Вы находитесь здесь: Главная > Конспекты НОД > Коспект итоговой интегрированной непосредственной образовательной деятельности для детей второй младшей группы «В гостях у бабушки»
Post Icon

Коспект итоговой интегрированной непосредственной образовательной деятельности для детей второй младшей группы «В гостях у бабушки»

Автор: Гайсина Ландыш Шавкатовна воспитатель МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по художественно-эстетическому направлению развития детей №87 "Золушка" г. Набережные Челны

II нче кечкенәләр төркеме өчен интеграль йомгаклау шөгыле конспекты “Әминә әбидә кунакта”.

Максат һәм бурычлар:

1.​ Юлларда игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү, светофор сигналлары турындагы белемнәрне ныгыту.

2.​ Дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

3.​ Гомуми сөйләм күнекмәләрен, хәрәкәт һәм сөйләм координациясен камилләштерү.

4.​ Күзәтүчәнлек, активлык, мөстәкыйльлек, олыларны хөрмәт итү кебек сыйфатларны үстерү.

5.​ Йорт хайваннары һәм кошлары турындагы күзаллауларны ныгыту.

6.​ Сөйләм әдәбе( сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт әйтү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен ныгыту.

7.​ Балаларның математик күзаллауларын формалаштыру: зур-кечкенә, бер-күп төшенчәләре.

Жиһазлар: юл, җәяүленең чыгу урыны, светофор макеты, юл билгеләре, руль, төзү материаллары, уенчыклар: йорт хайваннары һәм кошлары, төрле төстәге һәм зурлыктагы алма рәсемнәре белән алмагач, авыл өе һ.б атрибутлар.

Шөгыль барышы:

-​ Балалар, әйтегез әле, кайсыгыз белә, без сезнең белән кайда яшибез? ( шәһәрдә, Яр чаллы шәһәрендә).

-​ Безгә бер хат килгән. Әйдәгез укып карыйк әле, кемнән икән бу хат?

“13 нче төркем балаларына, авылдан, Әминә әбидән!”

“Исәнмесез, балалар! Бу Әминә әбиегез хат яза. Сезне бик сагындым, күрәсем килә. Мин барыгызны да авылга кунакка чакырам. Авылда бик кәнелле. Ничек кайтасын аңлатам: автобуска утырып, юл билгеләренә игътибар итеп кайтыгыз. Күпер аша чыккач, автобус тукталышы булыр, бу - безнең авыл, ә беренче йорт минеке. Мин сезне көтәм”.

-​ Балалар, Әминә әбигә кунакка кайтабызмы? (Әйе).

Шофер билгелибез, руль тоттырабыз, “автобуска утырабыз” һәм кузгалабыз.

Юл чатында светофор пәйда була.

-​ Балалар, бу нәрсә? (Светофор).

-​ Кем ничек уйлый, ул нәрсә өчен кирәк? (Машиналар бәрелешмәсен өчен. Җәяүлеләр юл аша чыгалсын өчен.)

-​ Әйе, дөрес. Светофор – машиналарга, җәяүлеләргә юл күрсәтүче ул. Ә безгә нинди утын күрсәтә светофор? (кызыл.)

-​ Ә кызыл уты нәрсә аңлата соң? (Кызыл ут янганда туктарга кирәк, кузгалырга ярамый.) Сары ут кабына.

-​ Сары ут нәрсә ди? (Сары ут көтеп торырга, әзерләнергә куша.)

-​ Ә яшел ут ни әйтә? (Яшел ут кузгалдык, киттек ди.)

-​ Әфәрин, булдырдыгыз балалар.

-​ Юлыбыз күңеллерәк булсын өчен, әйдәгез җырлап кайтабыз. (Балаларга таныш җыр җырлана.)

-​ Менә әби хатта искә алган күпергә дә килеп җиттек. Безгә сак кына күпер аша үтәргә кирәк, бер-бер артлы, төртешми генә күпердән үтәбез.

