Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > “Тылсымлы кыңгырау” Кечкенәләр төркемендә яңа ел сценариесы
Post Icon

“Тылсымлы кыңгырау” Кечкенәләр төркемендә яңа ел сценариесы

Автор: Мусалимова Ильвера Ризатовна, воспитатель I квалификационной категории, МБДОУ Кудашевский детский сад общеразвивающего вида «Родничок»

Җиңел генә көй яңгырый. Балалар, аяк очларында йөгереп кереп, чыршы тирәли тезеләләр.

Алып баручы.
Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.
Бар Җиһан акка төренгән
Җем-җем килеп кар көлә
Сафлык бөркеп, ак нур сибеп,
Җиргә Яңа ел килә.
Алып баручы:Балалар карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел мәһабәт чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез. Нишләптер чыршының утлары кабынмаган, әйдәгез без аңа ярдәм итик. (Балалар чыршыга карап өрәләр, чыршыда утлар кабына.)
Алып баручы: Менә ничек күңелле булып китте. (Балалар кул чабалар).
- Рәхмәт сиңа, чыршыбыз, без сиңа багышлап үзебезнең шигырьләребезне сөйләп күрсәтербез.
Таһир.
Күрегез бу чыршыны,
Матурланган, киенгән.
Безгәкалынурманнан
Ул кунак булыпкилгән.
Алия.
Әй, чыршыкай-чыршыкай
Үзең бигрәк купшыкай.
Яшел күлмәк кигәнсең
Күп бизәкләр элгәнсең.
Азалия.
Чыршы бәйрәме-
Ямьле бәйрәм бит,
Чыршыянында
Җырлапәйләник.
Алып баручы.
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз
Матур җырлар җырларбыз.
Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Бергә: Котлы булсын Яңа ел!
Алып баручы:Балаларның шушы матур шигырьләреннән соң чыршыны мактап җыр да җырлап үтик.
“Чыршы янында” җыры.
Алып баручы. Балалар карагыз әле, чыршыда ниндидер хат эленеп тора. Аны безгә кем җибәрде икән, әйдәгез укып карыйк.
(хат укый)
Чыршы төбен карагыз
Анда кыңгырау булыр,
Шул тылсымлы кыңгырауны
Шалтыратып карагыз.
Кыңгырау чыңын ишетеп
Сезгә кунаклар килер.
Хөрмәт белән Кыш бабагыз дип язылган.
Ягез, балалар карыйк әле, чыршы төбен кайда икән ул тылсымлы кыңгырау.
Менә нинди икән ул тылсымлы кыңгырау. Бәйрәмебез күңеллерәк булсын өчен
кунаклар чакырабызмы?
Балалар.Әйе.
(Кыңгырау шалтырату. Кар бабай керә)
Кар бабай.
Исәнмесез!
Балалар, мин Кар бабай
Тәгәрәтеп ак карны
Ясадыгыз сез, мине
Куйдыгыз кишердән борын,
Ясадыгыз ике кул
Күзләрем кара күмердән
Кулымда, зур себерке
Мин гади Кар бабай түгел
Бик шаян һәм күңелле,
Бик матур итеп биим
Сикерәм һәм дә уйныйм.
Балалар,ә сез биергә яратасызмы?
Балалар. Әйе.
Кар бабай. Чынлапмы? Ә минем белән бергә биисезме? Әйдәгез бергә биибез.
Күмәк бию “Елочка,елка колкая иголка”
Алып баручы.
Монда уен, мәзәкләр
Шаян кызык шигырьләр,
Барысы да бар икән.
Яле, син дә Кар бабай
Табышмакларыңны әйт.
Безнең зирәк балалар
Җавапларын тиз табар.
Кар бабай.Хәзер карыйк...
Һавада алар очалар.
Ак мамыктай җиңелләр.
Ялтырый җем-җем итәләр,
Әйләнеп җиргә төшәләр.
Алып баручы.Балалар! Нәрсә ул?
Балалар.Кар бөртекләре!
Кар бабай.
Дусларым, Кар бөртекләре! Килегез!
Матур итеп биегез.
“Кар бөртекләре биюе”
Кар бабай.
Күпме кар явып үткән,
Хәзер барсын себерәм!
(Себеркесен алып себермәкче була, “Кар бөртекләре” качалар.)

