Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Конспект занятия по по окружающему миру в подготовительной группе: «Цветик-семицветик».
Post Icon

Конспект занятия по по окружающему миру в подготовительной группе: «Цветик-семицветик».

Автор: Низамова Ляля Минсалиховна, воспитатель 1 квалификационной категории, МБДОУ детский сад «Ромашка» Алькеевского района с.Базарные Матаки

Максат:
Балаларның табигать турындагы белемнәрен ныгыту , булган мәгълүматләрен тулыландыру, табигатькә карата кайгыртучанлык, сакчыл караш булдыру .

Балаларның ижади мөмкинлекләрен, курсәтмә – образлы фикерләү сәлатен һәм үз ара аралаша белү кунекмәләрен үстерү .

Балаларда табигатькә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү,тирә-юньнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Кулланма әсбаплар:
”Агачлар” ,”Чәчәкләр” , “Кыргый хайваннар” , “Бөжәкләр” , “Йорт хайваннары” , “Ел фасыллар”.
Карточкалар ( сары , яшел, ак, кызыл төсләр )

Жиде тажлы чәчәк.
Эшчәнлек барышы:
Балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап утыралар. (Өстәлләрдә яшел, сары, ак, кызыл төсле карточкалар куелган).
Ишеккә шакыйлар.
Тәрбияче:
“Кем соң безгә шакылдый,
Бүлмәбезгә кем килгән?
Карыйбызмы?”
Почта ташучы саескан:
“Мин ярты галәмне кичтем
Бакчага сезгә килдем!
Урманнан хат бар сезгә
Укыгыз сездә!”
Тартманы тәрбиячегә бирә.
Тәрбияче:
-Әйдәгез. Ачып карыйк әле ! Биредә хат. Тыңлыйбызмы?
“Исәнмесез, “Ромашка” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары!Сезгә бу хатны Табигать Патшабикәсе яза.Балалар, мин сезгә әлеге тылсымлы тартмада 7 таҗлы чәчәкне җибәрәм, 7 таҗлы чәчәк тылсым көченә, теләгән теләкләрне тормышка ашыра торган чәчәк иде, ләкин уйламаганда аның белән күңелсез хәл булды:өермә очып килде дә яшен белән куркытты, яңгыр белән коендырды, сихерләде һәм барлык төсләрен юып алды, тылсым көче югалды, ә аның тылсымын бары тик табигатьне яратучылар гына кире кайтара ала, балалар бәлки сез 7 таҗлы чәчәккә булыша алырсыз үтенеп Табигать Патшабикәсе”
Тәрбияче:
- Нишләргә инде, балалар? 7 таҗлы чәчәккә ярдәм итәргә кирәк, таҗларының төсләре бөтенләй беткән. Уйлашып карыйк әле,берәр җаен табып булмасмы? Балалар, ә таҗларда нәрсәдер бар.Бу бит биремнәр. Укып карыйк әле.
1нче бирем: “Табышмакны чиш”.(Кызыл таҗ)
Тәрбияче:
-Балалар, алдыгызга куелган карточкаларны ачып куегыз . Хәзер мин сезгә табышмаклар укыйм, ә сез карточкаларны кирәклесен күтәрергә тиеш буласыз. Әгәрдә табышмак кыш турында булса ак шакмакны күтәрегез, яз фасылына – яшел, җәйгә -кызыл, көз турындагы табышмакка сары төсле карточканы күтәрерсез.
1)Һәр җир карланган,
Сулар бозланган
Уйный җил буран,-
Бу кайчак туган (Кыш).
2)Боз һәм кар эреде
Сулар йөгерде
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт?
Я әйтеп кара! (Яз).
3) Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште,
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура, Бу кайчак була? (Җәй).
4) Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана,-
Бу кайчак була? (Көз).
-Афәрин, балалар! Ел фасылларын сез бик яхшы беләсез икән.Карагыз әле таҗыбызның да төсе үзгәрде кызыл төскә керде.
Ә хәзер әйдәгез 2 нче таҗдагы биремне укып карыйк
Дидактик уен “ Ел фасыллары”. ( Куе сары таҗ)
Тәрбияче:
-Балалар, сез кисәкләрдән табигать күренешләрен җыярга тиеш буласыз (Уен командалар белән үткәрелә)
-Бик яхшы, балалар!Карагыз әле таҗыбыз куе сары төскә керде,чәчәгебез сезнең ярдәм белән матурлана бара.
-Әйдәгез 3 нче таҗдагы бирем белән танышыйк
Уен “Нәрсә булган һәм нәрсәгә әйләнгән ?” ( Яшел таҗ)
Тәрбияче:
-Һәр командага мин карточкалар таратам. Сез үзара киңәшләшеп чылбырны төзергә тиеш буласыз.”Нәрсә булган, нәрсәгә әйләнгән? ”.
