Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > «Роль дидактических игр в обучении детей татар родному языку»
Post Icon

«Роль дидактических игр в обучении детей татар родному языку»

Авторы: Валиуллина З.Р., Якупова Г.Ш.,воспитатель первой квалификационной категории, Ахметова Г.И. МАДОУ “ЦРР детский сад №98 “Планета детства”

Дидактик уеннарның актуальлеге.
Татар балалары өчен рус теле, ана теле һәм рус, башка милләт балаларына татар теле өйрәтү өчен яңа укыту методика комплектлары (УМК) булдырылды. Чөнки Татарстан республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ике телне дә өйрәнүләре мөһим бурыч итеп куелган.
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү төрле юллар белән тормышка ашырыла. Шулай да, әһәмиятле чара булып – уеннар тора. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Баланың кызыксындыруын көчәйтә, уенны җанландыра, ихтыяр көчен, зирәклеген үстерә, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә.
“Туган телдә сөйләшәбез” УМКсы буенча эшчәнлек оештырганда дидактик уеннар куллану бик кулай метод. Бу уеннарны шулай ук тәрбиячеләр төркемнәрдә өйрәнгән материалны ныгыту өчен куллана алалар.
Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Баланың сөйләм телен, сүз байлыгын, хәтерен, иҗади фикер йөртүен, игътибарын үстерә, мөстәкыйльлеген арттыра, бер- береңне тыңлый, ишетә белү сыйфатларын тәрбияли. Бу уеннар аша балаларга акыл тәрбиясе бирүнең дә роле зур. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.
Максат: “Туган телдә сөйләшәбез” УМКсы буенча дидактик уеннар кулланып баланың сөйләм телен камилләштерү.
Бурычлар:
1.Балаларның көнкүрештә, табигатьтә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертергә өйрәтү.
2.Мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү.
3.Сөйләм әдәбе кагыйдәләре тәрбияләү.

Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр :
1) Предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар;
2) Өстәл уеннары;

СКАЧАТЬ РАБОТУ ПОЛНОСТЬЮ

Поделиться:

Оставить комментарий