Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Пример проведения открытого урока «Путешествие в страну вежливых”
Post Icon

Пример проведения открытого урока «Путешествие в страну вежливых”

Автор: Гиниятуллина Резеда Галламовна, Воспитатель II квалификационной категории категории «Начальная школа-детский сад «Өмет» д. Челны, Камско-Устьинского района, Республики Татарстан

Ачык дәрес үткәрү мисалы

«ӘДӘПЛЕЛӘР ИЛЕ»НӘ СӘЯХӘТ

Максат: балаларда өлкәннәргә, иптәшләренә ягымлы мөнәсәбәт, игътибар- лылык тәрбияләү. Сөйләмдә ягымлы сүзләр куллануны активлаштыру, үзең-нең һәм иптәшләреңнең исем-фамилияләрен бозарга, кыскартырга, кешегә кушамат тагарга ярамаганлыгын аңлату, бер-берләренә карата иптәшлек-дус- лык хисләре тәрбияләү.

Тәрбияче: - Карагыз әле балалар, безнең бүлмәбездә нинди матур кояш! Ничек матур елмая ул! Әйдәгез, без дә аның кебек елмаек әле. Ә хәзер кул- ларыбызны кояшка таба сузыйк. Кулларыбыз ничек җылынды, бер-берегезгә кулларыгызны бирегез әле, җылымы? Ә хәзер сезнең кулларыгызның җылысын кунаклар да тойсын. Карагыз әле, безгә бүген күпме кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән кул бирешеп исәнләшик, сезнең кулларыгызның җылысы аларга да күчсен. (Балалар кунаклар янына киләләр, исәнләшәләр). Балалар, без сезнең белән бүген шушындый матур кояшлы көндә бик кызык- лы юлга чыгабыз- сәяхәткә барабыз. Бу сәяхәтебезнең максаты – Әдәплеләр иленә барып, безнең бакча балаларына “Әдәп кагыйдәләре”н алып кайту. Әдәплеләр иленә бик тәртипле, акыллы балаларны гына кертәләр, шуның өчен безгә әдәп кагыйдәләрен истә тотып бик игътибарлы булырга кирәк. Сәяхәт вакытында без үзебезгә юлдаш итеп дуслыкны, тапкырлыкны, җыр һәм уеннарны алырбыз. Алар белән юлыбыз тиз һәм күңелле үзар. (Ишектән Белмәмеш керә).

Белмәмеш: - Сәлам, тәрбияче апа. Сәлам Гуля. Исәнме Алсушка. Хәлләрең ничек Фиданчик?

Тәрбияче: - Исәнме, Белмәмеш. Түрдән уз. Тик миңа синең исәнләшүең бер дә ошамады әле. Балалар, Белмәмеш исәнләшкәндә нинди ялгышлар җибәрде? - Тәрбияче апа белән “сәлам” дип исәнләшмиләр Белмәмеш. “Исәнмесез” дияргә кирәк, ул безнең исемнәребезне дә бозды. Мин Гуля түгел, Гөлия. Мин Алсушка түгел, Алсу.

Тәрбияче: - Дөрес балалар. Исемнәрне кыскарту, бозу, русчалаштыру матур күренеш түгел. Исәнләшү ул – кешенең хәлен сорашу, аңа сәламәтлек теләү, аны күргәнгә шатлану. Безнең татар халкында бик матур исәнләшү йоласы бар. Әби-бабайлар ике кулларын сузып, ягымлы елмаеп исәнләшәләр. Менә шулай Белмәмеш, кешеләргә игътибарлы, ягымлы булырга кирәк. Балалар, Белмәмеш әдәп кагыйдәләрен белеп бетерми икән, аны да үзебез белән сәяхәткә алып барабызмы? (Тапкыр абый керә).

Тапкыр абый: - Исәнмесез, балалар, кая барырга җыендыгыз?

Тәрбияче: - Тапкыр абый, без инде зурлар, дуслаша да беләбез, ярдәм дә итә беләбез, әдәп кагыйдәләрен дә бик тырышып өйрәнәбез, әдәплеләр иленә сәяхәткә барабыз.

