Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > “Куян йорты”
Post Icon

“Куян йорты”

Автор: Ефремова А. Н. , воспитатель первой квалификационной категории. МБДОУ «д/с «Васильки» №24 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан.

Максат:сөйләм телен үстерү; үз-ара ярдәмләшү, алдашмау, хәрәмләшмәү тәрбияләү. Әкият геройлары образларына керү. Интонация, хәрәкәтләр белән образларны тулыландыру.
Җиһазлау:төлке өе, куян өе,чалгы.
Катнашалар:куян,төлке, аю, эт,әтәч.
Күренеш: урман аланы күренеше,агачтан куян йорты куелган, ак җиңел тукымалардан төлке йорты корылган, башка катнашучыларга аерым тематик почмаклар ясала.
Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгән ди куян белән төлке.Төлкенең өе боздан, ә куянның агач каерысыннан булган ди.
Күмәк җыр башкарыла: “Кыш килде”
Төлке: Минем өем якты, ә синеке-караңгы.
Куян: Минем өем җылырак.
Төлке: Минем өем матурырак.
Куян: Минем өем ныгырак.
Яз килүен белгерткән көй яңгырый.
Алып баручы:яз җиткәч, кояш җылыткач төлкенең өе эрегән, ә куянның өе матур, нык килеш калган.
Төлке өе ава, төлке “елап” ала, куян өе янына килә.
Төлке: Әй куянкай, куянкай!
Кертче мине кунарга.
Куян: Әйдә, төлке, рәхим ит.
Өйнең ишеген ачтым.
Төлке (куянны куалап)
Менә сиңа, менә сиңа,
Агач өйдә мин торам.
Куян елап өе янына чыгып баса. Куян янына эт килә.
Эт: Әй куянкай, куянкай.
Нигә елыйсың шулай.
Куян: Төлке өе боздан иде-эреде,
минем өем-агачтан.
Үзе йокларга керде,
Мине куалап чыгарды.
Эт: Елама куянкай,
Мин сиңа булышам.
Эт өй янына килә.
Эт: Һау-һау-һау.
Төлке чыгып кит, ярамый алай.
Төлке:Йөгереп чыгармын, тешләп алырмын.
Мин сезне өзгәләп, кисәкләп очыртырмын.
Эт: Әй куянкай, мин куркам(китә)
Куян елап өе янында басып тора. Куян янына аю килә.
Аю: Әй куянкай, куянкай.
Нигә елыйсың шулай.
Куян: Төлке өе боздан иде-эреде,
минем өем-агачтан.
Үзе йокларга керде,
Мине куалап чыгарды.
Аю: Елама куянкай,
Мин сиңа булышам.
Аю өй янына килә.
Аю: У-у-у.Төлке чыгып кит, ярамый алай.
Төлке: Йөгереп чыгармын, тешләп алырмын.
Мин сезне өзгәләп, кисәкләп очыртырмын.
Аю: Әй куянкай, мин куркам(китә)
Куян елап өе янында басып тора. Куян янына әтәч килә.
Әтәч: Әй куянкай, куянкай.
Нигә елыйсың шулай.
Куян: Төлке өе боздан иде-эреде,
Минем өем-агачтан.
Үзе йокларга керде,
Мине куалап чыгарды.
Әтәч: Елама куянкай,
Мин сиңа булышам.
Куян: Юк, әтәч, уйлама да,
Эт куалады-булмады,
Аю куалады-булмады,
Синнән дә булмас ул.
Әтәч: Юк-юк куянкай, куалыйм мин төлкене болай.(тыпырдый, канат кага)
Әтәч: Ки-кри-күк, ки-кри-күк.
Чалгы салдым иңнәргә,
Төлкене кискәләргә.
(төлке тәрәзәдән эндәшә)
Төлке: Аягыма гына киям.
Әтәч: Ки-кри-күк, ки-кри-күк.
Чыгып кит тиз үк.
Төлке: Өстемә генә киям.
Әтәч: Ки-кри-күк, ки-кри-күк.
Чыгып кит тиз үк.
(Төлке йөгереп чыгып китә, урынына утыра)
Куян: Рәхмәт әтәчкәй, батыр икәнсең.
Әтәч: Кеше әйберенә тимәгез, ярамый алай!
(үз урынннарына барып утыралар.)

Поделиться:

1 комментарий

  1. Аноним:

    Бик кызык

Оставить комментарий