Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Конспект НОД по ФЦКМ в старшей группе
Post Icon

Конспект НОД по ФЦКМ в старшей группе

Автор: Мухаметзянова Эльмира Равилевна, воспитатель, МАДОУ д/с № 7 , г. Агрыз Республика Татарстан

Турыдан - туры белем бирү эшчәнлеге

Үзанализ

Вакыт

Тема: Чәчәкләр иленә сәяхәт
Төре: Кабатлау.
Максат: балаларның танып белү эшчәнлеге өлкәсендә алынган белемнәрен камилләштерү; бүлмә гөлләре турында белемнәрен баету.
Белем бирү бурычлары: балаларны яңа бүлмә үсемлеге белән таныштыру (миләүшә) ; бүлмә үсемлекләрне дөрес тәрбияләү күнекмә белемнәрен ныгыту .
Тәрбия бурычлары: балаларда мөстәкыйльлек , барлык тереклек ияләренә карата шәфкатьлелек, табигатькә сак караш тәрбияләү.
Үстерү бурычлары: Күзәтүчәнлек, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү; фикер йөртү осталыгын һәм нәтиҗә ясау белемнәрен камилләштерү.
Төп белем бирү өлкәләре: танып белү , коммуникация , социальләштерү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: физкультура , аралашу, хезмәт, социальләштерү , сәләмәтлек , коммуникация, музыка, куркынычсызлык.
Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә , сөенчел мизгел,сорау-җавап, аңлату, рәсем күрсәтү , уен , мактау , үсендерү .
Җиһазлау: Магнитофон, такта, бүлмә гөлләре (герань- яран гөл, фиалка- миләүшә) рәсемнәре, үсемлекләрне тәрбияләү өчен кирәк әйберләр (ләгәннәр, чүпрәкләр).
Алдан үткәрелгән эш: бүлмә гөлләре сурәтләнгән рәсем карау, күрсәтмә материаллар әзерләү, ял минутын, дидактик уенын, методиканы өйрәнү.

Эшчәнлек барышы.
Эшчәнлек төркемдә үтә. Балалар төркемдә мөстәкыйль уеннар уйныйлар . Кунаклар алдан әзерләнгән урыннарга утыралар. Балалар кунаклар белән исәнләшәләр . Тәрбияче Фея образында төркемгә керә һәм кулга – кул тотынышып түгәрәккә басалар.
Оештыру өлеше.
Тәрбияче: Балалар , исәнмесез! Мин – урман Феясы. Сезне әкияти чәчәкләр илгә чакырырга килдем. Сез минем белән сәяхәткә китәргә телисезме?
Балалар: Әйе!
Тәрбияче: Без нәрсә белән бара алабыз?
Балалар: Машинада , автобуста .
Тәрбияче: Балалар , сез бик күп транспорт төрләрен беләсез. Ләкин бүген безгә автобуста барырга җайлырак булыр. Иң элек без автобус йөртүчесен сайлап алыйк. Рамазан, санамыш буенча йөртүчене сайлап алырга ярдәм ит әле.
Рамазан: Каенда карга
Имәндә- чыпчык
Җирдә- елан,
Һавада- кош,
Бар син оч! (санамыш буенча бер бала сайлана һәм руль алып алга утыра, калган балалар пассажир урыннарына утырышалар. Музыка уйный)
Тәрбияче: Без бик дус булып бардык һәм чәчәкләр иленә килеп җиттек. Чыгыгыз. Нинди монда искиткеч алан! Монда шул кадәр матур, куп чәчәкләр! Узыгыз, карагыз аларга. Алар ничек аталалар?
Балалар: Яран гөл, ләлә чәчәге, фикус.
Тәрбияче: Балалар, бу чәчәкләр арасында мин үземнең яраткан чәчәгемне күрәм. Кем булса беләме аның исемен? Бу үсемлек - миләүшә чәчәге. Мин сезгә такта янына килеп, узумбур миләүшә чәчәге белән якынрак танышырга тәкъдим итәм. (Тәрбияче балалар белән бергә такта янына килеп утырышалар. Тактада миләүшә чәчәге картинкасы) Зинһар , җайлап утырышыгыз. Утырыгыз туры, аркаларны тигез тотабыз. Узумбур миләүшәнең туган иле – Африка. Бу үсемлек тәбәнәк , аның сабаклары һәм яфраклары бик кыска , алар розеткага җыелганнар. Миләүшә мул һәм озаклап чәчәк ата. Чәчәкләр төрле төсмердә була : ак, ал, сыек зәңгәр, шәмәхә. Безнең миләүшәнең чәчәкләре нинди төстә?
Балалар: Ал.
Тәрбияче: Балалар, исегездә калдырыгыз, миләүшә туры кояш нурларын яратмый. Аны тәрбияләү дә гадәти түгел.Суны башка чәчәкләргә кебек чүлмәккә түгел, ә аслыкка салалар . Миләүшәнең яфракларына карагыз, алар нинди?
Балалар: Бәрхетсыман, йөнтәс (йонлы), кытыршыклы.
Тәрбияче: Яфраклы охшаш булган нинди чәчәкләр бар?
Балалар: Яран гөл.
Тәрбияче: Димәк миләүшә чәчәгенең яфракларын ничек карап үстерергә кирәк?
Балалар: Чук ярдәмендә яфраклардан тузан алу.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер, мин сезгә үсемлекләргә әверелергә тәкъдим итәм. (Бармак уены “Чәчәк бөресе” үткәрү. )
Җиргә орлык төшкән, балалар йодрык кысалар
Тамырланып, үсенте булган. уч төпләрен тоташтыралар
Кояшка таба үскән, кулларын өскә таба күтәрәләр
Ачылган, чәчәк аткан кулларны як-якка аералар

