традициями; развивать эстетические чувства, эмоции, воображение; воспитывать интерес к словесному творчеству,воспитывать любовь к народному творчеству.

Шөгыль .Әйләнә-тирә белән танышу.

Тема: “Әбиемнең күңел сандыгы” (зурлар төркеме)

Максат: балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлыгына соклану хисләре тәрбияләү.

Халкыбызның күңел бизәкләре белән таныштыру, сөйләм телен, фикерләү сәләтен , танып-белү активлыгын үстерү.

Сүзлек эше: нәкыш, сәйлән, билбау, камзул, беләзек, чулпы.

Эшчәнлек барышы:

Шигырь уку: (Авыл көе яңгырый)

Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме?

Әллә инде күңел бизәгеме?

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы ...

Ач әбием, безгә күңелеңне

Яшь буынга мирас булып калсын

Бер хәзинә калсын үткәннән.

– Менә балалар матур итеп сорагач әбиебезнең күңел сандыгы ачылды да (Слайдлар карау)

- Безнең әби-бабаларыбыз һәрвакыт матурлыкка омтылган. Бу аларның кием-салымнарыннан, көнкүреш әйберләреннән күренеп тора. Игътибар белән карагыз әле: менә бу татар хатын-кызлары кия торган чигүле озын күлмәк, камзул . Бу киемнәр икесе дә алтын төсле җепләр белән нәкышләнгән. Ә сез бу сүзнең нәрсә аңлатканын беләсезме? Бу сүз чигелгән, бизәлгән дигәнне аңлата. Әйдәгез әле , бергә кабатлыйк: нәкышләнгән Матур изү бизәп тора Күлмәгеңнең күкрәген

Диңгез суы кебек тора

Дулкынланып итәге

-Татар хатын-кызлары үзләренең чигелгән күлмәкләре өстеннән шулай ук алъяпкычта такканнар. Аларның алъяпкычлары төрле төстәге чәчәк, яфраклар белән чигелгән - Менә нинди матур киемнәр кигәннәр әбиләребез яшь чакта.

Камзул озын яки кыска, җиңле яки җиңсез булган.

– Ә хәзер ир-атларның киемнәре турында да сөйләшеп алыйк

Ир-атлар ак күлмәк кигәннәр аны билбау белән буып куйганнар, ә өстеннән исә чигүле камзул кигәннәр

Бабайларыбыз да нинди матур киемнәр кигәннәр яшь чакларында – Ә бу рәсемдә сез нәрсә күрәсез?

- Калфак.

– Бик дөрес,бу татар хатын-кызларының баш киеме калфак. Аңа алтын җеп белән төрле төстәге бәрхеткә чәчәк, үлән бизәкләре төшерелгән, калфаклар алтын җепләр белән чигелгән. Балалар сез калфаклар кигәнегез бармы?

- Әйе, бәйрәмнәрдә, татар халык биюен башкарганда.

– Яле Динара калфак турында матур шигыреңне сөйлә әле:

Бәрхетләрдән тегелгән

Ука белән чигелгән Нәкышләре көмешләргә Алтыннарга күмелгән

– Ә менә бу нәрсә булыр?

- Түбәтәй.

- Аны кемнәр кия?

- Дөрес әтиләребез, бабаларыбыз, хәзергесе көннәрдә дә киеп йөриләр. Ә сез малайләр түбәтәй кигәнегез бармы?

- Кигәнебез бар , әти белән мәчеткә киеп бардым.

– Түбәтәйләрнең уртасы алтын җеп белән чигелгән, ә читләре буйлап дулкын, дулкын чәчәк, үсемлек бизәкләре төшерелеп чигелгән. Хәзергесе вакытта ак сәйлән- энҗеләр тегәләр (күрсәтү)

Бу хакта без нинди уен беләбез әле? “ Түбәтәй” уены

- Әйдәгез уйнап алабыз

Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең

Бик ераклардан кунакка килгәнсең Төскә матурлыгың белән Шаккатырыйм дигәнсең

Түб-түб түбәтәй, түбәтәең укалы

Чиккән матур түбәтәең менә кемдә тукталды

( уртага чыгучыны санамыш ярдәмендә сайлау, җәзага татар халкының эндәшләре әйттерү)

- Яле Кәрим, түбәтәй турында безгә шигырь сөйләп күрсәт әле:

Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән

Алар монда килгән кебек Чын әкият иленнән

- Ә хәзер әйдәгез татар халкының аяк киеме – читекләр белән танышып китик. Бу читекләр төсле, йомшак күннән тегелгән. Бизәкләре күн кисәкләренә бизәк төшереп киселгән, ефәк җепләр белән читеккә тоташтырылып тегелгән - Яле кем безгә читекләр турында сөйләп күрсәтер

Бизәк төшкән итекләре Читекләр дип йөрткәннәр

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәргә кигәннәр

- Балалар, татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре турында да сөйләшеп үтик. Болар: чулпылар, алкалар, муенсалар, беләзек, йөзек, балдаклар. Бу бизәнү әйберләре татар хатын –кызларының тәненең төрле урыннарын бизәгәннәр. Чулпыларны чәч толымнарына такканнар, көмеш алкалары иңбашларына кадәр төшеп торган, муенсалары муенның нәфислеген күрсәткән

- Яле Ләйлә, бизәнү әйберләре турында сөйләп күрсәт әле:

Чың, чың итеп чыңлый Толымнарда чулпылар Иңбашына кадәр төшкән

Матур көмеш алкалар

- Ә хәзер әйдәгез уйнап алабыз.

“Дөрес итеп милли киемнәрне җый” (Балалар кисмә рәсемнәрдән милли кием рәсемнәрен җыялар) Әйдәгез шушы җыелган рәсемнәрегез белән тагын бер уен уйнап алабыз . Дидактик уен “Нинди сүз төшеп калган” (Җөмлә төзегәндә бер сүзне төшереп калдыру, бала шул сүзне табарга тиеш) – Бу татар кызының ... ( читеге)

- Бу ( ..... ...... ) күлмәге

- Татар кызының күлмәге ( .... ) төстә

- Бу татар малаеның ( ........ )

Әфәрин балалар.

- Минем кулымда ак алъяпкычлар , әйдәгез шушы алъяпкычларны бизик

Балалар алдан әзерләп куйган өстәл артына утырып татар халык алъяпкычына бизәкләр ябыштыралар ( карап йөрү, индивидуаль булышу)

Ябыштырылган алъяпкычларны төзеп кую, аларның матурлыгына соклану.

-​ Балалар сезгә татар халкының милли киемнәре ошадымы? Бу киемнәрне бүген еш кияләрме? Аларны ничек, кайчан кияргә кирәк? Ә сез аларны киеп йөрер идегезме?

Поделиться:

1 комментарий

  1. фануза:

    Бик матур эшкэртмэ булган,эфэрин.

Оставить комментарий