Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Кояшны ничек уяттык!
Post Icon

Кояшны ничек уяттык!

Автор:

 
Сценнарий.

Балалар мызыка астында залга керәләр, кулларында чәчәкләр, хәрәкәтләр белән бию. (Флаглар таратыла)

“Әнием бакчага илтә”

(Бию беткәч утыралар.)

А.б: Исәнмесез балалар, исәнмесез кадерле кунакларыбыз. Балалар карагыз әле тирә якта нинди матурлык! Агачлар яфрак яра, үләннәр чыга башлаган, тирә-якта яз исе килә. Ай, балалар нәрсә бу?!Нишләп монда утыра? Әллә йоклый инде?

Ябалак: Мин ябалак! Мин йоклам! Мин урманны саклыйм.

А.б: Балалар әйдәгез ябалак белән исәнләшик.

Бал-р: Исәнмесез!

А.б: Ябалак безгә урманга керергә рөхсәт ит әле зинһар өчен?

Ябалак: Мин сезгә рөхсәт итәрмен, ләкин бер шартым бар, мин әкиятләр тыңларга яратам, бәлки миңа әкият сөйләрсез?

А.б: Бик рәхәтләнеп, сөйлибезме балалар? Ябалак тыңла. Без сиңа яз турында әкият сөйлибез.

А.б: Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кош көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә.

Әйе, балалар, без күптән сагынып көткән яз килеп җитте. Әйдәгез язны каршылап яраткан җырларыбызны җырлыйбыз, шигырләр сөйлибез, бәйрәм итәбез.

Җыр: “Яз җитә”. (утыралар)

Шигырьләр:

1. Тышта яз әле,

Яңа башлана.

Тамчылар тып-тып,

Түбәдән тама.

2. Гөрләвек ага,

Кояш елмая,

Торналар үтте,

Тезелеп бая.

3. Яз көне карга

Бала чыгара.

Көндә җим эзләп

Авылга бара.

4. Весна, весна,

Текут ручьи.

Весна, весна,

Летят грачи.

5. Весна, весна,

Цветут цветы,

Пришла весна,

Как рады мы!

А.б: Балалар карагыз әле,

Монда ниндидер өй тора.

Ләкин бу гади өй түгел

Монда ниндидер сер бар.

Мона безнең кояш яши,

Ул анда кышын йоклый.

Ул һаманда тормаган

Шуңа безгә яз килми.

-Балалар кояшны уятабызмы?

Әйдәгез әле бергә кабатлыйк: - Кояшкай чык инде!

А.б: Юк кояш уянмый, безгә кем ярдәм итәр инде.Тәрәзәгә кем килер икән матур җырлар җырларга. Әйдә әтәч, безгә ярдәм ит әле, кил әле бире, бергә җырап уйныйк әле. Кояш безне ишетеп уяныр бәлки.

Җыр: М.Җәлил “Әтәч”

А.б: Әтәч, монда килеп тәрәзәне шакып кара әле,

(Әтәч тәрәзә янына килеп шакый.)

Әтәч: Кояш, кояш чык инде!

А.б: Юк бит кояш уяннмый,

Уянырга уйламый.

Ә безгә кояш кирәк,

Җылынырга тизрәк.

А.б: Балалар әйдәгез куянны чакырып, уйнап карыйк, бәлки ул ярдәм итәр. Куян, куян кил әле, безгә ярдәм ит әле. Әйдә бергә уйнап алыйк.

Уен: “Ак куянга ни булган?”

А.б: Куян кил әле, кояшны син уятып кара.

(Куян тәрәзәгә килеп)

Куян: Кояш, кояш, чык инде.

А.б: Юк, балалар уянмый,

Уянырга уйламый.

Инде хәзер нишләргә,
Кемнән ярдәм сорарга.

А.б: Әйдәгез балалар, песине чакырыйк! Песием, песием кил әле монда? (песи килә)

А.б: Әйдәгез балалар, песи белән уйнап алабыз! Кая безнең тычканнар, безнең нәни шаяннар, әйдәгез биергә!

(Маскалар кигертелә)

Бию: “Микки - маус”

А.б: Кил әле песи бире, тәрәзәгә шакып кара әле?

Песи: Кояш, кояш, чык инде!

А.б: Юк,кояшыбыз уянмый,

Тәрәзәдән карамый.

А. б: Балалар ишетәсезме, нидер тукылдый? Әллә тукран инде?

Тукран, тукран, кил әле монда? Безнең белән җырларга!

Җыр: “Тук-тук тукран”

А.б: Әйдә, тукран, тәрәзәне шакып кара әле!

Тукран: -Кояш, кояш чык инде

А.б: Юк, кояшыбыз уянмый һич.

Балалар әйдәгез, бергә кычкырып әйтеп карыйк:

Кояш, кояш, чык инде!

(Кояш торып чыга)

А.б: Балалар, менә кояшыбызныда уяттык. Әйдәгез кояшны каршылап аңа бер кул чабыйк, шатланыйк.

Кояш: Исәнмесез балалар. Сез миңа шатмы! Әйдәгез бергә түгәрәк ясап биик, җырлыйк, бәйрәм итик.

(Султанчиклар таратыла)

Җырлы бию: “Кояш уяна.”

