Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Тема сценария: «Көз бәйрәме-Праздник осени»
Post Icon

Тема сценария: «Көз бәйрәме-Праздник осени»

Автор: Валиуллина Раиля Робертовна, музыкальный руководитель МБДОУ "ЦРР-д/с №2 "Планета детства" г.Альметьевск, Республика Татарстан

Уртанчылар төркемендә күңел ачу иртәсе.

Максат:

1.Балаларның көзге уңыш нигьмәтләре белән тирәнтен таныштыру.

2.Балаларның күзәтүчәнлеген, игьтибарын, сөйләм телләрен, бию күнекмәләрен, җырлау күнекмәләрен үстерү.

3.Балаларда табигатькә, хезмәткә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Катнашалар: Алып баручы, Көз кызы, Керпе, Төлке

Зал матур итеп Көз бәйрәменә бизәлгән, залның бер ягында чыршылар, чыршылар астында гөмбәләр усеп утыра.

Кичә барышы.

Музыка яңгырый.

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле кунаклар, эти- эниләр, әби- бабайлар һәм дә безнең яраткан балаларыбыз! Балалар, карагыз әле табигатҗ нинди матур төрле- төсле яфраклары белән безнең тирә- юнне бизәгән. Балалар, бездә буген нинди бәйрәм сон?

Балалар: Көз бәйрәме.

Алып баручы: Дөрес, балалар, бездә бүген көз бәйрәме.

Менә идәндә нинди матур бер яфрак ята.

(сары яфракны идәннән ала)

Бу гади генә яфрак түгел икән, серле яфрак. Монда нидер язылган, эйдәгез эле бергәләп укыйк.

(яфракка язылган язуны укый “Көз” балаларга язып калдырган)

Курайларда көз көйләрен уйнап.

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк- җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп-

Урман буйлап алтын көз йори.

Соңга калам дусларым

Мине ачуланмагыз инде.

(Көз)

Алып баручы: Ачуланмыйбызмы, көзне?

Балалар: Юк

Алып баручы: Ә хәзер алайса без сезнең белән “Көз килә” җырын җырлап китәбез.

Җыр “Көз җыры”

(Айдар Минһаҗев сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы)

1.Шаяра әле күбәләк

Үтсәләр дә җәйләре.

Ә урамга килеп керде,

Килде яфрак бәйрәме.

Кушымта: Нинди генә төсләре юк,

Күреп исең китәрлек.

Яфрак ява, яфрак ява

Юлыбызга төш әле.

2.Өлгереп җиткән миләшләр

Утлар шикелле яна.

Ә яфраклар бөтерелеп

Ява да ява, ява.

Кушымта: Нинди генә төсләре юк,

Күреп исең китәрлек.

Яфрак ява, яфрак ява

Юлыбызга төш әле.

3.Югалмаган икән әле

Төсләрнең яшеле дә.

Ясап яфрак бәйрәмнәре

Килә көз әкрен генә.

Кушымта: Нинди генә төсләре юк,

Күреп исең китәрлек.

Яфрак ява, яфрак ява

Юлыбызга төш әле.

Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар! Әйдәгез инде шигырьләр дә сөләп утик.

(Шигырьләр)

(яфраклар белән бию “Листик, листик листопад”)

Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар! Карагыз эле, нинди җәнлек бу? Таныйсызмы?

Балалар: Әйе, бу керпе.

Керпе: Исәнмесез, балалар, мин сезне күрүемә бик шат. Менә сезгә кунакка килдем әле. Миңа сезнең ярдәмегез кирәк иде, ураманнан күп итеп гөмбәләр җыйдым. Ләкин мин гөмбәләрне аермыйм, э сез аерасызмы ашый торган гөмбә белән агулы гөмбәләрне?

Балалар: Әйе, аерабыз!

Керпе: Алайса миңа булышыгыз әле агулы һәм ашый торган гөмбәләрне аерырга.

Алып баручы: Әйдә булышабыз керпе дус, ә хәзер үзең дә өйрәнерсен гөмбәләрне танырга!

Уен “Гөмбәләр аеру” агулы гөмбәләр һәм ашый торган гөмбәләргә

Жыр “Гөмбәләр биюе”

Гөмбәләр биюе.

(татар халык көе Г.Гыйләҗетдинова сүзләре)

1.Урмандагы аланда

Тәмле гөмбәләр үсә.

Кушымта: Әйе шул, әйе шул,

Тәмле гөмбәләр үсә.

