Вы находитесь здесь: Главная > Конспекты НОД > Роль национальных игр в воспитании детей дошкольного возраста
Post Icon

Роль национальных игр в воспитании детей дошкольного возраста

Автор: Гайсина Ландыш Шавкатовна воспитатель МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по художественно-эстетическому направлению развития детей №87 "Золушка" г. Набережные Челны

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә халык уеннарының роле.

Мәктәпкәчә яшь ул – баланың көчле үсү һәм камилләшү, беренчел белемнәр алу чоры. Әлеге әһәмиятле чорда бала үзен чолгап алган тирәлекне, тирә-юньдәге күренеш һәм предметларны танып белә; анда әйләнә-тирә дөнья турында башлангыч белемнәр системасы формалаша. Бу чор – баланың шәхес буларак тәрбияләнүенә беренче адымнар салынган җаваплы чор.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – халык уеннары. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле,нык ихтыярлы булып үсә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә әйләнә-тирә мохит белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Халык уеннары – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул.

Уен ул – гасырлар буена үскән, камилләшкән тәрбия чарасы. Кешелек җәмгыяте үсү белән, уеннар да катлаулана һәм камилләшә бара.

Уеннар, элек-электән күңел ачу чарасы гына булып калмыйча, иң беренче чиратта тирә-юньне, дөньяны танып белүдә, тормышта иң кирәкле булган белем һәм күнекмәләрне үзләштерүдә дә зур роль уйнаганнар. Шуңа күрә уеннарда иң беренче чиратта бабаларыбызның эш-гамәлләре, һөнәри эшчәнлекләре чагылыш тапкан. Шул ук вакытта, бу уеннарга карап, халкыбызның күңел көзгесен күз алдына китерергә,уй-кичерешләрен белергә дә мөмкин. Шуңа күрә дә бүгенге көндә халыкның элеккеге уеннарын кире кайтару мөһим. Бу уеннарны педагогик процесста дөрес файдалану тарихыбызны, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен яхшырак белергә, шулай ук балаларыбызның милли үзаңы формалашуга ярдәм итә.

Уен ул – сәламәтлек чыганагы. Тән сәламәтлеге белән бергә, баланың рухи яктан дөрес формалашуы иң беренче чиратта уеннар һәм аларның дөрес оештырылуына бәйле. Шуңа күрә балалар бакчаларында, да, гаиләдә дә уеннарны дөрес итеп оештыруга җитди игътибар итәргә кирәк. Уеннар никадәр кызыклырак итеп оештырылса, аларның файдасы шулкадәр зуррак. Балаларга алар яратмаган уенны көчләп тагарга ярамый. Өлкәннәр барлык төр уеннарны да җанлы, кызыклы, тәэсирле итеп оештыра белергә тиешләр. Иң мөһиме – балаларны уенга җыя, туплый белү. Моның өчен балаларда уенга карата кызыксыну уятырга кирәк. Рәсемнәр, төрле уенчыклар күрсәтү, я булмаса алдан уенның эчтәлеген ача торган шигырь яки әкият сөйләү моңа зур булышлык итә.

Поделиться:

Оставить комментарий