Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Конспект открытого занятия во второй младшей группе на тему: «Габдулла Тукай в нашем сердце»
Post Icon

Конспект открытого занятия во второй младшей группе на тему: «Габдулла Тукай в нашем сердце»

Автор: Хазетдинова Разида Сибагатовна воспитатель ГДО «Солнышко» МОБУ «СОШ №3 с.Бураево»

Максат:

– Балаларның матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуларын үстерү.
– Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, шигырьләрне укыганда яки сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру.
– Кечкенә шигырьләрне матур итеп ятлап сөйли белү, тирә-юньдәге күренешләргә игътибарны туплый белергә өйрәтү.
– Тәрбияче биргән сорауларга җавап бирергә күнектерү.
– Балаларны Г. Тукай иҗаты белән таныштыра башлау.

Кулланма: Бүлмэ авылча итеп бизәлгән. Идәндә борынгы палас. Сәке остендә чигелгән тышлы мендәрләр, күл, агачлар. Г. Тукай язган китаплар, бишектә курчак ята, ИКТ.

Шөгыль барышы.

«Су буйлап» дигэн жырнын коенэ балалар булмэгэ керэлэр.

Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунаклар килде. Әйдәгез алар белән исәнләшик.
Балалар: Исәнмесез. (Кул болгап исәнләшәләр).
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле. Без авылга кунакка килдек. Бу авыл Кырлай дип атала. Кырлай авылында яшәгән бер абый. Анын исеме Габдулла Тукай булган. Әйдәгез, әле бергәләп әйтик. (Балалар кабатлыйлар).
Мин сезгә хәзер аның сүрәтен күрсәтәм.
«Туган тел, и матур тел» дигэн кой ишетелэ.(Тэрбияче шул койгэ «И туган тел, и матур тел» дигэн шигырне сойли). Г. Тукай балаларны, табигатьне яраткан. Матур табигатькә, елгаларга, күлләргә, урманнарга карап хисләнеп әкиятләр, шигырьләр, кечкенә хикәяләр яза башлаган. Аның әкиятләрендә гади кешегә күренмәгән табигатьтә булган могҗизалары күрсәтелгән. Әйдәгез әкият могҗизаларына керешик.
– Карагыз, балалар ниндидер кечкәнә күл. Әйдәгез карыйк әле, нәрсәләр бар икән анда. (Су анасы керэ).
Су анасы: Исәнмесез, балалар. Мин Су анасы, бу күлдә яшим. Карагыз әле, минем чәчләрем нинди матур, озын. Мин аларны алтын тарак белән тарый идем, тик минем алтын тарагым югалды, күрмәдегезме?
Тәрбияче: Синен алтын тарагыңны бер малай китереп бирде, ул аны ялгыш алган, сездән гафу үтенергә кушты.
Су анасы: Хәзер мин сезнең чәчләрегезне дә тарап алам. Чәчләрегез матур, әйбәт, озын булып үссен. (Һәр бала янына килеп чәчләрен тарый). Ә хәзер миңа китергә вакыт җитте. Мин сезгә алтын таракны бүләк итеп калдырам. Сау булыгыз.
Тәрбияче: Балалар, бу Су анасы Г. Тукайнын “Су анасы” дигән әкиятеннән кунакка килгән. Балалар, безгә тагын кемдер кунакка килгән. Аның бармаклары нинди озын, башында мөгезе бар, артында койрыгы үскән. (Балалар тәрбияче артыннан кабатлыйлар). Кем соң бу?
Балалар: Шурәле!
Тәрбияче: Дөрес, балалар. Әйдә, Шурәле, безнең белән уйнап ал:
“Әй, Шурәле, Шурәле,
Безне куып тот әле!”

Балалар шурәле белән уйныйлар.

Тәрбияче: “Шүрәле” дигән әкиятне безгә Г. Тукай язган. Шүрәле урманга китә, әйдәгез аның белән саубуллашыйк.
Тәрбияче: Балалар, карагыз, безгә тәрәзәдән нәрсә карый?
Балалар: Кәҗә!
Тәрбияче: Менә Гали дә күренде. Гали кәҗәне чирәм белән кунак итә, кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә. (Риана шигырьне безгә сөйләп бирә.) Ошадымы сезгә бу шигырь? Ул ничек атала? Әйе, “Гали белән Кәҗә”. Бу шигырьне Г. Тукай язган.
«"Җиләк җыям как коям"....дигән койгә татар киемендәге, кулына чиләк тоткан кыз чыга. Җырлый-җырлый җиләк җыя. Күбәләк булып киенгән бала керә. Кыз күбәләкне куа башлый.

Тәрбияче: Чү, Әминә! Тукта, кыума күбәләкне. Аны рәнҗетергә ярамый. Менә бала белән күбәләк турында. Г. Тукайның да бик матур шигыре бар. Әйдәгез шуны карап һәм тыңлап китәбез (мультфильм күрсәтелә).

(Бала елаган тавыш ишетелә).

Тәрбияче: Балалар, ишетәсезме, кемдер елый. Әйдәгез эзлибез. Э-э-э, менә таптым. Карагыз, бишектә кечкенә курчак ята. Ул арыган, аның йокысы килә. Г. Тукай нәни балалар өчен күп бишек җырлары язган. Минем яныма утырыгыз, кукчакны йоклатабыз. (Бишек җыры яңгырый.) Курчак йокыга китте. Сабина бар аны бишеккә сал.
Тәрбияче: Балалар! Әйдәгез, килегез әле монда, үзебезнең китабыбызның геройлары буталып беткән, китап битләренә дөрес итеп урнаштырабыз (китапны җыялар)
Тәрбияче: Г.Тукай эсэрлэреннэн торган китабыбыз эзер. Безгә буген бик күп кунаклар килде: Су анасы, Шүрәле, Гали белән Кәҗә, Бала белән Күбәләк, кечкенә бәбәй дэ. Бу әкиятләрне безгә Г. Тукай язган. Без зур үскәч бу әкиятләрне тагында яхшырак, якынрак өйрәнербез.
Ә хәзер кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, әйдәгез бүгенге шөгылебезне балачактан тыңлап, яратып җырлаган Г. Тукай сүзләренә язылган халык кое "И туган тел, и матур тел" дигән җыр белән тәмамлыйбыз.

(Җыр башкарыла).

Сюрпризлы момент.

Тәрбияче: Ә монысы нинди агач? Шүрәленең бүрәнәсе торып калган. Бурәнә эчендә нәрсәдер бар! Тәмле кәнфитләр. Безнең Шүрәле бигрәк йомарт икән (балаларга кәнфитләр таратыла).

Поделиться:

Оставить комментарий