А.б: -Менә кояш та безнең янда, әйдәгез кояшка яз турында шигырләр сөйлик.

Шигырләр:

6. Көннәр аяз,

Күктән алсу

Нур сибеп

Кояш көлә.

7. Җиргә тама

Көмеш тамчы,

Сагынып көткән

Яз килә.

8. Гөрләвекләрдә,

Уйный үрдәк каз,

Илне яшәртеп

Шаулап килә яз.

9. Кошлар кайта,

Казлар кычкыра.

Ә кояш көн буе

Гел көлеп тора.

10. К нам весна шагает,

Быстрыми шагами.

И сугробы тают,

Под ее ногами.

11. Ещё кругом стоят,

Деревья голые.

А с крыши капли

Катают веселые.

А.б:Балалар без бергә кояшны уяттык! Язны каршыладык. Кояш безгә үзенең җылы нурларын сибәр, безне җәй буе иркәләр.Ул безгә күчтәнәчләр дә алып килгән. Мин аларны төркем бүлмәсендә сезгә өләшермен. Ә безнең әкиятебез шуның белән тәмам. Сау булыгыз!

Әбиемдә кунакта.

Максат: Йорт хайваннары һәм кошлары турында белемнәрен ныгыту.Татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Өлкәннәргә карата хөрмәт, ихтирам кебек сыйфатлар тәрбтияләү.

Барышы.

Ал баручы: Исәнмесез балалар! Әйдәгез бергәләп кунакка барыйк әле! Кем янына барабыз? Әби янына.

Музыка: Поезд тавышы. Балалар бер-берсе артына тотынып поезд кебек төрле юнәлешләрдә йөриләр.

(Әби чыга)

Әби: Исәнмесез балакайларым! Исән-сау гына килеп җиттегезме? Мин сезне күптән көттем. Мин бүген сезне үземнең ишегалдындагы хайваннар, кош-кортлар белән таныштырырмын. Аның өчен сезгә табышмаклар чишәргә кирәк булыр. Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм:

Башы тарак, койрыгы урак,

Кычкыртып быргысын уята барысын.

(Әтәч)

Әби: Әйе, балалар бу әтәч. Минем дә бар ул әтәчем. Кая әле ул? Менә минем әтәчем. Ә сез әтәч турында җыр беләсезме? Әйдәгез җырлап күрсәтегез әле.

Җыр: “Әтәч”

Әби: Рәхмәт балалар! Әйдәгез уйнап алыйк. Менә минем йомыркаларым, мин аларны җыярга онытканнмын, миңа булышыгыз әле.

Уен: “Йомырка җыю” ( средняя группа)

Әби: Булдырдыгыз балалар! Әйдәгез ял итеп алыйк. Минем нәни чебиләрем дә монда икән.

Җырлы –биюле уен: “Нәни чебиләр”

Әби: Балалар мин сезгә тагын бер табышмак әйтәм, тыңлагыз әле.

Кырдан-кырга йөри ул,

Таудан –тауга йөри ул.

Бер имиенә май җыя,

Бер имиенә сөт җыя,

Ачыгыз балакайларым дип,

Балалары яныны кайта.

(кәҗә)

Әби: Әйе балалар, ул минем яраткан кәҗәм. Менә ул минем кәҗәкәем. Әйдәгез аның да күңелен күреп уйнап алыйк әле. Балалар кәҗә нәрсә ярата?

Әйе ул кәбестә ярата. Менә сезгә кәбестә, аны кәҗә алып ашарга тели, ләкин сез аны кәҗәгә бирмәскә тырышырга тиеш, ә ул аларга тырыша.

Уен: “Кәҗә кәбестә ашый” (старшая группа)

Әби: Балалар без кәҗә турында тагын бер уен беләбез бит әле. “Чәбәкәй”. Әйдәгез уйнап алыйк әле. (средняя группа) Кем сезнең кәҗәләнергә ярата, еларга ярата.

Әби: Әйдәгез Кәҗә бәтиләре турында җырлап та алыйк инде.

Җыр: “Бәтиләр”

Әби: Бик уңганнар икәнсез балалар! Хәзер тагын бер табышмагымны тыңлагыз инде.

Үлән ашый, май ташый.

Безне сөт белән сыйлый.

Безне май белән сыйлый.

(сыер)

Әби: Әйе балалар ул минем Сөтлебикәм- сыеркаем. Ә бүген ул үзе көтүдә, яшел үлән ашарга, сөт, май җыярга чыгып киткән. Әйдәгез аның турында җыр тыңлап китик әле.

Җыр: “Сыер кайта көтүдән”

Әби: Менә рәхмәт балакайларым. Әйдәгез бер уйнап та алыйк инде. Минем сыерым көтүдә чакта татар халык уены “Мәликәне” уйнап алыйк әле. (подготовительная группа)

Әби: Менә балалар бик күңелле итеп ял иттек. Миңада сезнең белән бик күңелле булды. Әйдәгез бергәләп бәйрәмебез ахырында “Әйлән-бәйлән” уйныйк.

Җырлы-биюле уен: “Әйлән-бәйлән”.

Балалар әби белән саубуллашып кайтып китәләр.

Поделиться:

Оставить комментарий