Кар бабай.
Бик күңелле бәйрәм иттем
Миңа кирәк китәргә.
Телим сезгә яңа елда
Тагын да зур үсәргә.Сау булыгыз, балалар!(Чыгып китә)
Алып баручы. Бәйрәмебез күңеллерәк булсын өчен тагын кунаклар чакырабызмы?
Балалар.Әйе.
(Кыңгырау шалтырата. Төлке керә)
Бу нинди җырлар, нинди биюләр. Тегендә дә, монда да матур итеп киенгән балалар. Монда хуҗа мин, Төлке! Бәйрәм уздыртмыйм сездән.
Алып баручы. Ай-яй, нинди усал Төлке. Без сине хәзер акылга утыртырбыз. Балалар, әйдәгез кар йомарламнарын Төлкегә ыргытабыз, аны куабыз.
(Кар атышлы уйныйлар. Бераз уйнагач Төлке чыршы артына кача).
Алып баручы.Без, усал төлкене акылга утырттык, әйдәгез кар йомарламнарын җыеп куйык, афәрин, булдырдыгыз балалар.
(Җыеп бетергәч, Төлке чыршы артыннан чыга)
Төлке. Ах, әле сез миннән көләсезме? Бернинди дә бәйрәм булмаячак, мин сезне моннан куам.Барыгыз чыгып китегез, нишләп утырасыз.
Алып баручы.Син Төлке, тавышланма әле, балаларга кара , ничек матур итеп киенгәннәр. Матур бит әйеме? Аларның бәйрәм итәсе килә, син аларны кума?
Төлке.Кем матур?
Балалар.Мин, мин.
Алып баручы.Кызлар да, малайлар да нинди матурлар.
Төлке.Мин дә матур. Матур бит мин?
Чыннан да бик матурлар.Нигә болай матур итеп киендегез, ни өчен монда килдегез?
Балалар.Бәйрәм.
Алып баручы. Җырлыйбыз да, биибез без. Нинди бәйрәм балалар, я Төлкегә әйтегез.
Балалар. Яңа ел.
Төлке. Нәрсә соң ул Яңа ел, нинди бәйрәм соң ул? Мин бернинди дә бәйрәм белмим.
Алып баручы.Ә син Төлке балаларны тыңлап кара, үзең аңларсың.
Төлке.Балаларны тыңла. Ә балалар нәрсә сөйлиләр?
Таһир.
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйныйбыз.
Кыш бабайны каршылыйбыз
Яңа җырлар җырлыйбыз.
Төлке. Яңа елның нәрсә икәнен мин белми идем. Монда бүген Кыш бабай да була икән. Чыннан да бик күңелле булырга ошый. Нинди матур бәйрәм икән бу Яңа ел бәйрәме, менә хәзер аңладым инде. Балалар миңа да бәйрәмдә калырга рөхсәт итәсезме?
Алып баручы.Әйдәгез, балалар бәйрәмебезне дәвам итик. Ләкин нинди бәйрәм ди инде ул, Кыш бабайсыз?
Кыш бабабыздан башка
Бәйрәм күңелле булмый.
Әйдәгез, Кыш бабайны чакырыйк.
Бергә.Кыш бабай! Кыш бабай!
(Музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.)
Кыш бабай. Исәнмесез, дусларым, нәни кыз һәм улларым! Ерак-ерак илләрдән, сезне сагынып килдем мин. Сезгә яңа елда шатлыклар, тазалык, бәхет, мул тормыш алып килдем.
Кар кызы. Исәнмесез, минем кадерлеләрем! Исәнмесез, минем нәни дусларым! Яңа ел белән Сезне!
Кыш бабай. Котлы булсын Яңа ел!
Кар кызы.Бергә узсын Яңа ел!
Кыш бабай.Уф, арыдым. Бәйрәмегезгә шулкадәр ашыктык, соңга калмаска тырыштык. Ләкин бит быел, үзегез беләсез, көз китергә теләмичә җанымны корытты. Юл бирмичә авызымны пешерде. Менә барыбер килеп җиттем сезнең янга. Я, исәнмесез балалар, кадерле кунаклар! Соңга калмаганмындыр бит?
Алып баручы.Юк бабакай, син бик вакытлы килеп җиттең. Әйдәгез, балалар
бергәләп җыр белән каршылыйк бәйрәмебезне.
Җыр “Исәнме чыршыкай”
Кыш бабай.Бигрәк матур җырладыгыз. Балалар, ә сез суыктан куркасызмы?
Балалар.Юк.
Кыш бабай. Әйдәгез, бергәләшеп уйнап алабыз.
“Өшетәм” уены.
Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай син борынны өшетмә! (Борыннарын яшерәләр)
