Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Тукай теле- туган тел
Post Icon

Тукай теле- туган тел

Автор: Мазитова Р. И.,-бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе” Незабудка” балалар бакчасы №6,Яр Чаллы шәһәре.

 

А.Б: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Апрель ае- бөек шагыйребез туган ай. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгэн. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе. Без дә бүген Тукай кичәсенә җыелдык.

1 бала:Туган телне яттан сөйләп,

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине, Тукай

2 бала:Иң матур җир кайда дисез,

Билгеле Кырлай инде.

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

3 бала:Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”,”Шүрәлеләр”

Безнең дуслар барсы да.

4 бала:Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

5 бала:Җырларын ятлап күңелдән,

Талантына таң калып,

Бөек җырчысы янына

Тукайга килә халык.

6 бала:Шүрәлеләр яшәгәнгә

Ышанмый кемнәр генә?

Су анасы әкият сөйли

Серле җәй көннәрендә.

Җыр: “Тукай абый”

(“Күбәләк” көе яңгырый. Сәхнәгә күбәләк очып керә. Аның артыннан кызчык күренә һәм күбәләкне куа). Кыз күбәләкне тотып:

Кыз: Нинди матур күбәләк! Сөйләшикче бергәләп.

“ Бала белән күбәләк”- шигыре сәхнәләштерелә.

(Шүрәле керә, балаларны кытыклый, бии).

Алып баручы: Шүрәле, тукта әле, безнең балаларны кытыклап үтерәсең бит. Без бүген, сине бөтен дөньяга таныткан, Тукай абыебызның туган көненә җыелдык. Әйдә, син дә кал безнең бәйрәмдә. Үзең турында җыр тыңлап кит.

Җыр: “Шүрәле”

Шүрәле: Матур җырладыгыз балалар, бик күңелем булды.Инде сезнең белән кети-кети түгел,ә матур уеннар гына уйныйсы килә башлады. Без урманда, балалар, үземнең дуслар белән табышмаклар әйтешергә бик яратабыз. Менә мин дә сезгә берничә табышмак әйтеп китәм, сез җавап бирегез.

  1. “Нәкъ кеше кебек үзе

Маңгаенда мөгезе.

-         Былтыр кысты!-дип кычкыра.

Туганнарын чакыра. Кем ул?”(Шүрәле)

-И-и, кычкырганымны да ишеткәннәр икән.

2. “Кешенең якын дусты

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек?” (Эт)

“Кызыклы шәкерт” шигыре сәхнәләштерелә.

  1. “Кем сакаллы булып туа?” (Кәҗә)

“Гали белән кәҗә” шигыре.

Алып баручы: Хәзер без “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен тыңлап үтәрбез.

“ Кончил дело- гуляй смело”

За окном сияет лето, за столом сидит дитя

У окошка бокового, в книжке пальчиком водя.

За уроками прилежно, повторяя много раз,

Слово за слово читает и не сводит с книжки глаз.

Приглашает его Солнце:-Детка, выйди, погуляй,

Во дворе, в саду побегай, хватит, больше не читай.

Засиделся ты на месте и читаешь ты давно,

Погляди, как здесь привольно, посмотри на двор в окно.

Говорит дитя на это Солнцу встречные слова:

-Должен выучить уроки я как следует сперва.

Поиграть всегда успею, как доделаю дела,

А до той поры не встану ни за что из-за стола.

Шүрәле: Булдырдыгыз балалар, табышмакларның да җавапларын белдегез, бик матур итеп шигырьләр сөйләдегез.Әйдәгез әле хәзер уйнап алыйк.

Уен: “Миңлебай”.

Балалар:(җырлап түгәрәктә Шүрәле тирәли әйләнәләр):

Син уртада без кырыйда

Әйләнәбез Шүрәле,

Ни кылансаң, ни эшләсәң,

Шулай эшләрбез әле.

Шүрәле: Менә алай, менә болай,

Әйдә эшләгез шулай!

(Уен берничә тапкыр кабатлана, Шүрәле мөгезен бору, койрыгын болгау, кытыклау кебек хәрәкәтләр ясый, балалар аның артыннан кабатлыйлар)

Су анасы керэ, тарагын эзли.

Су анасы: Кая китте соң тарагым, күрмәдегезме балалар?

Алып баручы: Су анасы, кил бирегә,бездэ бәйрәм бүген.

Су анасы: Юк, юк! Чәчләремне тарыйсы бар! Таралмаган чәчләр белән ничек Тукай бәйрәмендә калыйм.

Алып баручы: Ә син борчылма, Су анасы. Без тарак таптык. Синеке түгелме?

Су анасы: Әйе, бу минем тарак. Рәхмәт сезгә балалар! Әйдәгез әле хәзер уйнап алыйк.

“Су анасы”-җырлы-биюле уен.

Алып баручы: Әйдзгез әле балалар, Су анасына биеп күрсәтик.

Музыкантлар, керегез,

Бию көе уйнагыз.

Бүген Тукай бәйрәмендә

Ут чыгарып биибез!

Бию.

Су анасы: Ай балалар, бигрәк матур биедегез. Без бит әле кунаклар белән уйнамадык.Безнең кунакларыбыз Г.Тукайның шигырьләрен беләләр микән, тикшереп карыйк әле.

Барысын да беләм мин дип

Мактанырга ашыкма.

Мин башлыйм-син дәвам ит,

Шигырьләрне таны да.

“Гали белән...”, “Туган...”, Бәйрәм...”,”Пар...”,”Бәхетле...”,”Шаян...”,”Эш беткәч...”,”Бала белән...”,”Фатыйма белән...”,”Туган ...”,”Кызыклы...”.

Су анасы: Булдырдыгыз , бигрәк тапкырлар икәнсез.

Шүрәле: Рәхмәт, балалар.Бәйрәмегез бик ошады. Бик күп шигырьләр,җырлар, уеннар беләсез икән. Һәрвакыт шулай күңелле,дус яшәгез.

Су анасы:Сезгә күчтәнәч итеп шушы зур серле гөмбәне калдырабыз.

Алып баручы:Рәхмәт сезгә Шүрәле һәм Су анасы! Балалар,Г.Тукай бик моңлы бала булган,татар халык көйләрен яратып тыңлаган.Халкыбыз арасында яратып башкарыла торган “Туган тел” җырының сүзләрен иҗат иткән.Бергәләп җырны башкарыйк әле.

Җыр:”Туган тел”(кунаклар белән бергә).

(Гөмбә эчендәге китапларны балаларга тапшыру).

 

Поделиться:

Оставить комментарий