Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Конспект занятия по по окружающему миру в старшей группе: «Путешествие в зимний лес».
Post Icon

Конспект занятия по по окружающему миру в старшей группе: «Путешествие в зимний лес».

Автор: Шигапова Гулсира Габдулхаковна, воспитатель 1 квалификационной категории, МБДОУ детский сад «Ромашка» Алькеевского района с.Базарные Матаки

Цель:

обогащать представления детей о зимней природе,уточнить знания детей о жизни обитателей зимнего леса,уточнить и расширить знания о характерных признаках зимы;

развивать у детей познавательный интерес к жизни леса,развивать память, связную речь, умение анализировать, делать выводы;

воспитывать у детей желание больше узнавать о жизни диких животных зимой,воспитывать любовь к природе, интерес и заботливое отношение к животным, чувство доброты.

Танып белү Әйләнә-тирә белән танышу .

Тема: “Кышкы урманга сәяхәт”.

Зурлар төркеме.

Кулланылган программа:”От рождения до школы» под редакцией Н. Е. Вераксы, Т.С. Комаровой, М.А. Васильевой; М.Ф. Кашапова “Иң татлы тел- туган тел”.

Алдан эшчәнлек:

- Ел фасыллары турында даими әңгәмә;

-Альбом карау;

-К.Ушинскийның “Кемгә кирәк-кемгә кирәкми”хикәясен уку;

-“Унике ай” мультфильмын карау;

-П.И.Чайковскийның “Ел фасыллары” альбомын даими тыңлау.

Материал: Ел фасыллары, урман җәнлекләре, “Нәрсә артык” дидактик уены белән слайд шоу;

Кышкы кием киенгән Белмәмеш персонажы;

П. И. Чайковскийның “Балалар альбомы”ннан “Февраль” көе.

Эшчәнлекнең структурасы:

Кереш өлеш:Ел фасылларының үзенчәлекләрен кабатлау. Кыш фасылы турында шигырь уку, слайд карау.

Төп өлеш: Белмәмешнең керүе, бергә җыенып сәяхәткә китү, слайдлар ярдәмендә урман һәм җәнлекләр тормышы белән танышу.Кошларның кышкы яшәешен сөйләп күрсәтү. Агачларның кышкы йокыга талулары турында искә төшерү.

Йомгаклау.”Кайсы артык” дидактик уены.Кыш көне өшемәс өчен үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

Максат:

-балаларны ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү, кыш фасылының үзенчәлекләре турында булган белемнәрен баету, урман җәнлекләре һәм кошларның кышка ничек җайлашулары турында тулырак мәгълүмат бирү, агач һәм куакларның кышкы чорда ял итүләре турында булган белемнәрен ныгыту;

- кышкы урманның матурлыгын күрергә өйрәтү,кышкы чорда салкыннан, өшүдән саклану чараларын кабатлау, сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыруны дәвам итү,бәйләнешле сөйләмне камилләштерү;

- әйләнә-тирәгә, җәнлекләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Эшчәнлекнең барышы.

Тәрбияче. –Балалар, көн артыннан көн үтә, атна артыннан атна үтә, ай артыннан ай үтә. Шулай итеп ел да үтеп китә. Әйтегез әле бер елда ничә төрле ел фасыллары бар соң? (Кыш, яз, җәй, көз). Әйе, балалар,өйдәгез әле ел фасылларының билгеләрен экранга карап искә төшереп алыйк.(Ел фасыллары экранда яз, җәй, көз, кыш эзлеклелеге буенча урнаша).

Яз фасылы. –Балалар бу елның кайсы вакыты? Матур итеп хикәяләп сөйлик әле.(Бу яз вакыты. Кояш матур итеп елмая, бөтен җирдә карлар эри, түбәдән тамчылар тама).

Җәй фасылы. –Балалар бу елның нинди фасылы?(Бу җәй вакыты. Бөтен җирдә яшел чирәм үскән, чәчәкләр аткан. Кешеләр җәйге киемнәрдән йөриләр, кызыналар, елгада су коеналар.Без җәй вакытын бик яратабыз.)