-​ Карагыз әле балалар, монда монда юл билгесе бар, бу билге нәрсәне аңлата? (Тукталыш.)

-​ Авылга якынлаштык, безгә автобустан төшәргә кирәк. ( Зебра билгесе.)

-​ Балалар кайсыгыз белә, бу нәрсәне аңлата?

-​ Әйе, җәяүлеләргә юл аша чыгарга рөхсәт итә торган билге “зебра”. “Зебра” ерактан ук күренеп тора. Ә балаларга юл аша чыкканда җитәкләшеп чыгарга кирәк, парлап тотынып юл аша чыгабыз.

-​ Менә авылга килеп тә җиттек. Әби беренче йорт минеке дигән иде хатта, димәк, бу - әбинең өе.

-​ Балалар, әйдәгез әбине чакырабыз.

-​ Әминә әби!

Өйдән әби чыга. Исәнләшәбез. Әби: Утырыгыз балалар, мин сезгә бер әкият әзерләдем, тыңлап карагыз әле. Әби “Чукмар белән тукмар” әкиятен укый.

-​ Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Чукмар белән Тукмар дус яшәгәннәрме?

-​ Әләкләшү матур гадәтме балалар?

-​ Әби аларны ничек татулаштырган?

-​ Ә сез дусларыгыз белән тату яшисезме?

Әби: Чынлап та балалар, гаиләдә, бакчада дуслар белән тату яшәсәк, бер-беребезне хөрмәт итсәк, ризыкларны бүлешеп ашасак кына, безнең тормышыбыз күпкә матур һәм яшәве дә күпкә күңеллерәк булыр иде. Балалар, сез ишек алдында уйнагыз. Мин керим, чәйләр кайнатыйм әле. (Әби кереп китә.)

Физминутка: “Җил исә”.

-​ Балалар карагыз әле, әбинең бакчасында зур алмагач бар икән, алмалары төрле-төрле. Әйт әле, Мәликә, бу алма нинди төстә?

-​ Нурсаид, бу нинди алма?

-​ Гөлсем, монысы нинди төстә?

-​ Данис, менә кечкенә кызыл алма. Ә монысы нинди? (Зур кызыл алма.)

-​ Зөфәр, менә зур яшел алма, ә монысы нинди? (Кечкенә яшел алма.)

-​ Балалар, алмагач ничә? (Бер.)

-​ Ә алмалар ничәү? (Күп.)

-​ Әйдәгез, хәзер алмаларны санап карыйк. (5кә кадәр санау.)

Балаларны йорт хайваннары һәм кошлары куелган өстәл янына чакырабыз.

-​ Балалар килегез әле, нәрсәләр күрәбез без монда?

-​ Хайваннар кошларны таптамасын өчен, безгә аларны аерырга кирәк. Болай аларны ашатырга бик кыен. Әйдәгез, без аларга аерым-аерым утарлар төзик. Менә шакмаклар, төзү материаллары, шулардан менә монда – кошларга, монда – хайваннарга утар төзик. (Ике төркемчеккә бүленеп төзибез.)

-​ Менә утарларыбыз әзер. Хәзер һәрберебез берәр җәнлек алып үзләренең утарларына урнаштырыйк.

-​ Балалар, өйдән әби чыга бугай, әйдәгез әби белән шаярып алабыз - әбидән качабыз. (Урындыкка утырып, күзләрне кулларыбыз белән каплыйбыз.)

Әби: Бер тавыш та ишетелми, кайда соң бу балалар? Ә-ә-ә, менә тын гына утыралар, нинди акыллы балалар икән болар.

- Әйдәгез балалар, уйнап, җырлап күрсәтик тә, өйгә кайтып китәрбез.

Җырлы – уен “Кайда минем балалар?”

-Әби, бик күңелле булды, зур рәхмәт үзеңә, безгәкитәргә вакыт саубул.

Поделиться:

Оставить комментарий