Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Тема игры: “Штандыр”
Post Icon

Тема игры: “Штандыр”

Автор: Бадретдинова Г. М., МДОУ «Детский сад комбинированного вида № 52 «Сказка», Воспитатель 3 татарской группы I квалификационной категории

Максат: Балаларның уенга кызыксынуларын арттыру, уенның эчтэлеген ачарга ярдәм итү. Җитезлек, өлгерлек, игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: Төсле акбур, туп.

Уен барышы: Зур түгәрәк сызыла. Балалар түгәрәк эченә кереп басалар. Өлкәннәрдән берәү оештыручы була. Оештыручы түгәрәк уртасында штандыр-штандыр,(мәсәлән, Марат дип) тупны ераккарак ыргыта, түгәрәк эчендәге балалар түгәрәктән читкэ йөгерәләр. Марат тупны тота. Марат исеме биш хәрефтән тора, димәк, биш адым атлап якындагы балага тупны тигезергә кирәк. Шул вакыт эчендә калган балалар түгәрәк эченә җыела. Туп тигән бала икенче бала исеме белэн штандыр-штандыр (мәсәлән,Чулпан ди). Чулпан исеме алты хәрефтән тора, алты адым ясап якындагы балага тупны тигезергә кирәк. Уен шулай , балалар барсы да уйнап чыкканчы җанлы, кызыклы дәвам итә. Уенны иркен җирдә: болында, яланда уйнарга мөмкин. Бу уен зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен тәгъдим ителә. Уен кагыйдәсен үтәү төп шарт булып тора.

Поделиться:

Оставить комментарий