Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Открытое занятие с использованием нетрадиционной техники в подготовительной группе “Бөке ярдәмендә ваза бизәү”
Post Icon

Открытое занятие с использованием нетрадиционной техники в подготовительной группе “Бөке ярдәмендә ваза бизәү”

Автор: Низамова Эльвира Рафик кызы, воспитатель МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №4"

Максат: Балаларда традицион булмаган юл белән рәсем ясау, бизәү мөмкинлеген кузалларга өйрәтү. Гжель бизәкләре белән таныштыру, нинди төрләрдә булуын күрсәтү. Бөке ярдәмендә әниләргә бүләк итү өчен ваза бизәү. Балаларның эстетик завыкларын үстерү. Эшне пөхтә, матур итеп эшләү теләге уяту. Әниләргә хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Әзер киселгән ваза, бөке , зәңгәр төстә гуашь, салфетка, презентация (слайдлар карау).
Шөгыль барышы:
Әңгәмә:
 Менә балалар, без Нәфис сәнгать салонында. Монда Мәскәү өлкәсе Раменской районы Гжель мастерлары ясаган ваза, кувшиннар бар. Алар ак фарфорга зәңгәр төс белән бизәкләр ясыйлар. Посудалар төрле чәйник, кувшин, кружка, май, шикәр, бал савытары. Посудалар зәңгәр төс белән үзенә генә хас бизәлгән. Бизәкләрнең һәрберсе чиратлашып килә. Бизәкләргә үсемлек бизәкләре керә, яфраклар, ромашка чәчәге бизәкләре, түгәрәк формасындагы бизәкләр, мәк, кыңгырау чәчәге бизәкләре. Бизәүчеләр күңел җылысын биреп бик матур зәвыклы итеп ясаганнар.
Физкультминутка.
 Үзебезне шушы эшкә әзерләр өчен кулларыбызны җылытып алабыз. 1) Өстәлдәге бөкеләрне кулларга алып, аларны икенче якка бөклибез (берничә тапкыр ясала).
2) Бөкене кулда тәгәрәтәбез.
3) Бөкене очырабыз.

Эш эзлеклеге белән таныштыру.
- Балалар безнең озакламый нинди бәйрәм якынлаша әле?
- Яз бәйрәме, 8 Март – Әниләр бәйрәме. Бүген без сезнең белән иң яраткан әниләребезгә үз кулларыбыз белән гадәти булмаган юл белән ваза бизәп бүләк итәрбез.

СКАЧАТЬ РАБОТУ

Поделиться:

Оставить комментарий