Тапкыр абый: - Бик кирәкле юлга чыккансыз. Кайсы юлдан барасын беләсезме соң?

- Юк, белмибез.

Тапкыр абый: - Әгәр тапкырлыкта үзегезне күрсәтсәгез, мин сезгә бик рәхәтләнеп юлны күрсәтермен. Светофорның төсләре нәрсәне аңлата? (Кызыл ут янганда юл аша чыгарга ярамый, сары ут көтеп торырга, юл аша чыгарга әзерләнергә куша, яшел ут юл аша чыгарга ярый ди). - Г. Тукайның нинди әсәрләрен беләсез? (“Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы”, “Гали белән кәҗә”). - Нинди мәкалләр беләсез? (Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар. Тыйнаклык кешене бизи. Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңла-маган әрәм булган. Эшләмәгән ашамый). - Сез бик акыллы, белемле балалар икәнсез, мин сезгә Әдәплеләр иленә юл күрсәткән карта бирәм. Хәерле юл сезгә, балалар. Хушыгыз.

Сау булыгыз.

Тәрбияче: - Балалар, без хәзер юлны беләбез, бик тиз барып җитәрбез. Әйдә- гез җырлап та җибәрик, күңеллерәк булыр. (Җыр: Кояшлы ил. Ә. Рәшит сүз.). Балалар, тиздән “ Тылсымлы сүзләр” тукталышы. Безгә бик игътибарлы булырга кирәк, чөнки анда Әдәплеләр иленең сакчысы тора. Сакчының со- рауларына җавап бирә алмасак, алар безне үз илләренә кертмәсләр.

- Исәнмесез.

Сакчы: - Исәнмесез балалар. Кая юл тотасыз? – Әдәплеләр иленә.

Сакчы: - Балалар, сез тәмле әйберләр яратасызмы? – Яратабыз. Тәмле әйбер ашагач авызга ничек була? – Тәмле, рәхәт була. Әйе, тәмле сүз ишеткәч кү- ңелгә дә рәхәт була. Җылы, ягымлы, йомшак сүздән соң безнең күңелебез күтәрелә, шатлыгыбыз арта. Сез нинди ягымлы сүзләр беләсез соң?

- “Гафу итегез”, “Рәхмәт”, “Зинһар өчен”, “Рөхсәт итегез”.

Сакчы: – Тылсымлы сүзләрне дөрес кулланасызмы?

- Иртән йокыдан торгач әти-әнигә, әби-бабайга, абый-апага хәерле иртә телибез; йоклар алдыннан тыныч йокы дип әйтәбез; очрашканда “исәнмесез”, хушлашканда “саубулыгыз” дип әйтәбез; олылар сөйләшкәндә, аларның сүзләрен бүлдерергә ярамый. Бүлдергән очракта гафу итегез дип әйтергә кирәк.

Сакчы: - Рәхмәт сезгә балалар, ягымлы, матур сөйләшкән кешеләрне һәр- вакыт яраталар. Алар турында халкыбыз менә нинди матур сүз әйткән. “Теле татлының дусты күп”. (Балалар мәкалне кабатлыйлар). Күптән түгел Самат исемле малайны “Әдәплеләр иле”нә кертмичә җибәрдек. Сезнең арада да шундый малайлар юкмы? Тыңлагыз әле. (З. Нури. Телең шешәр). Самат нинди малай?

- Тәрбиясез. Ул балаларга кушамат тага. Үзе чакырып китергән, аннары ямьсез сүз әйтеп үпкәләткән.

Сакчы: - Кушамат тагу – әдәпсезлек билгесе. Ул кешене кимсетә, түбәнсетә. Шуңа күрә бер-берегезгә беркайчан да кушамат такмагыз, иптәшләрегезне үпкәләтмәгез. Менә сезгә “Әдәплеләр иле”нә керергә рөхсәт язуы. Безнең илгә рәхим итегез.

- Рәхмәт сезгә.

(Ял итү).

Бергәләшеп җыйналып

Барабыз сәяхәткә.

Хәерле юл теләп безгә

Кояш елмая күктә.

Канатларын җилпи-җилпи

Күбәләкләр очалар.

