Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > “Танып белү” белем бирү өлкәсе буенча эш программасы «Кызыклы математика» түгәрәге (урта яшьтәге балалар төркеме 4-5 яшь)
Post Icon

“Танып белү” белем бирү өлкәсе буенча эш программасы «Кызыклы математика» түгәрәге (урта яшьтәге балалар төркеме 4-5 яшь)

Автор: Гатиятуллина Ф.Я.

Аңлатма язуы

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик күзаллауларын үстерү һәм формалаштыру баланың акыл үсешенең нигезе булып тора һәм гомуми акыл үсеше булдырырга ярдәм итә.
Кешелекнең иҗтимагый-тарихи тәҗрибәсен үзләштерү шәхес үсешендә мөһим роль уйный. Яшь буынга бу тәҗрибә өйрәтү процессында тапшырыла. Мәктәпкәчә яшьтәге математик тәшенчәләрне үзләштерү дә кешелек җәмгыяте туплаган тәҗрибәне өйрәнүгә нигезләнә. Өйрәтү һәм үсеш үзара диалектик бәйләнештә торалар. Өйрәтү үсештән алда барырга яки булган үсеш дәрәҗәсенә нигезләнергә тиеш. Өйрәтүне баланың үзе нәрсә эшли белүенә генә түгел, ә зурлар ярдәмендә, зурлар җитәкчелегендә нәрсә эшли белүенә нигезләнеп алып барырга кирәк. Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып өйрәтүне рациональ оештырган да гына, аларда аерым математик төшенчәләр турында күзаллаулар формалаштырырга мөмкин булуы методика буенча алып барылган күпсанлы тикшеренүләр нәтиҗәсендә расланган.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның кабул итү күнекмәләре аеруча көчле булу аркасында, бирелгән программа нигезендә бик югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Бу программа, балаларның аерым интеллектуаль үзенчәлекләрен, математик биремнәр нәтиҗәсендә үстерүгә юнәлтелгән.
Балаларның кабул итү дәрәҗәсе бик югары булу аркасында, алар бик күп мәгълүматны югары дәрәҗәдә истә калдырырга сәләтле. Алган белемнәрнең нәтиҗәле булуын, төрле уеннар нәтиҗәсендә ныгытырга мөмкин. Шуның өчен, бирелгән программада төрле уен технологияләре актив кулланыла.
“Кызыклы математика” түгәрәген оештыру танып белү активлыгын үстерүгә,математик кызыксынучанлыкны, логик фикерләүне үстерүгә мөмкинчелек бирә.
Программаның максаты :
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда математик күнекмәләрне уңышлы үзләштерү өчен уңайлы атмосфера тудырып, балаларның һәрьяклы үсешен булдыру.

Программага куелган бурычлар:
-балаларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү (чагыштыра, аңлата, анализлый белүне) ;

- тәртип саннары, геометрик фигуралар, вакыт турындагы булган белемнәрне ныгыту;
-балаларда математик күренешләргә кызыксынучанлык тәрбияләү;
- ФГОС буенча балаларны мәктәпкә әзерләү.

Принциплары:
• проблематик - балалар, белемнәрне әзер килеш түгел, ә ниндидер биремнәр чишү юлы белән алалар;
• психологик уңайлыклар – балалар өчен уңайлы, тыныч атмосфера оештыру, аларның белемнәренә ышаныч тудыру;
• иҗат – биремнәрне төрле юллар белән чишү;
• индивидуальләштерү – балаларның индивидуаль сыйфатларының үсешенә, төрле проблематик юллар ярдәмендә ирешү.

СКАЧАТЬ РАБОТУ

Поделиться:

Оставить комментарий