Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Кошлар — безнең дусларыбыз.
Post Icon

Кошлар — безнең дусларыбыз.

Автор: Ильясова Ч. Ж., Воспитатель 1 кв.категория МБДОУ «Детский сад»СОЛНЫШКО»

(Театрлаштырылган уен)

 

Максат: балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру, кошларны сайраулары, яшәү рәвешләре буенча танырга     өйрәтү, хәтер сәләтен үстерү.

Тәрбия бурычы:кошларга карата сак караш, миhербанлык хисләре тудыру.

Зал матур итеп бизәлгән. Урман аланы күренеше. Кечкенә чыршылар, каен агачы ботаклары.

Әкрен генә кошлар тавышы язмасы яңгырый.

Бала.Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы,

Сагынып көткән яз килә.

Тәрбияче. Яз килә, яз белән бергә туган якларыбызга кошлар кайта.

21 март – көн белән төн тигезләшкән вакыт. Бу көнне кошлар көне бәйрәм ителә.

Агачлар арасыннан урман каравылчысы йөри.

Каравылчы. Исәнмесез, минем нәни дусларым! Сез мине таныдыгызмы? Мин – урман каравылчысы. Урмандагы барлык агачлар, кошлар , чәчәкләр турында миннән дә күбрәк белүче юк. Кошлар белән мин бигрәк тә дус. Кошлар- минем дусларым. Кайсы кош сайраса да мин аларны таныйм.

     Кошлар (агач артыннан).

                 Ярар, ярар, сайрарбыз,

                 Танырсыңмы, карарбыз.

Бала. Килегез, кил, кошкайлар

           Сез бит безнең дускайлар.

           Бакчабызга куныгыз,

           Көн дә кунак булыгыз!

Күке.       Мин кычкырам сирәк кенә,

Сагынуымны сөйләп кенә,

Күк- кү, күк – кү.

Каравылчы. Ничек сине танымыйсың,

Син бит күке.

Күкәйләрең чит ояда-

Әйтерсең лә түгел синеке.

Күке. Ә мин күпме кортлар тотам,

Агачларны коткарам.

Ачуымны китерсәгез,

Күк-кү, күк-кү,

Мин моннан  Түт – тү.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле кәккүк турында җыр җырлап китик.

Кәк- күк” җыры

Без бардык урманга

Бик матур яланга

Чәчәкләр җыйганда

Кәккүк кычкыра анда:

Кәк – күк, кәк - күк

СКАЧАТЬ РАБОТУ ПОЛНОСТЬЮ

Поделиться:

Оставить комментарий