Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > «Светофор иленә сәяхәт»
Post Icon

«Светофор иленә сәяхәт»

Автор: Магалимова Ильсияр Акрамовна, воспитатель I квалификационной категории, МБДОУ Кудашевский детский сад общеразвивающего вида «Родничок»

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен әти-әниләр белән берлектә куңел ачу иртәсе-уен ярыш
Максат:
-Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.
-Урамда балаларга очрый торган хәвеф-хәтәр турындагы белемнәрне ныгыту, светофор сигналлары, аларның әһәмияте турындагы белемнәрне ныгыту, шулай ук юл билгеләрен нәрсә аңлатуын кабатлау.
-Уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык тәрбияләү, фикерне туплау уйлау сәләтләрен үстерү, бәйрәм кәефе булдыру, җиңәргә омтылыш тудыру.
Жиһазлар: юл, җәяүленең чыгу урыны, светофор макеты, юл билгеләре, уеннар өчен машиналар,светофорнын өч төсе, лото(юл билгеләре), руль, һ.б атрибутлар.
Бәйрәм иртәсенең барышы:
Алып баручы: Хәерле көн, килгән кунаклар, балалар,әти-әниләр! Көнебез шатлык-куанычларга бай булсын. Без һәркөн иртән кайда булса да ашыгабыз. Һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Авыл урамнарында машиналар күп йөрми. Ә менә шәһәр, районга чыксак, бертуктаусыз машиналар йөрүенә аптырап, югалып калабыз. Шуңа күрә без бүген сезнең белән юл иминлеге кагыйдәләре турындагы белемнәребезне ныгыту максатыннан уен-ярыш уткәрергә дип бирегә җыелдык.
Юлларда йөрү бик авыр
Тыз-быз килә машина
Юлда булсаң, сак йөр, яме,
Чыкма алар каршына.

Юл аша үтәргә әгәр
Теләсәң исән-имин
Юл кагыйдәсен һәрвакыт
Биш бармагындай син бел.
Алып баручы.: Балалар, сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Алай булгач, мин сезне сәяхәткә чакырам. Ә кая икәнен беләсегез киләме? Алайса табышмакны тыңлагыз.
Җәен, көзен, яз, кышын,
Иртән, кичен, көндезен
Ача, йома өч күзен.
Бик тиз аңлыйлар үзен.
Балалар: Светофор.
Алып баручы: Әйе, бик дөрес. Димәк, без “Светофор” иленә сәяхәткә барарбыз. Бу илгә эләгер өчен автобуска билет алырга кирәк, ә билет бәясе, сезнең юл йөрү кагыйдәләре буенча сорауларга җавап булыр. Әйдәгез, кассага барып, билет алыйк (юл билгесе ала баралар, җавап бирә баралар)
Алда да бар, артта да бар,
Борылган да сырылган,
Озын булып сузылган (Юл)

Что за чудо синий дом
Окна светлые кругом
Носит обувь из резины
А питается бензином. (Автобус)

Четыре брата бегут
Друг-друга не догоняют. (Колеса)

Авызы юк, борыны юк,
Тик бар аның өч күзе.
Урамдагы хәрәкәтне
Көйләп торадыр үзе (Светофор )

Алып баручы:Барыгыз да билет алдымы? Алайса, кузгалдык (музыка яңгырый,бер-бер артлы атлап китәләр).
Менә килеп тә җиттек.
(Самолет очкан тавыш,себеркегә утырып Убырлы карчык очып керә)
Убырлы карчык: Күрегез, нинди шәп минем машинам. Шәпме? Шәп! Утырыгыз. Бер әйләндереп киләм үзегезне.
Шәһәр өстеннән оча идем,транспортым ватылды.Урманга җәяү кайтырга туры килде.Юл аша чыга идем,пулиция туктатты.Тотынды мине ачуланырга. Синең аркада авария була язды ди. Юлны светофор,”зебра” булган җирдән генә чыгарга кирәклеген белмисеңмени ди.Нәрсә миңа зебраны үзем белән алып йөрергәме? Юлга җәеп өстеннән чыгаргамы? Тагын әллә нинди юл кагыйдәләре өйрәнергә кушты.Нинди кагыйдәләр икән инде ул?
Менә тагын! Мин болай да күп беләм. Соңгы тапкыр әйтәм, барасызмы минем белән, юкмы?
Алып баручы: Юк, бармыйбыз.
Убырлы: Ярар, бармасагыз! Үзем генә китәм
(себеркесенә утыра, көй яңгырый,зал уртасына җитә, каршысында Светофорны күрә
Монысы нинди өч күзле карачкы тагын? (светофорны карый).Безнең урманда мондый әйбер юк.
Урам уртасында тора
Өч күзле бер командир.
Үзе усал, үзе кырыс,
Үзе безгә бик якын.
Аның күзләреннән чыга
Кызыл, сары, яшел ут.
Безгә чиратлап чәчә ул,
Төрле күздән төрле ут.
Балалар әйтегез әле Убырлыга бу өч күзле предмет нәрсә ул? (Балалар җавабы)
Ул нигә кирәк? Светофорны кайда куялар?
Убырлы: Әй, башымны катырмагыз әле. Ә менә мин кызыл төсне яратам, hәм китеп тә барам.
Алып баручы:Ай-яй! Син юл йөрү кагыйдәләрен бөтенләй белмисең, ахрысы.
Убырлы:Шуннан ни булган ди. Моның ние бар инде. Өч күз, янәсе. Менә миндә икәү генә. Миңа шул да җиткән.
Ә сез, балалар, ничек уйлыйсыз, Убырлы дөрес сөйлиме?.Ягез әле балалар, светофор турында шигырьләр сөйләп күрсәтегез.
Урамнарны күзәтеп Самира
Узганнарны кисәтеп
Чатта тора светофор
Сакта тора светофор

Янып тора өч күзе
Күреп тора ич безне
Әйтеп тора өч сүзне
-Кузгалма!-ди кызыл күз
-Сабыр!-дия сары күз
-Ярый!-дия яшел күз.

