Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Кичке уенга җыелып бергә күнел ачыйк
Post Icon

Кичке уенга җыелып бергә күнел ачыйк

Автор: Якупова Раушания Рафхатовна, музыкальный руководитель МБДОУ «ЦРР- Бардымский детский сад № 4»

Зал матур итеп бизәлә, татар милли бизәкләре, сөлгеләр куела. Ике яклап урындыклар урнаштырылган.

(Татарча моңлы көй яңгырый)

Алып баручы . Исәнмесез балалар, килгән кунаклар. Бүген без борынгы йолаларны искә төшереп кичке уеннарга җыелдык. Бергәләп бүген җырларбыз, уйнарбыз, биирбез, күңел ачырбыз. Алсу безнең кичәбезне шигер юллары белән ачып җибәрер.

Алсу. И туган тел – и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Алып баручы . Балалар ә сез туган тел турындә җыр беләсезме?

Балалар: Әйе.

Алып баручы . Алый булгач, җырлап та алыйк инде.

Җыр «Туган телем»

Алып баручы . Элек заманнарда да, безнең әби-бабайларыбыз да яшь чакта, эшләр беткәч, кичен су буйларында, капка төпләрендә кичке уеннарга күнел ачарга җыелганнар. Әйдәгез, без дә күнелле итеп шул уеннарны уйнап күңел ачыйк әле.

(Әби белән бабай керәләр)

Алып баручы . Исәнмесез, хәерле кич! Нишләп йөрисез кичен?
Бабай. Шушында кичке уен буласын ишетеп, яшь чакларны искә төшерик әле дип килдек.
Алып баручы . Рәхим итегез. Түрдән узыгыз.

Дөрестән дә, без аларны
Искә төшерик әле.
Халык йоласын кайтарып,
Бер уйнап алыйк әле.

Ә сез кичен нинди уеннар уйный идегез? Бәлки безне дә өйрәтерсез.

Әби. Безнең яшь чактагы уеннар сезгә ошармы соң?

Б. Әйе.

Әби. “Йөзек салыш” уенын беләсезме?

Б. Әйе.

Бабай. Карале әби, мин яшь чакта бүләк иткән йөзек бармы?

Әби. Мин анны кадерләп кенә сакладым (һәм кесәсеннән төенчек ала, саклык белән генә аннан йөзек чыгара).

“Йөзек салыш” уены

Әби:-Балалар, ә сез татар-халык уеннарын беләсезме?

Балалар: -Беләбез. (Балалар санап китәләр) “Аю-бүре”, “Түбәтәй”, «Әбәк» уены.

Алып баручы . Без дә дәвам итәбез
Сезне әби, бабай уенга дәшәбез!

“Әбәк” уены

СКАЧАТЬ РАБОТУ ПОЛНОСТЬЮ

Поделиться:

Оставить комментарий