Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > «Сценарий новогоднего утренника для младшей группы»
Post Icon

«Сценарий новогоднего утренника для младшей группы»

Автор: Хаерова Гульчира Ахметзяновна, воспитатель I квалификационной категории, МБДОУ Кудашевский детский сад общеразвивающего вида «Родничок»

Әйлән – бәйлән, чыршылы бәйрәм.
Кечкенәләр төркемендә яңа ел сценарие.
Катнашалар: Алып баручы, Кар кызы, Кыш бабай, 2 чыршы, аюлар, куяннар, тиеннәр.
Алып баручы:
Исәнмесез, туганнар!
Шаян кызлар, малайлар!
Исәнмесез, әниләр,
Исәнмесез, әбиләр,
Бишектәге нәниләр!
Котлыйбыз сезне туып килүче Яңа ел белән!
Әйдәгез, балалар,
Узыгыз түребездән.
Рәхим итегез залга,
Тамашага – зур балга.
”Пляшут белки, пляшут зайцы”.
Күңелле музыка яңгырый, балалар залга керәләр, чыршы тирәли кулга-кул тотынышып басалар.
Алып баручы:
Бик матур икән монда,
Дуслар җыелган залга.
Утырганнар тезелеп,
Безләрдән нидер көтеп.
Монда булыр күңелле,
Җыр-бию, уен-көлке,
Кыш бабай һәм Кар кызы
Аюлар, куян, төлке.
Чыршыны күрсәтеп:
Күрәсезме чыршыны?
Матур итеп киенгән.
Безгә калын урманнан
Ул кунак булып килгән.
Әйдәгез , балалар, чыршыбызга багышлап җыр җырлап алыйк әле.
Җыр “Чыршы янында”

Алып баручы:
Әйдә, бергә биеп алыйк
Әйдә, бергә уйнашыйк.
Бизәкле чыршы янында
Гөрлик, көлик, җырлашыйк.

Күмәк бию
Балалар урындыкларга утыралар. Кар кызы белән 2 чыршы кызы керәләр
Кар Кызы:
Исәнмесез, нәни дусларым,
Исәнмесез, кунаклар.
Яңа ел белән сезне
Яңа бәхетләр белән!
Сезнең җырны ишетеп килдек.
Алып баручы: Исәнме, Кар кызы. Син безгә кунаклар белән килгәнсең. Кем соң бу сылукайлар?
1 чыршы:
Бер гүзәл бар дөньяда,
Гашыйк аңа һәр бала.
Тик бизәнә ул менә
Бары елга бер генә. Нәрсә була ул беләсезме? (Яңа ел чыршысы)
2 чыршы
Без чыршылар, чыршылар
Бик тату һәм дус кызлар.
Яратабыз әйлән-бәйлән,
Уйнарга һәм биергә.

Чыршылар биюе
Кар кызы: Бу кечкенә чыршылар бәйрәмне һәм бизәлгән апаларын күрәселәре килеп, боегып утыралар иде. Минем бәйрәмгә барганны белгәч, әй шатланыштылар, ияртеп килмичә булдыра алмадым.
Алып баручы: Бик дөрес эшләгәнсең, Кар кызы. Без кунакларга бик шат, түрдән узыгыз сылукайлар. ӘКыш бабабыз кайда соң?

Кар кызы:Бер дә борчылмагыз, ул озакламый килеп җитәчәк.

Чыршылар бизәлгән чыршыны күреп сокланалар
1 чыршы:
Нинди зур, гүзәл, биек
Тора түшәмгә тиеп.
2 чыршы:
Матур итеп бизәлгән
Баштан алып аска кадәр
Уенчыклар эленгән.
1 чыршы: (үпкәләп)
Ә безне бизәмәделәр, матур уенчыклар да элмәделәр.
Алып баручы:
Борчылмагыз чыршылар, безнең балалар бик булган, сезне дә төрле төскә бизәрбез,уенчыклар да эләрбез.
Әй, дуслар,аюкайлар,
Монда тизрәк килегез,
Бүләкләрне элегез.
(Аю булып киенгән балалар ясалган конфетларны чыршыларга эләләр)
Аюлар биюе.