Мчаться трамваи,мчаться троллейбусы Ильсур
И пешеходы спешат.
Знание правил дорожного движения
Выручит наших ребят
Алып баручы: Ничек Убырлы,аңладыңмы инде светофорның нәрсә икәнен?
Балалар әйдәгез Убырлыга җыр да җырлап күрсәтик.
Җыр: “Светофор”
Убырлы: Рәхмәт инде ,балалар.Бик кирәкле әйбер икән бу светофор дигән нәрсә Бөтен төсләрен дә беләм хәзер. Транспортым ватык,себеркедә ерак китеп булмый.
Үземә машина алам да ,рәхәтләнеп йөри-и-им.
Алып баручы:Туктале Убырлы,машинада йөрер өчен юлда йөрү кагыйдәләрен белергә,права алырга кирәк шул.
Убырлы: Нәрсә,нәрсә? Нинди кагыйдә тагын,нинди права? Мин болай да бөтен нәрсәне беләм.
Алып баручы: Ярар Убырлы,менә безнең балаларны сынап карыйк әле .Син шуларны беләсеңме икән?
Презентация “Страна светофория”
Убырлы: Миңа боларны ничек белеп бетерергә соң инде?
Алып баручы: Кайгырма,Убырлы,менә болай эшлик! Әйдә, балалар белән уеннарда,конкурсларда син дә катнашырсың. Хәтереңдә тизрәк калыр.
1 конкурс: Уен:”Светофор”
Кызыл төсле түгәрәк-кул чабалар
Сары төс-җитәкләшәләр
Яшел төс-бер урында атлап торалар.
2 конкурс «Собери знак» (с родителями) и называют её
Ведущий: Молодцы, ребята и Баба Яга! Вы справились с заданием. Никто не ошибся. Я надеюсь, что на улице вы будете так же внимательно следить за сигналами светофора.
3 конкурс «Светофор»
Ведущий: Я раздам каждому из вас карточки с цветовыми сигналами такими же, как у светофора. Я буду загадывать вам загадки, а вы должны подумать и поднять ту карточку, о которой говорится в загадке.
1.Этот свет нам говорит:
Стой, опасно, путь закрыт! (красный)

2. Что за свет вспыхнул впереди
Скажет он: «Препятствий нет!
Смело в путь иди! (зелёный)

3. Если этот свет в окошке,
Подожди ещё немножко.
Подожди ещё чуть-чуть
Будет вновь свободен путь. (жёлтый)

4. Перекрёсток оживился,
Стал свободен переход,
Смело двигайся вперёд. (зелёный)

5. Этот свет означает- хода нет!
Стоп, машина, стоп, шофёр,
Тормози скорей мотор! (красный)

6. Свет мигнул и говорит:
«Ехать можно, путь открыт! » (зелёный)
4 конкурс «Кто быстрее»
Участвует 2 команды: команда девочек и команда мальчиков. Вдоль зала расставлены колпачки. Мальчики поочередно змейкой провозят машину на веревочке, девочки коляску с куклой, стараясь не задеть колпачки. Вернуться, передать эстафету следующему участнику.
Воспитатель: Молодцы! А теперь, давайте пригласим поиграть в эту игру наших дорогих родителей и посмотрим какие они быстрые и ловкие!
(игра родителей «Кто быстрее?»)
Презентация “Викторина”
Убырлы: Карагыз әле миндә дә шушы билгеләргә ошаган рәсемнәр бар.
Ал.б.Убырлы,бу бит юл билгеләре ,әйдәгез без алар белән уйнап алыйк.
5 конкурс «Найди пару»
Знаки разложены на полу .Дети танцуя идут по кругу.Музыка останавливается,дети берут по одному знаку.Снова звучит музыка дети находят свою пару и называют знаки (запрещающие,предупреждающие,предписывающие,знаки сервиса и т.д.)
6 конкурс «Экзамен» (для родителей)
Родитель берет билет с вопросами и отвечает на них.
Убырлы:Рәхмәт инде сезгә.Бик күп нәрсәләргә өйрәттегегез.
Ведущий: Әйе ,Убырлы.мин синең белән килешәм.Безнең балалар да ,әти-әниләр дә молодцы.
Убырлы: Әй онытып торам икән, минем сезгә күчтәнәчләрем бар иде. Әллә төшеп калган инде Хәзер эзләп килим әле.
Танец : «Светофор»
(Убырлы керә,күчтәнәчләрен тарата.Балалар аңа үз куллары белән ясаган светофор бүләк итәләр.Убырлы чыгып китә)
Ал.б. Кадерле балалар, килгән кунаклар,әти-әниләр! Безнең юл йөрү кагыйдәләренә багышланган уен-ярыш кичәбез ахырына якынлашты, сезгә һәрвакытта да иминлек телим. Әти-әниләрегезне, тәрбияче апаларны тыңлап, юл кагыйдәләрен төгәл үтәп яшәргә язсын.

Очрашмасын сикәлтәләр
Барасы юлыгызда.
Тик яшел ут янын торсын,
hәрвакыт алдыгызда.

Юлда тәртипле булуның
Файдасы күп, белегез.
Хәерле юл барчагызга,
Исән-имин йөрегез.
Хәзер сүзне ЮХИДИ бүлегеннән килгән кунагыбызга бирәбез.

Поделиться:

Оставить комментарий