Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > “Сәламәт тәндә — сәламәт акыл” (зурлар төркемендә дәрес конспекты)
Post Icon

“Сәламәт тәндә — сәламәт акыл” (зурлар төркемендә дәрес конспекты)

Автор: Музаффарова Гульсина Асхатовна, воспитатель высшей квалификационной категории по обучению детей татарскому языку МБДОУ №48 “Веснянка" Республика Татарстан, г. Альметьевск.

Максат: спорт, спорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыту, киңәйтү, спорт җиһазлары белән таныштыру; сөйләмдә ясалма сүзләрне куллану күнекмәләре бирү, сүз байлыкларын үстерү, спортка мәхәббәт тәрбияләү.

Сүзлек: трибуна, боҗра, параллель борыслар, алка.

Әзерлек эшләре

1.​ Сәламәтлекне саклау турында әңгәмәләр, дәресләр.

2.​ Спорт төрләре турында әңгәмәләр.

3.​ Шәһәр паркына экскурсия.

4.​ “Юбилейный”спорткомплексына экскурсия.

5.​ Спорт мәктәбенә экскурсия.

Дәрес барышы:

Бәйрәмчә бизәлгән залга спорт киемендә балалар керәләр.

Тәрбияче:

-Хәерле иртә, исәнмесез кунаклар! Балалар бүген бездә бик күп кунаклар, әйдәгез апалар белән исәнләшик.

Тәрбияче:

-​ Балалар, бакчада яңа көн башланды.

Әйдегез, бер-беребезгә елмаеп, көнне сәламлибез.

Исәнме көн, саумы көн,

Синнән яктылык алыйк.

Бер-беребезгә таратыйк,

Гел тату, сәламәт, булыйк.

Тәрбияче:

-Балалар, сәламәтлек- ул зур байлык! Сез ничек уйлыйсыз, сәламәт булу өчен нишләргә кирәк? Балаларның җаваплары:

- Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга кирәк.

- Вакытында ашарга.

- Вакытында йокларга.

- Саф һавада күп булырга.

- Спорт белән шөгыльләнергә.

- Чиста булырга.

- Гел көлеп торырга.

- Әниләргә булышырга.

- Бәләкәйләрне яратырга.

- Олыларны хөрмәт итәргә кирәк.

Тәрбияче:

-Бик дөрес балалар, көндәлек режимны үтәргә кирәк.

Ә без бакчада режимны үтибезме?

- Бакчада көн нәрсәдән башлана?

- Иртәнге физзарядкадан!

- Әйе, балалар физзарядка бик кирәк.

Бала:

Көндә иртән физзарядка

Ясыйсы килеп тора,

Тәнгә сихәт һәм җиңеллек

Физзарядкадан тора.

Үсмисең дә, гел чирлисең,

Ялкаулык интектерә.

Физзарядка ясый-ясый,

Көч - куәт, дәрман керә.

Тәрбияче:

Зарядкадан соң нишлибез?

-​ Юынабыз.

-​ Ни өчен юынырга кирәк?

-​ Чиста булырга.

-​ Чисталык-сәламәтлекнең нигезе.

Бала:

Юынадыр иртә таңда

Мәче балалары да,

Тычкан балалары да,

Бәбкәләр, үрмәкүчләр дә,

Коңгызлар да, бары да,

Кирәк чиста булырга.

Пычракларга, шапшакларга

Оят аларга!

Тәрбияче:

Балалар, һәрбер тәрбияле бала чиста йөрергә тиеш. Ә хәзер, балалар менә без бу рәсемгә күз салабыз. Бу быелгы спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елының символы.

Сез монда нәрсәләр күрәсез?

-​ Зур гаилә тауга шуарга килгәннәр.

-​ Әйе, алар спорт белән шөгыльләнәләр.

-​ Ә безнең шәһәребездә спорт белән шөгыльләнергә нинди урыннар бар?

-​ “Юбилейный” спорт сарае, парк, спорт мәктәбе, каратэ спорт сарае.

-​ Әйе, балалар бездә спорт белән шөгыльләнер өчен урыннар бик күп.

-​ Спортчы нинди булырга тиеш?

-​ Көчле, кыю, сәламәт, тырыш, чыныккан, курку белмәс, сабыр, чыдам.

-​ Сез нинди спорт төрләре беләсез?

-​ Футбол, хоккей ,баскетбол.

-​ Сезгә нинди спорт төрләре ошый?

-​ Футбол, шахмат...

-​ Ә хәзер, балалар, без үзебезнең чиста, матур,данлыклы нефтьчеләр башкаласы булган шәһәребез буенча сәяхәткә чыгабыз. (Слайдта “Юбилейный” спорт сарае).

-​ Экранга карагыз әле, балалар, без кая килдек?

-​ “Юбилейный” спорт сараена.

-​ Әйе, дөрес, бу нинди зал?

-​ Баскетбол, волейбол залы.

-​ Залда тагын нәрсәләр бар?

-Ә хәзер берегез матур итеп сөйләп бирегез.

Бала:

Бу залда спортчылар волейбол, баскетбол уйнылар. Зал зур, матур, якты, чиста. Уйнар өчен челтәр бар,баскетбол боҗрасы бар. Тамашачылар өчен урындыклар күп.

- Якшы ә хәзер икенче залга күчәбез.

- Балалар, нәрсә күрәсез?

- Бассейн.

- Бассейн нинди?

