Вы находитесь здесь: Главная > Фестивали > Консультация для родителей на татарском языке «Уенчыклар жыябызмы?»
Post Icon

Консультация для родителей на татарском языке «Уенчыклар жыябызмы?»

Автор: Хабибуллина Айсылу Ильнуровна, МБДОУ №35 «Маленькая Страна» г. Альметьевск

Беркөнне бер әни миңа бик кызыклы сорау бирде: «Айсылу Ильнуровна, миңа минем балам уенчыкларны җыярга кушсам, hәвакыт киреләнә.Олы балам белән андый проблемалар булмаган иде.Нишлим икән,киңәш бирегез әле?»диде.
Әйе,балалар усә төшкәч,аларга карата тәлаплэр да арта.Без-бала уз артыннан җыештырсын,тәртипле генә уйнасын дип хыялланабыз,ләкин олы кеше баланы шул тәлапларга өйрәтмәсә,сабый болай гына өйрәнмиячәк. Балаларга кайчак бик кыен аңлатырга,нигә уечыкларны ташларга ярамаганын,ник китапларны ертып ташлау зыян икәнен. Шулай итеп балаларга тугел,ә ата-аналарга проблема килеп чыга,чөнки hәрбер ата-анада үз баласына килеп чыккан кыенлыклардан дөрес чыгу юлы курсәтә алмый.
Шуңа курә мин уз күзлегемнән чыгып, бер-ике киңәш биреп карыйм.
№1КИҢӘШ «Уен»
Минемчә,иң башта баланы кычкыру,дисциплина белән куркытмаска. «Уйнап,өйрәник»принципы буенча эшләгез ,мәсәлән, шундый уеннар тәкъдим итеп карыйк: «Кем кубрәк уенчык җыя?» яки «Кем кубрәк кубик алып куя?». Иң мөhиме, сабыегызга җиңәргә бирегез hәм берәр кучтәнәч әзерләгез: яраткан мультфильмын карату,кызыклы китап уку…
№2 КИҢӘШ «Узегезнең үрнәк». Безнең көндәлек тормышта үрнәк курсәтерлек төрле ситуацияләр була: «Әти юыну булмәсендә кран ясаган hәм үз артыннан җып куйган», « Төшке аштан соң бөтен гаилә өстәлне җыештырып куйган». Үрнәкләр күп,ләкин ата-аналарга дөрес итеп,вакытында курсәтә белү генә кирәк.
№3 КИҢӘШ. « Дөрес әкиятләр,хикәяләр уку». Шушы юнәлеш буенча әсәрләр уку,рәсемнәр курсәту бала өчен бик кызыклы hәм мавыктыргыч булачак дип, уйлыйм. «Мойдодыр», « Федорено Горе» кебек әсәрләрне тәкъдим итер идем.
№4 КИҢӘШ. Кибеттән балагызга охшаган матур янчык,я коробка алыгыз,аны нәрсә белән тутырачагын,кая куячагын сөйләшегез.Сабыегыз үз өстенә җаваплылык алу,бәлки аны зурларга табынуга этәрер.
Шушы киңәшләрне балагыз белән эшлэп карагыз. Әгэр үзегез тырышсагыз,балагыз да сезне кубрәк сөендерер.

Теги:

Поделиться:

Оставить комментарий