Ал, кызыл, сары, зәңгәр

Нинди матурлар алар.

Яшел аланда

Без чәчәкләр җыябыз,

Ап-ак ромашкалар өзеп

Такыяләр үрәбез.

Матур чәчәкләр җыйыйк,

Такыяләрне башка киек

Бергә күңелле итеп

Сәяхәтне дәвам итик.

Тәрбияче: - Ял итеп алдык, “Әдәплеләр иле”нә дә килеп җиткәнбез икән, безне каршы алалар.

Каршы алучы: - Исәнмесез, әйдәгез, рәхим итегез. Сез кемнәр буласыз? - Без, Чаллы авылы “Өмет” балалар бакчасына йөрүчеләр.

Каршы алучы: - Сез бакчада нәрсәләр эшлисез?

- Уенчыклар белән уйнарга яратабыз. Бер матур кагыйдәне дә беләбез. “Иптәшеңнең уенчыгын сорамыйча алма”. “ Уенчыгыңны иптәшеңә дә биреп тор”. Әкиятләр тыңлыйбыз, санарга, шигырьләр сөйләргә, җырларга өйрәнәбез. (Балалар шигырьләр сөйләп, җырлап, биеп күрсәтәләр). Сакчы: - Сез бик әдәпле, булдыклы балалар, тату яшисез икән. Һәрвакыт бер-берегезгә матур, ягымлы сүзләр әйтегез, дус, юмарт булыгыз. Кечкенәдән үзегезне яхшы гадәтләргә өйрәтсәгез, сезне һәр җирдә дә хөрмәт итәрләр. (Бүләкләр тарата).

Тәрбияче: - Балалар, безгә хәзер бакчабызга кайтырга кирәк, тик безнең нәни аякларыбыз кайтып җиткәнче арырлар, ничек кайтып җитәрбез икән. (Уйлана). Күрәсезме, күктә нинди матур болытлар йөзә, бәлки шуларның берсе безне илтеп куяр. Әйдәгез, берсен, ап-агын, йомшагын чакырыйк әле. Аңа “Йомшаккай” дип матур исем дә кушыйк. Ошыймы сезгә? (Ошый). Ул елмаеп, көлеп торган балаларны бигрәк тә ярата. Әйдәгез, матур итеп елмаейк та, кулларыбызны сузып аны чакырыйк.

- Болыткай, кил безнең янга!

Тәрбияче: - Балалар, нигәдер ул безнең янга килми? Без бит тылсымлы сүзләрне оныттык. Әйдәгез, матур итеп тылсымлы сүзләр әйтеп чакырабыз.

- Йомшаккай, матуркай, зинһар өчен безнең янга кил. (Балалар янына килә).

Йомшаккай: - Сез мине чакырдыгызмы? Бигрәк матур елмаеп, ягымлы итеп дәштегез, мин түзә алмадым, тизрәк очып килдем. Ни йомышыгыз бар?

- Безнең бакчабызга кайтасы килә. Син безне шунда илтә алмассыңмы?

Йомшаккай: - Бик теләп. Утырыгыз һәм яхшылап тотыныгыз. (Балалар Йомшаккай келәменә тезелеп утыралар). Күзләрегезне йомыгыз. Менә болытларга күтәрелдек, очабыз... . Ә аста урманнар, елгалар, күлләр күренә. Чаллы авылына да килеп җитәбез, әкерен генә аска төшәбез, күзләрне ачабыз. Тәрбияче: - Менә бакчабызга да кайтып җиттек. Рәхмәт сиңа Йомшаккай.

Йомшаккай: - Сездә бик рәхәт, ләкин миңа китәргә кирәк. Сезнең дус, тату яшәвегез, тәртипле булуыгыз турында башкаларга да сөйләрмен. Хушыгыз.

- Сау бул, Йомшаккай.

Белмәмеш: - Рәхмәт сезгә, миңа сәяхәт бик ошады, күп нәрсәләргә өйрән- дем. Әдәп кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотармын.

Поделиться:

1 комментарий

  1. Аноним:

    Спасибо За материал !!!

Оставить комментарий