Көз фасылы. –Балалар бу ел фасылы турында сөйләп күрсәтегез әле? (Кояш бик җылы түгел.Кешеләр өсләренә киенгәннәр.Агачларда яфраклар саргаялар һәм коелалар).

Кыш фасылы. Балалар бу ел фасылы турында безнең бүгенге эшчәнлегебез.Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез экраннан җавабын күрсәтеп әйтерсез:

Матур булып берәм берәм җир өстенә төшә (кар).

Битләрне, кулларны өшетә торган көн(салкын)

Балалар рәхәтләнеп тимераякта уйный торган җир (шугалак).

Әйе, балалар бу кыш вакыты. Балалар , тыңлагыз әле мин сезгә шигырь сөйлим.

Килеп җиттем. Тып-тын кышкы урман!

Ул яртылаш акка киенгән.

Җем-җем итә... Шат елмая кебек,

Хәл сораша кебек ул миннән. (Гарәфи Хәсәнов).

(Бу вакытта экранга кышкы урман сурәте чыгарыла).

Әйе, балалар бу кышкы урман турында.Әйдәгез әле без сезнең белән кышкы урманга сәяхәткә барыйк.

(Шул вакытта ишек шакып кышкы кием кигән Белмәмеш керә).

Белмәмеш. –Исәнмесез, балалар, тәрбияче апа.

Тәрбияче. –Исәнме Белмәмеш. Ни эшләп йәрисең, йомышың бармы,без кышкы урманга бара идек.

Белмәмеш. –Минем дә урманга барасым килә иде шул, үзегез белән алмассызмы икән. Балалар. –Әйдә безнең белән Белмәмеш.

Күңелле көй яңгырый, физминутка.

-Урманда без куян күрербез(куян кебек сикерәләр),

Урманда без төлке күрербез(төлке кебек боргаланып йөриләр),

Урманда без бүре күрербез(бүре кебек атлап йөриләр),

Урманда без аю күрербез(чүгәләп, күзләрен йомып йоклаган кебек утыралар).

Тәрбияче. –Балалар менә без сезнең белән кышкы урманга килеп җиттек. Нинди ул кышкы урман, матур итеп сөйләп бирик әле. (Бөтен җирне кар каплаган, урман тып-тыныч, урман йоклый кебек, һ.б.)Шул вакыт куян сикереп керә, исәнләшә.

Тәрбияче. – Исәнме куян,ни эшләп ашыгасың?

Куян. – Төлке, бүре, аучы күрмәсен дип.

Белмәмеш. – Балалар куян бигрәк ак икән. (Балалар куянның җәй көне соры булуын, кышкага нигә ак төскә әйләнүен сөйлиләр).

Куян. – Миңа бер урында озак торырга ярамый, кем дә булса мине куркыта, тизрәк берәр агач төбенә качып утырыйм.(Китеп бара.)

Тәрбияче:- Балалар Белмәмешкә куянның ни белән туклануын да сөйләп үтик инде.(Балалар җавап бирәләр.)

Тәрбияче.

–Балалар, бу табышмакның җавабын әйтегез әле. Сорыдыр төсе, үткендер теше, урманда йөри,куяннар эзли. (Бүре). Әйе, дөрес. (Экранда бүре сурәте чыга). Кем миңа бүре турында мавыктыргыч итеп сөйләп күрсәтә?(Бүре ул кыш көне ач, үзенә азык эзләп озын юллар үтә, алар күбрәк көтү-көтү йөриләр, куяннарны ашыйлар, һ. б.)

Балалар кыш көне бернинди ризык эзләмичә рәхәтләнеп йоклаучы җанварлар да бар икәнен Белмәмешкә сөйлик әле. (Экранга йоклап ятучы аю сурәте чыга.) (Аюлар үзләренең җылы өннәрендә кыш чыгалар, аларның өннәре җылы. Үзләренең тәннәрендә булган май запасы аларга ач булмаска ярдәм итә.) Сикереп-сикереп тиен керә.

Белмәмеш. -Ә мин сине беләм, син тиен.