- Кем йөзәргә өйрәтә?

- Инструктор.

Бала:

Бу бассейн. Ул зур, матур, чиста, җылы, чиста су белән тутырылган. Анда йөзү юллары бар. Ул бүленеп куелган инструктор йөзәргә өйрәтә. Сикерер өчен стойкалар, вышкалар бар.

- Ә монда администратор белән, шәфкать туташы табибтан алган белешмәләр ярдәмендә кешеләрне кертеп торалар.

- Хәзер өченче залда нәрсәләр күрүебезне сөйлибез

- Зал нинди?

- Идәндә нәрсә?

Бала:

-Монда бүген төрле шәһәрләрдән килгән спортчылар ярышалар. Гимнастларның гәүдәләре бик төз, матур, чәчләре җыеп куйган, костюмнары бик нәфис, гәүдәләренә сыланып тора, ул комачауламаска шулай тегелә. Өстәл артында жюри аларга бәя биреп тора.

Тәрбияче:

Без үзебездә алардан бер дә ким түгел, басыгыз әле балалар, физкультминуткага.

Музыка астында сүзле, физкультминут.

Уңга таба бөгелдем,

Сулга таба бөгелдем,

Алга таба бөгелдем,

Өскә таба үрелдем.

Уң аягыңны күтәр.

1, 2, 3, 4. 1, 2, 3, 4.

Дүртәр тапкыр күтәрдек,

Бүгенгә шул җитәрлек.

Алга таба сикердек,

Артка таба сикердек.

1, 2, 3,4. 1, 2, 3, 4.

Бырыгызга да җитәр

Җитезлек һәм өлгерлек.

Хәзер миңа карагыз,

Бер урында чабабыз.

- Ә хәзер балалар, нинди бинага юл тотабыз?

-Сәяхәтебезне дәвам итеп, спорт мәктәбенә юл тотабыз. Спорт мәктәбеннән алган тәэсирләребез белән уртаклашабыз.

-Сез нинди зал күрәсез?

- Менә бу булачак көрәшчеләр залы. Көрәш бик күп төрле була: милли көрәш, каратэ, ушу, дзю-до, грек-рим көрәше.

Тәрбияче:

-​ Бу залда җиһазлар бик күп. Сез нинди җиһазлар күрәсез?

Ат, аркан, матлар.

Бала:

Бу залда спортчылар грек-рим көрәше белән шөгыльләнә. Алар башта күнегүләр ясыйлар. Аларның күнегүләре авыр, катлаулы, зур тырышлык сорый. Аларның үзләренең киемнәре бар: кимано,билбау.

Тәрбияче:.

Менә бу залда, гимнастлар да миңа бик ошады, балалар. Бу-балалар спорт гимнастикасы белән шөгыльләнәләр.

Бала:

Бу залда- гимнастлар, спорт гимнастикасы белән шөгыльләнәләр. Тренерлары дөрес итеп тәгәрмәч ясарга, мәтәлчек атарга, шпагатка утырырга, сикерергә өйрәтә. Бу спорт гимнастикасы өчен махсус җиһазлар бар: бүрәнә, боҗралар. Ә хәзер тагын бер кат үзебезне чын спортчылар итеп күз алдына китерәбез дә, уйнап алабыз.

“Түбәтәйле урындык” уены уйнала.

2. Хәзер балалар яңа сүзләр ясыйбыз. ( Башка сүзләр өстендә аңлатам).

Спорт-спортчы

Шахмат – шахматчы

Волейбол – волейболчы

Баскетбол – баскетболчы

Чаңгы – чаңгычы

Фигуралы шуу – фигуралы шуучы

3. Схемалар белән уен “Кем күбрәк белә?”

- Бу нәрсә? Кайсы спортчыларга кирәк?

- Бу мат, көрәшчеләргә кирәк.

- Бу чаңгы, чаңгычыларга кирәк.

- Бу кәшәкә, хоккейчыларга кирәк.

- Бу челтәр, баскетболчыларга кирәк.

- Бу боҗра, баскетболчыларга кирәк .

- Бу алка – хоккейчыларга кирәк.

4. Уен “Ахырын әйт!”

- Балалар, мин мәкальләрнең башын әйтәм, сез ахырын әйтегез:

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

Сәламәтлек – зур байлык.

Чисталык сәламәтлекнең нигезе.

Тырышлык зурлык- ялкаулык хурлык.

Сабыр төбе- сары алтын һ.б.

Тәрбияче:

Балалар, бөтен кеше дә спортчы була алмый. Тик саф һавада йөрергә, чаңгыда, чанада шуарга, бозда йөгерергә барыбызда булдырабыз. Мин сезгә барыгызга да сәламәтлек телим.

МУ “Управление дошкольного образования Альметьевского муниципального района”

“Сәламәт тәндә - сәламәт акыл”

(зурлар төркемендә дәрес конспекты)

Төзеде

Музафарова Г.А.

48 б/бакчасы татар

теле тәрбиячесе

2016 ел

Кулланылган әдәбият

1.​ “ Күңел ачыйк бергәләп: Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен ярдәмлек.- Казан: Мәгариф, 2003.

2.​ “Әхлак нигезе - матур гадәт ( Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү): Методик кулланма / К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова.- Казан: Мәгариф, 2004.

3.​ “ Мәгариф”( айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни- әдәби гомумтатар журналы)- Казан. 1/ 2010.

Поделиться:

Оставить комментарий