2.Әйлән- бәйлән йөрибез,

Күңел ачып уйныйбыз.

Кушымта: Әйе шул, әйе шул,

Күңел ачып уйныйбыз.

3.Яфрак астына качып

Утыра алар посып.

Кушымта: Әйе шул, әйе шул,

Утыра алар посып.

Керпе: Сез шундый уңганнар, акыллылар икән. Миңа гөмбәләрне танырга да өйрәттегез! Миңа сезнең тагын ярдәмегез кирәк, менә бу тылсымлы ачкыч. Бу тылсымлы ачкычны Көзгә бирергә кирәк. Тылсымлы ачкыч ярдәмендә генә Көз табмигатҗне кышка әзерли алачак. Әгәр Көзне очратсагыз, бу ачкычны Көзгә бирегез, зинһар өчен.

(керпе чыгып китә)

(шигырьләр)

(залга Төлке керә)

Төлке: Исәнмесез, балалар! Керпене күрмәдегезме, ул миңа тылсымлы ачкычны бирәм дигән иде.

Балалар: Курдек (диләр)

Алып баручы: Исәнме, Төлке дус! Безгә Керпе дус Көзгә генә бирергә кушты, бутән беркемгә дә бирмәскә диде.

Төлке: Ярый алай булгач, бер килгәч әйдәгез баларар уйнап алабыз. Сез күзләрегезне йомыгыз, ә мин качам.

(баларар күзләрен йомалар, төлке ачкычны урлап кача)

(Көз керә)

Көз: Исәнмесез, балалар!

Мин алтын көз!

Сезгә көзге матурлык алып килдем.

Бар табигатҗне алтын төскә буядым.

Ә хәзер урманны кышка әзерләргә вакыт җитеп бара, аның өчен мина тылсымлы ачкыч кирәк.

Алып баручы: Көз безне кичерә күр, керпе дус безгә калдырып киткән иде сиңа бирергә диеп. Ә хәйләкәр төлке безне алдап ачкычны урлап качты.

(залга Төлке керә, кулына тылсымлы ачкыч тоткан)

Алып баручы: Төлке дус алай ярамый бит инде, син безне алдап тылсымлы ачкычны урладың! Ә көзгә урманны кышка әзерләргә кирәк! Тылсымлы ачкыны бир Көзгә!

Төлке: Туктагыз әле, мине шулай тиз генә бирешер дип уйламагыз әле. Минем сезгә биремнәрем бар, менә бу табышмакның җавабын белсәгез, мин Көзгә ачкычны бирәм.

Кырлар буш кала

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана,

Бу кайчак була? (Көз)

(Төлке ачкычны Көзгә тапшыра)

Жыр “Дождик”

(Слова: Н.Соколова,

Музыка: М. Парцхаладзе)

1.Кап-кап, тук-тук-тук

По стеклу раздался стук.

Это дождик по утру

Разбудил всю детвору.

2.Кап-кап, дон-дон-дон

Капли начали трезвон.

Если выйдите гулять

Не забудьте зонтик взять.

3.Кап-кап, кап-кап-кап

У дождя весёлый нрав.

Завтра утром мы опять

Под дождём пойдём гулять.

Төлке: Ой- ой качырга кирәк, яңгыр ява башлады. Нишлибез инде хәзер бәйрәмдә чыланып бетәбез бит.

Алып баручы: Тукта әле алай борчылма, яңгыр өчен дә безнең кызлар бүләк әзерләделәр бит! Әйдәгез кызлар күрсәтегез әле үзегезнең бүләкне!

Бию “Зонтик”

Көз: Булдырдыгыз, кызлар! Сезнең бүләк яңгырга бик охшагандыр дип уйлыйм.Әнә карагыз, яңгыр да сезгә елмаеп рәхмәт эйтә. Ә хәзер Төлке дус белән миңа китер вакыт та җитте. Сау булыгыз!

Кәрзинемдә алтын сары,

Кызыл матур төсләр бар.

Күчтәнәчкә диеп җыйган

Бик тә тәмле алмалар!

(Кәрзин белән алмалар тапшыра Көз белән Төлке залдан чыгып китәләр)

Алып баручы: Күчтәнәчләрегез өчен рәхмәт сезгә!Безнең бәйрәм шуның белән ахырына якынлашты! Сау булыгыз!

Управление образования Альметьевского муниципального района

Поделиться:

Оставить комментарий