Тәрбияче: Чәчәкләр матур, сәләмәт, каралган, тәрбияләнгән булсын өчен нәрсә кирәк?
Балалар: Яхшы шартлар кирәк.
Тәрбияче: Санап чыгыгыгыз аларны. (“Үсемлекләргә үсү һәм үсеш өчен шартлар” моделе тактага төзелеп куела. Балалар шул модель буенча җавап бирәләр.)
Тәрбияче: Балалар, үсемлекләр нәрсәдән үсеп чыгалар? Алар ничек үсәләр? (Музыка тавышы ишетелә, тәрбияче матур бизәлгән тартманы үз ягына тарттыра). Безгә ярдәмгә тылсымлы тартма ашкына. Монда ихтимал безгә кирәкле җавап бар. Әйдәгез ачып карыйк әле,эчендә нәрсә бар икән. (Балалар орлык, үсенте, яшь һәм чәчәк ата торга үсемлек сурәтләнгән 4 карточка чыгаралар ) (“Алдан - соңрак” уены үткәрелә)
Тәрбияче: Аланда җил исеп китте һәм безнең үсемлекләр бүленгәннәр.(Хәрәкәтле уен “Чәчәкләр һәм яңгыр” үткәрелә)
Балалар, сез ничек уйлыйсыз , үсемлекләр нәрсәгә кирәк?
Балалар: Алар һаваны чистарталар, өйдә , урамда матур, ямле булсын өчен...
Тәрбияче: Аларны ничек үстерергә кирәк?
Балалар: Су сибәргә, җирне казып йомшарту, юарга.
Тәрбияче: Безнең чәчәкләргә карагыз, алар кайгыртуда мохтаҗмы? (Әйе.) Үзегезгә үсемлек сайлап алыгыз , алъяпкыч киегез һәм кирекле карау предмет ярдәмендә эшкә керешегез. (Тыныч музыка уйный, балалар мөстәкыйль эшлиләр. Тәрбияче индивидуаль үсемлекләрне карау тәртибе турында искәртә, дөрес эшләүләрен хуплый. Анализ ясый. )
Йомгаклау.
Тәрбияче: Балалар, безнең бүгенге сәяхәтебез ахырга якынлаша. Сез бүген нәрсә белдегез?
Балалар: Яңа бүлмә чәчәге – узумбар миләүшәсе белән таныштык; бүлмә үсемлекләрен карадык, “Үсемлекләргә үсү һәм үсеш өчен шартлар” моделе белән эшләдек.
Тәрбияче: Әйе, молоцы. Ә хәзер безгә кире балалар бакчасына кайтырга кирәк. (Балалар автобуска утыралар.)

Тема актуаль.
Төре уйланган. Логик эзлеклелекле. Максат актуаль. Балаларның яшь үзенчәлекләренә, программа таләпләренә туры килә.

Бурычлар эшчәнлекнең эчтәлегенә туры килә, үтәлерлек.

Рациональ сайланган , урнаштырылган , максат һәм бурычларга туры килэ

Методик алымнар һәм чаралар уку материалына тәңгәл.

Сюрприз моменты.

Балаларның игътибарлыгын активлаштыру.

Балаларның игътибарлыгын активлаштыру.

Балаларның игътибарлыгын, сөйләмен активлаштыру.

Балаларның хәтерен активлаштыру.

Үз-үзен тикшерү.

Поделиться:

Оставить комментарий