Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Сценарий фольклорного праздника в средней группе «Посиделки»
Post Icon

Сценарий фольклорного праздника в средней группе «Посиделки»

Автор: Яруллина Лилия Анваровна, воспитатель 1 квалификационной категории, МБДОУ детский сад «Ромашка» Алькеевского района, с.Базарные Матаки

 

Тема: “Капка төбендә”
Уртанчылар төркемендә фольклор кичә.

Максат: халык авыз иҗатын өйрәнүне дәвам итү, сүзләрне , җөмләләрне интонация, хис , юмор белән башкарырга өйрәтү , өйрәнелгән фольклорны җаена туры китереп куллану , татар халык авыз иҗатына хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: матур итеп бизәлгән татар халык өе , капка төбендә татар орнаменты белән бизәлгән эскәмия.

Эшчәнлек барышы:

“ Әссәләмәгаләйкем” җырын җырлап балалар залга уза , аларны тәрбияче каршы ала . – Күптән көтәм мин сезне , бергә күңел ачып алырбыз дигән идем. Сезне көтеп утырган чакта минем кулыма нәрсәдер сикереп кунды . Карагыз әле балалар нәрсә соң бу? -Чикерткә . – Әйе , бик дөрес әйтәсез . Әйдәгез әле аңа үзебез өйрәнгән “Чикерткә” әйтүен сөйләп күрсәтик . – Әйт әле , чикерткә Сине нәрсә сикертә ? Сайрый белми сайрыйсың Бер туктамый кич , иртә Бер сикердең – котылдың Ике сикердең – котылдың Өченчесендә тотылдың Һап ! - Балалар , чикерткәне сыйлыйк та кире үзенең өенә чирәмгә җибәрик .

-Без бит сезнең белән такмаклар да беләбез , әйдәгез “Күңелле туп” уенын уйныйбыз , ә җәзага такмаклар әйтербез . “ Тукран “ Тук,тук,тукран, Тукылдатып утырам. Агачтагы кортларның Барсын чүпләп бетерәм . “Сыерчык” Сыерчык, сыерчык , Күк күлмәгең киеп чык; Үзеңненеке булмаса, Атаңныкын киеп чык ; Атаңныкы булмаса, Анаңныкы киеп чык; Анаңныкы булмаса, Бабаңныкын киеп чык... “ Карга “ Карга әйтә: “Карр-карр, Мичтә бәлеш бар,бар. Мичтән бәлеш алыр идем, Өйдә кунак бар,бар” . – Дусларым , әйдәгез мәкаль әйтешеп уйныйбыз . Мәкальнең яртысы минем телемдә , ә яртысы менә шушы төендә ( Төенне кемгә бирсәң,шул дәвам итә) 1. Туган илем – ( иркә гөлем ) 2. Эш беткәч, – ( уйнарга ярый ) 3. Эшләмәгән ( ашамый ) 4. Тирләп эшләсәң (тәмләп ашарсың ) 5. Дустың булмаса ( эзлә ) - Ә хәзер биеп алыйк .

Бию “ Әпипә “ -Бии торгач эссе булып китте , әйдәгез әле балалар Яңгырны чакырыйк : Яңгыр , яу , яу , яу Илдә уңыш мул булсын Үләннәр дә күп булсын Сыерлар да тук булсын, Безгә эчәргә сөт булсын. – Яңгыр күп яуды , яңгырны туктатыйк инде Кояшны чакырыйк : Кояш чык , чык , чык Майлы ботка бирермен Майлы ботка казанда Тәти кашык базарда. Тәти кашык мең алтын Кирәкми безгә салкын. – Дусларым , әйдәгез җырлап – биеп алабыз “Куш кулым “ татар халык җырлы уены . Урман буйларына менәм Урман буе ямь генә Бир кулыңны мин дә бирәм Дус булырга мәңгегә . Менә сиңа уң кулым , Менә сиңа сул кулым Син бит минем якын дустым , Менә сиңа куш кулым . – Балалар , сез миңа бик ошадыгыз , бергәләп күңел ачтык . Таралышыйк инде , әниләребез көтәдер .

Поделиться:

Оставить комментарий