Алып баручы:
Куяннарым, дусларым,
Йомшак, җитез, шукларым,
Килегез монда тизрәк.
Сездә нинди соң бүләк?
Чыршыларга элик тә,
Биик тизрәк, җитезрәк.
(Куян булып киенгән балалар чыршыларга кишерләр эләләр)

Куяннар биюе.
Алып баручы:
Тиенкәйләр, матуркайлар,
Сездә нинди күчтәнәчләр?
Бүләк итик кунакларга
Шатлансыннар чыршылар.
(Тиен булып киенгән балалар чыршыларга гөмбәләр эләләр)

Тиеннәр биюе
Кар кызы:
Мин дусларым, Карчәчәк,
Кардан йолдызлар ясап,
Җир өстенә яудырам
Каплыйм җирне кар белән.
Дусларым, кар бөртекләрем, чыршыларга кар йолдызларын элик әле.
(Кызлар – кар бөртекләре чыршыларга кар йолдызлары эләләр)
Алып баручы:
Ой, бигрәк матур булдыгыз, чыршыкайлар. Үзегезгә ошыймы матур күлмәкләрегез.
(Чыршылар сөенәләр, шатланалар, балаларга рәхмәтләр әйтәләр)
Яшел чыршы тирәсендә
Үткәрәбез зур бәйрәм.
Җырлыйбыз да биибез
Уйныйбыз әйлән-бәйлән. Әйдәгез әле бергәләп биеп алабыз.
”Малыши карандаши” Кечкенә чыршылар тирәли күмәк бию.

Алып баручы:
Бәйрәмебез гөрләп бара, ләкин кемдер җитми. Әйдәгез әле бергәләп Кыш бабайны чакырыйк “Кыш бабай! Кыш бабай! ”
Кар кызы чыршы артына кача.
Вход Деда Мороза.
Күңелле музыка яңгырый, Кыш бабай керә.

Кыш бабай:
Исәнмесез, балалар,
Исәнмесез, әниләр.
Тирән карларны ерып,
Борынымны өшетеп,
Озын юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Яңа ел котлы булсын!
Бәхетләр алып килсен.
Алып баручы: (балалар белән)Исәнме, Кыш бабай.
Әй Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсен, уз бире,
Кунак булып килер дип,
Күптән көттек без сине
Кыш бабай: Рәхмәт, балалар.
Һай чыршыгыз бигерәк матур!
Елык - елык яна-а-а у-у-ул?! Тик, непорядок! Чыршының утлары янмый бит. Ни эшлибез инде?
Алып баручы: Син бит тылсымчы, Кыш бабай, берәр тылсым уйлап тап.
Кыш бабай. Һай, карт хәтер, карт хәтер. Әлбәттә. (Сакалыннан бер бөртек йолкып алып нидер пышылдый.)
Чыршы, чыршы, кабын син!
Утларыңны балкыт син! (Чыршының утлары яна). Балалар, бу тылсымлы чыршы. Әйдәгез өреп карагыз әле.Балалар өрәләр – утлар сүнә, кул чабалар – кабына. (2 тапкыр).
Кыш бабай белән Кар кызы шаяруы
Кыш бабай чыршыга эндәш
Җылымы сиңа, урман сылуым? - Җылы,бабакай, җылы!
Ой, беренче тапкыр мондый могҗиза күрәм. Чыршы сөйләшә!
Күңеллеме сиңа, чыршыкай? - Күңелле, бабакай, күңелле!
Күпме яшәп мондый хәлне беренче күрәм!?
Ә балалар сине рәнҗетмиләрме,чыршыкай? -Юк, бабакай, рәнҗетмиләр!
Юк, монда кемдер бар сыман!
Иелеп, чыршы артындагы Кар кызының аякларын күрә.
Кая әле, кая анда кемнең аяклары күренә? Ә кемнең күзләре елтырый?
Ә-ә-әбу синмени әле кызым, Карчәчәк бабаң белән шаяручы. Чык әйдә безне балалар көтә.
Балаларга карап соклана.
Ай-яй, зур үскәнсез түгелме соң сез. Үткән ел кечкенә идегез бит. Кая мин сезне үлчәп китәм әле.
Балалар чыршы алдында түгәрәккә басалар.Бабай таягы белән берничә баланыүлчәгән була.
Зур үскәнсез икән шул.
- Балалар,хәзер мин сезне сынап карыйм әле:
- Бакчага ничек барасыз? (урында атлыйлар)
- Иртәнге гимнастиканы ничек ясыйсыз? (зарядка ясап күрсәтәләр)
- Бит-кулларыгызны ничек юасыз?
- Ничек ботка ашыйсыз?(ашауны күрсәтәләр)
- Ничек рәсем ясыйсыз? (һавада рәсем ясау)
- Ничек йоклыйсыз? (ике кулны кушып, беряк битләренә куеп, күзләрен йомалар)
- Апалар күрмәгәндә нишлисез?(шаулашалар)
- Ничек өйгә йөгерәсез? (йөгерү хәрәкәте)
- Ай-яй, барысын да булдырасыз икән, молодцы!

Алып баручы:
Хәзер әйдәгез уйнап алыйк. Кыш бабай белән Кар кызы ярышып күрсәтсеннәр әле. Кайсы матуррак бии икән?
10. “Кыш бабай белән күмәк җыр”
Кыш бабай: Бик эссе була башлады бит әле, кызым Карчәчәк.
Кар кызы:
Якын дусларым!
Ак чәчәк кебек
Челтәрле карлар!
Бире очыгыз,
Җиргә төшегез!

