Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > КМО для воспитателей подготовительных групп по теме: «Смешариклар иленэ сэяхэт»
Post Icon

КМО для воспитателей подготовительных групп по теме: «Смешариклар иленэ сэяхэт»

Автор: Салахова Фирюза Мансуровна, воспитатель МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №47 «Энже бортеге»г.Альметьевск»

 
Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне камилләштерү. Әти-әниләргә һәм балаларга юл йөрү кагыйдәләрен белүнең һәм аны үтәүнең әһәмиятен төшендерү.

2. Логик фикерләү сәләтен, күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны, хәтерне үстерү.

3. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, уңай караш тәрбияләү. Бала - гаилә -бакча арасындагы бәйләнешне ныгыту.

Җиһазлар: компьютер, слайдлар, сигнал карточкалары, биремле карточкалар, юл билгеләре.

Катнашалар: балалар, тэрбияче, әти-әниләр.

Дэрес барышы:

(Балалар музыка астында залга керэлэр)

Тэрбияче: Балалар курэсезме залда купме кунак жыелган, эйдэгез эле ин, элек алар белэн исэнлэшик.

Балалар: Исэнмесез.

Тэрбияче: Ттар халкында борынгыдан килгэн бер куркэм гадэт бар. Бездэ юлчыларга юлга чыкканда: “Хэерле юл!” – дип озатып калу хэм: “Исэн-сау кайттыгызмы?” – дип каршы алу гадэткэ кергэн. Дуслар! Юлларда имин йоруебез безнен узебездэн тора. Шуна курэ без сезнен белэн юл йору кагыйдэлэренэ ойрэнэбез. Чонки имгэнуне булдырмай, сэламэтлекне саклау уз кулыбызда. Эйдэгез шуларнын кайберлэрен кабатлыйк эле.

Балалар:

1 бала:

Юл билгелэре безгэ,

Бик куп нэрсэ эйтэлэр:

Кирэк чакта боералар,

Кирэктэ кисэтэлэр.

2 бала:

Машина узганын котми,

Йогермэ син тизрэк.

Моны белу хэркемгэ дэ,

Кайда йорсэ дэ кирэк!

3 бала:

Юл чатында дуслаштым мин

Горур уткузкэй белэн,

Анын барлык сигналларын

Тынларга кирэк – белэм.

4 бала:

Энэ килэ автомобиль,

Комачауламыйк котик,

Юлларыбыз унсын дисэк,

Юлларны хормэт итик,

Юл кагыйдэсен утик!

Тэрбияче: Чыннан да, юл йору кагыйдэсен ботен кешелэр, хэтта хайваннар, кошлар, божэклэр дэ утэргэ тиеш. Эгэр алар бер-берсенэ капма-каршы очсалар, бэрелеп, имгэнеп бетэрлэр иде. Башка галэмдэ дэ кагыйдэлэр бардыр.

(Ишек шакыйлар, хат ташучы корэ, телеграмма тапшыра.)

Тэрбияче: Балалар безгэ “Смешариклар иленнэн” язалар.

(Телеграмманы укый)

Тэрбияче: Я, балалар, барабызмы ярдэм итэргэ.

Балалар: Эйе.

Тэрбияче: Эйтегез эле без анда нинди транспорт торендэ бара алабыз?

Балалар: Машина, автобус, тролейбус.....

Тэрбияче: Э без бит кубэу, балалар, димэк безгэ ниди транспорт торе кирэк?

Балалар: Жэмагать трансорты- автобус.

Тэрбияче: Бик дорес. Эйдэгез, урындыкларга утырабыз. Мэдинэ шофер була. Э калганнар пассажирлар булабыз. Балалар ин элек жэмагать транспортында уз-узенне дорес тоту кагыйдэлэрен кабатлап китик эле.

Балалар жавабы...

Тэрбияче:Транспортка утыргач ин беренче нишлэргэ кирэк?

Балалар: Саклану каешын каптырырга.

Тэрбияче: Дорес балалар. Саклану каешын каптырдык хэм Смешариклар иленэ сэяхэтебезне башладык.

(“Кунелле сэяхэт” музыкасы янгырый, экранда автобуста баручы балалар. Экранда смешариклар куренэ.)

Тэрбиче: Менэ килеп тэ життек балалар. Эйдэгез карап китик эле, дорестэн дэ алар юл кагыйдэлэрен бозалар микэн.

(Слайдлар карау, анализлау.)

Тэрбияче: Дорестэн дэ балалар алар юл кагыйдэлэрен бозганнар. Без куп хаталар таптык. Лэкин минем белэсем килэ нигэ алар шулай кагыйдэлэрне белмилэр икэн. Курэсезме монда бик матур тартма тора. Эйдэгез эле карыйк нэрсэ бар икэн анда.

(Тартманы ачалар анда юл билгелэре )

Тэрбяче: Балалар нэрсэ бу?

Балалар: Бу- юл билгелэре.

Тэрбияче: Дорестэн дэ бу юл билгелэре. Лэкин алар тоссез. Балалар мин анладым нигэ безнен Смешариклар юл кагыйдэлэрен бозалар. Алар юл кагыйдэлэрен аклы каралы фонда гына ойрэнгэннэр. Шуна курэ тосле рэвештэ аларны танымыйлар. Димэк безгэ ншлэргэ кирэк?

Балалар: Аларны тосле итеп буярга.

Тэрбияче: Эйдэгез без уз илебезгэ кайтыйк хэм ничек юл билгелэренэ тос кортергэ уйлап карыйк. Хэзер утырышыйк автобуска, саклык каешларын каптырыйк хэм уз илебезгэ юл тотыйк.

(Кунелле сэяхэт музыкасы янгырый.)

Тэрбияче: Менэ исэн-сау кайтып та життек. Юлда бик арыдык эйдэгез эле ял итип алыйк.

(Физминутка)

Тэрбияче: Балалар без бит юл билгелэре турында оныттык. Ничек аларга тос кертергэ сон?

Балалар: Краска белэн буярга, крандашлар белэн....

Тэрбияче: Эйдэгез карыйбыз бездэ нилэр бар икэн. Балалар карагыз эле эти-энилэр сезгэ ярдэмгэ килгэн. Хэм мин курэм остэлдэ клей, салфетка кисэге тора. Алар белэн юл билгесен бизи алабызмы?

Балаллар: Эйе бизи алабыз.

Тэрбияче: Кем анлатып бирэ ала, ничек?

Балалар:?

Тэрбияче: Бик дорес балалар. Эйдэгез вакытны сузмыйча эшкэ керешик э эти энилэр безгэ булышсыннар. Аларны да бу бизэу торе белэн таныштырыйк.

(Балалар эти-энилэре янына утырып юл билгесен бизилэр, тэрбияче булыша)

Тэрбияче:Эфарин! Барыгызда булдырдыгыз.

Поделиться:

Оставить комментарий