Йомырка-чеби-тавык.
Уылдык-ташбаш-бака
Орлык-үсенте-агач
Күркә-үсенте-чыршы
-Күрәсезме бу таҗыбызга да төс керде-яшел төс барлыкка килде.
4 нче таҗда нинди биремнәр икән? ( Сары таҗ)
Тәрбияче:
-Ә монда,балалар,урманда үзегезне ничек тотарга кирәклеге турында сораулар язылган.
- Аяз үләннәр арасыннан йомыркалар белән кош оясы тапты. Кечкенә йомыркалар аңа бик охшаган.Ул аларны өенә аласы килгән. Ә оядагы кош бик кычкыра,өзгәләнә. Сезнеңчә Аяз нишләргә тиеш?
- Балалар, тәрбияче аланына килделәр. Андагы матурлыкка карап “Күпме чәчәкләр!Рамашкалар,кыңгыраулар. Әйдәгез, бик матур букет ясыйбыз”- диделәр балалар. Ә тәрбияче аларга...Нәрсә диеп әйтер икән тәрбияче балаларга?
- Якшәмбе көнне мин күлгә барырга уйладым. Минем алдан сукмактан ике малай бара. Кинәт алар үләндә кечкенә бака күрәләр. “Әйдә аны үзебез белән алыйк,адашмасын”- диде малайларның берсе. “Тимә аңа, бака үз юлын табар”-диде икенче малай. Ничек уйлыйсыз, кайсы малай дөрес әйткән?
- Бервакыт Илфат, әти-әнисе елгага җыеналар. “Миңа банка бирегез әле, мин балыклар тотармын,”- дип сорады Илфат. “Аларны тотарга ярамый,”-диде әтисе һәм аңлата башлады.Әтисе Илфатка нәрсә диеп аңлаткан икән?
- Бу билгеләр нәрсә аңлата?
1.Урманда шаулашмаска!
2.Гөмбәләрне таптамаска!
3.Кырмыска ояларын таптамаска!
4.Кош ояларын җимермәскә!
-Әйе, балалар, урман белән һәрвакыт дус булырга һәм урманда үзеңне дөрес тота белергә кирәк!
-Афәрин балалар, менә безнең тагын бер таҗыбызга сезнең ярдәм белән сары төс керде.
Ә хәзер әйдәгез ял итеп алыйк:
Физминутка: “Тылсымлы аланда “.
Куз алдына китерегез
Без әле кечкенә чәчәкләр(утыру, иелу)
1,2,3 ( туры итеп бастык).
Чәчәкләр зур усте(аяк очларына басу),
Кояшка урелдек ( кулларны өскә кутәру),
Кук йөзенә карап елмаябыз ( өскә карау),
Жил исте : Ш-Ш-Ш-Ш ( куллар белщн чайкалабыз)
Жил- Жил очып кит ( кулларны як – якка жәябез)
Чәчәкләрне сындырма
Ш-Ш-Ш – очып кит.
5 нче таҗда нинди бирем икән? ( Ачык зәңгәр таҗ)
Тәрбияче:
-Сорауларга уйлап тиз җавап бирәбез.
- Нәрсә үзендә өй йөртә? (Әкәм-төкәм)
- Кош түгел, ә канатлары бар.(Күбәләк)
- Кайсы хайванның өстендә ботак? (Поши)
- Үзе эшләпә өйртә, ә исәнләшә белми.(Гөмбә)
- Кыш җиткәч бөҗәкләр кая юкка чыга?(җир астына,агач араларына)
- Ылыслы агачларны санагыз.(чыршы, нарат,кедр, пихта)
- Кайсы хайваннар кышын кием алыштыралар?(куян ,тиен)
- “урман докторы”(тукран)
- Нәрсәдән башка үсемлекләр үсә алмый?(яктылык, су, җылылык)
-Бик яхшы,балалар! Менә тагын бер таҗыбызга төсе кире кайтты- ачык зәңгәр төсле булды
6 нчы таҗдагы биреме укыйк әле
“Гадәти булмаган түгәрәкләр”.( Зәңгәр)
Тәрбияче:
Карточкаларны алыгыз. “Сезнең кулда бөҗәкләр, хайваннар,үсемлекләр һәм чәчәкләр төшерелгән карточкалар.Сезгә үзегезнең түгәрәкне табып янәшә басарга кирәк”.
- Кыргый хайваннар.
- Йорт хайваннары.
-Бөҗәкләр.
- Чәчәкләр.
Үз түгәрәгегезне атагыз.
-Балалар күрегез, сезнең дөрес җавапларыгыз ярдәмендә таҗыбыз зәңгәр төскә әйләнде.
Сезгә зур рәхмәт.
Ә хәзер иң соңгы таҗны алыйк, язылган биремне укып карыйк.” Рәсем яса” ( Шәмәхә таҗ)
Тәрбияче:
-Ә бу биремне үтәр өчен без табигатьнең 4 фасылын чагылдырган рәсемнәр ясарга тиеш булабыз,кемгә нинди ел фасылы ошый.
(Балалар үзләре яраткан ел фасылын ясыйлар, карап йөрү,мактау)
-Күрегез таҗыбыз шәмәхә төскә керде.
7 таҗлы чәчәк нинди матур булды.Сез аңа ярдәм иттегез.Сез-табигатьнең чын дуслары. Ә хәзер тартмага 7 таҗлы чәчәкне салыйк һәм Табигать Патшасына юллыйк.
Тартмада безгә Табигать патшасыннан бүләк тә булган икән әле.
-Мин сезнең барлык биремнәрне дә үтәвегезгә ышандым, ә менә бу кечкенә кояшчыклар сезгә миннән бүләк -ул сезнең күңелегезне гел җылытып торыр.

Поделиться:

Оставить комментарий