Тиен. –Әйе, мине балалар да бик яхшы беләләр.Без агач ботакларыннан сикереп йөрибез, шуңа күрә усал бүреләрдән курыкмыйбыз. Үзебез әзерләгән гөмбәләр, күркәләр белән тукланабыз,бик салкын көннәрдә йомарланып, йомшак койрыгыбызны ябынып йоклыйбыз.

Тәрбияче. –Тиеннәрнең хәле бик начар түгел икән, койрыгың да җылы, туның да булыша.Балалар, тыңлагыз әле, бер җанвар исеменнән сөйлим. Миңа да кыш көне җиңел түгел, көне-төне ризык эзлим. Ләкин минем колагым бик яхшы ишетә, мин кар астында тычканнар чыелдаганын да ишетәм һәм казып алам. Куян-тиеннәрне дә аулыйм, ләкин алар туннарын алыштыргач бик күренмиләр.Туным бик җылы минем, өшемим, йөгереп җылынам,үземнең дә өнем бар.(Экранга төлке сурәте чыга.)

Тәрбияче. – Әйе, балалар бу төлке иде. Менә шулай итеп балалар урман җәнлекләре кыш чыгалар.(Аудиоязмада чыркылдашкан кошлар тавышы, экранда агачка тезелешеп утырган кошлар сурәте чыга.) Әйдәгез әле балалар кошларның ничек кышлаулары турында сөйлик, аларның да хәлләренә керик.(Балалар белән кошларның ничек кышлаулары турында сөйләү.”Кыш көне кошларга да авыр. Кошлар агачларда калган җимешләр, орлыклар, нарат күркәләренең орлыклары белән тукланалар.Ашар әйбер беткәч урманнардан авылга киләләр, салкыннардан өй кыекларына, абзар кыекларына яшеренәләр.Кыштан карга, чәүкә, саескан, тукран, чыпчыклар курыкмый. Чөнки аларга азык һәрвакыт бар.”) (Экранга кышкы урман рәсеме чыга.)

Тәрбияче.- Балалар урманның агачлары турында да сөйләшик инде . Бигрәк тын сихри күренә ул миңа. Нигә икән?(Агач куаклар кыш көне яфраксыз калалар, алар кыш көне тукланмыйлар, үсмиләр, тирән йокыга талалар. Чөнки кыш көне дым да, яктылык та юк. Ә салкыннан аларны каерыларының бер тукымасы саклый. Ә җәй көне ул тукыманы алар салалар икән.)

- Балалар әйдәгез әле бөек композитрыбыз П. И Чайковскийның “Балалар альбомы"ннан "Февраль” көен тыңлап хозурланыйк.(Аудиоязма).

Белмәмеш. –Балалар сез бигрәк күп беләсез икән, урман миңа да бик охшады, җәй көне дә барырбыз әле.(Белмәмеш китә.)

Тәрбияче. –Балалар менә без сезнең белән кышкы урманда да булып кайттык. Әйдәгез әле кыш темасына уен уйнап алыйк . (Дидактик уен ”Кайсы артык”. Экранга бу предметларның сурәтләре чыга)

-Тун, киез итек, бияләй, сарафан.

-Чана, чаңгы, тимераяк, велосипед.

-Кар, буран, боз, яңгыр.

Тәрбияче.-Балалар, кышкы чорда өшемәс өчен саклык кагыйдәләрен дә искә төшереп үтик әле эшчәнлегебезнең ахырында. (Рәсемнәр белән алып барыла).

-Кар ашарга ярамый.

-Бияләй кияргә, кулны өшетмәскә.

-Бик салкын көннәрдә өйдән чыкмаска.

-Өшеп кергәч кайнар чәй эчәргә.

-Урамда кар өстендә утырмаска.

-Урамда күбрәк хәрәкәтләнергә, басып тормаска.

Тәрбияче.- Карагыз балалар вакыт үткәне сизелмәгән дә, эшчәнлегебез ахырына якынлашкан. Әйдәгез әле, исебезгә төшерик, кыш фасылы үткәч елның кайсы вакыты килер икән? (Бераз гына кабатлау, эшчәнлеккә йомгак.)

Поделиться:

Оставить комментарий