Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > “Уенчыклар иленә сәяхәт”
Post Icon

“Уенчыклар иленә сәяхәт”

Автор: Муллаянова А. Я., воспитатель 2 категории, МБДОУ “Д/с “Милэш” с.Тайсуганово” Альметьевского муниципального района РТ

Максат: Заман технологияләрен кулланып узара һәм зурлар белән көндәлек тормышта ана телендә  аралашырга өйрәтү.

Бурычлар:

Бер-берсенә карата дуслык мөнәсәбәте, ярдәмләшү, киңәшләшү кебек сыйфатларны тәрбияләү.

Балалар күңелендә телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, халкыбызга хөрмәт, тарихыбызга туган ягыбызга кызыксыну уяту.

Уенчыклар исемлегенә кергән гади диалогта катнашырга чакыру, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен үстерү.

Зур һәм кечкенә дигән төшенчәләрне аерырга өйрәтү.

Берләшкән белем бирү өлкәләре: аралашу, танып белү, иҗат, социяләштерү, физкультура, сәләмәтләштерү.

Актив сүзләр: уенчыклар.

Кирәкле җиһазлар:  купоннар, уенчыклар (һәр бер балага җитәрлек), билетлар,  дәфтәр, карандаш, карусель, тартма, пластилин, юеш салфеткалар.

Шөгыль барышы:

Шөгыль үткәреләсе зал уенчыклар белән матур итеп бизәлгән. Алып баручы һәм балалар залга керәләр.

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар!

Имин үтсен көнегез!

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә без килдек!

Тәрбияче олы, матур итеп бизәлгән конвертны алып керә, балаларга күрсәтә.

Тәрбияче: – Балалар, Мырауҗан безне “Уенчыклар” кибетенә кунакка чакырды. Менә купоннар да бирде (уенчыклар сурәтләнгән купоннар таратыла). Әмма безгә кибеткә барыр өчен автобуска утырырга кирэк. Менә автобус тукталышы. ( Ясалган автобус тукталышы һәм автобус, балалар әзерләнгән урыннарга керәләр) . Балалар, автобуста барыр өчен безгә кемнәр кирәк?

Балалар: шофер, билет сатучы.

Тәрбияче:  дөрес, менә без хәзер саналмыш ярдәмендә аларны билгелибез. (Балаларны  билгелиләр, шофер һәм билет сатучы үз урыннарына  утыралар, билетлар таратыла).

Тәрбияче: Автобуска утырып, күңелле берәр җыр җырлыйбыз. (Өйрәнгән, таныш җыр башкарыла).

Тәрбияче: – Менә, балалар, исән-сау килептә җиттек. (Мырауҗанның уечыклар кибете янына килеп басабыз,  исәнләшәбез).

Балалар: – Исәнме, Мырауҗан.

Мырауҗан: – Исәнмесез, балалар, хәлләрегез ничек?

Балалар: – Әйбәт.

Мырауҗан : (Уенчыклар кибете белән таныштыра) Балалар, менә бу кибетемдә бик матур уечыклар бар. Сезгә уенчыклар ошыймы?

Балалар: – Әйе, бик ошый.

Тәрбияче: – Мырауҗан, минем дә бер уенчык аласым килә, миңа матур курчак  бир. (Тәрбияче курчак турында сөйли). Минем курчагым матур кызыл күлмәк кигән, чәчләре йомшак.

Мырауҗан: – Тәнзилә, сиңа нинди уенчык кирәк? Купоныңда нәрсә сурәтләнгән?

Тәнзилә: – Кечкенә песи бир.

СКАЧАТЬ РАБОТУ ПОЛНОСТЬЮ

Поделиться:

Оставить комментарий