Кар бөртекләре биюе
Кыш бабай, әле без шигырьләр дә өйрәндек. Син бераз ял ит, балалар сиңа шигырләр сөйләп күрсәтерләр.
Балалар шигырьләр сөйлиләр

1. бу чыршыны,
Чыршының да чып – чыны!
Ниндитөз, матур, биек,
Тора түшәмгә тиеп.
2. Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
3. Кыш бабай, Кыш бабай,
Безгә бик таныш бабай.
Сакал-мыекап-актан,
Килгәнбезгәерактан.
4. Бүләкләр алып килгән.
Бүреген кыек кигән.
Әйлән-бәйләнуйната
Биетә һәм җырлата.
5. Әй! Кыш бабай, Кыш бабай!
Безгә якын дус бабай.
Көтеп алдык без сине
Күңелләргә хуш бабай.
6. Безгә Кыш бабай килгән,
Яңа ел алып килгән,
Капчыгына күп итеп
Бүләкләр салып килгән.
7. Көттек сине сагынып,
Исән-саумы, Кыш бабай.
Өләш бүләкләреңне,
Капчыгыңны чиш, давай!
8. Уянып бүген иртән,
Карасам тәрәзәгә
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
9. Кыш бабай килгән
Ап-ак тун кигән.
Көтә кем генә
Чыгар дип өйдән.
10. Чыксаң чеметә,
Битне өшетә.
Менә шул аның
Бөтен эше дә.
11. Кыш бабай, Кыш бабай
Безне бик ярата.
Ул безгә Яңа ел
Бүләге тарата.
Кыш бабай:
Булдырдыгыз, балалар.
Бигрәкләр дә уңганнар.
Чыршыбызга да күңелле,
Җем-җем яна утлары.
Кар кызы:
Әйдәгез, басыйк әле,
Бер уйнап алыйк әле. Паровоз уенын уйный беләсезме?...Бу уен тукталышлар белән.
Уен “Паровоз”
Кыш бабай паровоз, аңа Кар кызы һәм балалар вагоннар булып тагылалар.

Кыш бабай: Ох, сусадым, кызым.
Алып баручы зур чинаяк бирә
-Эч, Кыш бабай.
Кыш бабай эчкән булып өрә, аннан кар бөртекләре (ваклап киселгән салфеткалар) оча.
Алып баручы: Менә нинди безнең Кыш бабабыз, суны да туңдырып, кар бөртекләре очыра.

Кыш бабай:

Ә сез суыктан куркасызмы соң?

Балалар: Юк
Кыш бабай: Яле басыгыз түгәрәккә “Өшетәм” уеннын уйнап алабыз.

Уен “Өшетәм”. (Татар бию көе)
Кыш бабай: (Китәргә җыена)
Бик күңелле үтте бәйрәм

Миңа кирәк китәргә
Алып баручы: Тукта, тукта, Кыш бабай, балаларга бүләкләр бирергә оныттың бит.

Кыш бабай:
Ай минем тишек башым!
Бөтенләй онытканмын,
Капчыгымны кайдадыр
Югалтып калдырганмын!( Кар кызы белән чыршы тирәли эзлиләр.
(Ике капчыкка кар йомарламнары тутырылып чыршы төбенә куелган була. Кыш бабай бүләкләрне эзли, чыршы артыннан (чыршы төбеннән) бер капчыкны алып килә.
Кыш бабай: Менә, менә минем бүләкләрем.

(капчыкны төбеннән тотып, селкеп кенә бушата кар йомарламнары сибелә, аптыраган булалар). Балалар кар йомарламнарын капчыкка җыялар.

Уен “ Капчыкка кар җыю”
Кыш бабай: Кызым, тагын эзлик әле кайда китте соң капчыгым.

Кар кызы: Менә бабакай тагын кар көрте, карап карыйк әле, шуның астында түгелме икән бүләкләр.

Икенче капчык белән дә шулай ук була.
Алып баручы: Бүләкләр булмады бу, бабакай.
Тагын эзлиләр өченче капчыкны табалар, анда күчтәнәчләр.
Балаларга тараталар.
Кыш бабай: Менә, балалар, күчтәнәчләр сезгә ,ә Яңа ел бүләкләрен апагызга бирәм, группада барыгызга да өләшер . Зур уңышлар, яңа бәхетләр сезгә. Ә безгә китәргә кирәк. Сау булыгыз!
Кар кызы:
Бик күңелле үтте бәйрәм ,
Безгә китәргә кирәк.
Телим сезгә яңа елда
Тагын да зур үсәргә.
Сау булыгыз балалар!
Кыш бабай, Кар кызы саубуллашып чыгып китәләр.
Алып баручы: Менә бәйрәмебез дә ахырына якынлашты, сезгә исәнлек, саулык, бәхет телим, сау булыгыз.

Поделиться:

Оставить комментарий