Кыш бабай. Кая әле, кем борынын яшермәгән? Өшетәм.
Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай син битне өшетмә! ( Битләрен яшерәләр)
Кыш бабай.Бик җитез балалар икән, берсен дә өшетеп булмый.
Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай син кулларны өшетмә! (Кулларын яшерәләр)
Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай син аякны өшетмә! (Аякларын яшерәләр)
Кыш бабай.Балалар, ә кыш көне тагын нәрсәләр эшләп була икән, әйдәгез күрсәтәбез.
Алып баручы.
Урамда кыш, салкын
Борын өшергә мөмкин (Борыннарын ике кул белән ышкыйлар)
Без суыктан курыкмыйбыз (Имән бармакны селкиләр)
Кыш бабайны яратабыз. (Узләрен кочаклыйлар)
Өшетә икән безне
Без биеп җылынабыз (Сикереп кул чабалар)
Кар яудырган Кыш бабабыз (Кулларын җәеп күрсәтәләр)
Ә без чаңгыга басабыз.(Чаңгыда йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)
Кыш бабай. Афәрин, балалар булдырдыгыз!
Мин бик арыдым утырыйм әле бераз.
Алып баручы. Бездә кунак кадерле,
Сал бабай өсләреңне.
Кыш б. Ай, әйтә күрмә ,кызым
Кардан сырган бит туным.
Салмыйм, өстемне салмыйм,
Салсам эреп китәм мин.
Алып баручы.Бабакай, безнең балалар син килүгә бик күп шигырьләр өйрәнделәр. Тыңлагыз әле менә.
Азалия
Ап-ак карларга уралып
Син киләсең Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.
Таһир
Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.
Кулларында боз таягы
Сакалы җиргә тигән.
Ә янындасылу бер кыз,
Энҗе кардан киенгән.
Ильдар
Әй Кыш бабай,Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире
Кунак булып килер дип
Күптән көттек без сине
Сабрина
Ап – ак карлар ява
Акка төреп дөньяны.
Бүген безне үз янына,
Яшел чыршы җыйнады.
Руслан
Ах, какой хороший
Добрый Дед мороз.
Из лесу нам елку
К празднику принес.
Айнур
Үзең шаян, үзең юмарт
Үзең һаман шулай карт
Безнең белән бие, җырла,
Булмәбезгә ямь тарат.
Асылъяр
Яшел чыршы, басып торчы
Залның түрендә.
Утлар сибеп балкып тор син
Бәйрәм көнендә.
Альбина
Бәйрәмебез син килгәч
Матурландытагын да.
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында
Карина
Елка,елка, елочка,
Зеленая иголочка
Зажгись огнями разными
Зелеными и красными.
Алия
Тышта нурлы, күңелле
Җиргә ап – ак кар ятты.
Җырлап – биеп каршылыйбыз
Яңа ел таңы атты.
Шатланабыз, сөенәбез,
Зурлыйбыз яңа елны.
Яңа елда ,яңа утлар,
Яктыртсын яңа юлны.
Алып баручы.
Кыш бабай, Кыш бабай,
Кунакка килдең безгә
Уйнадык та, җырладык та,
Бәлки биерсең син дә.
Кыш бабайны биетү.
Кыш бабай.Уф, алҗыдым, эримен! Башка бии белмимен. Кызым,кызым кар яудыр. (Утыра)
Кар кызы. Җилләр, җилләр исегез! Кар яудырып китегез!
(Кар бөртекләре сибеп чыга)
Әйдәгез әле, балалар, кайсыгыз җитез, кайсыгыз уңган икән уенда сынап карыйк.
Уен “Кар бөртеге җыю”.

Алып баручы.

Шундый матур бәйрәмне

Бушка уздырмыйк әле.

Бөтерелеп әйләнгәләп ,

Бер биеп алыйк әле.

Парлы бию.

Кыш бабай.

Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте

Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар җитте.

Кар кызы.

Кыш бабай! Син бүләкләрне

Оныттыңмы бирергә?

Әллә инде балаларны

Яратмыйсыңмы бер дә?

Менә бит балалар, минем сезгә дигән бүләкләрем. Мин аларны сезгә бүләк итәм. Сыйланыгыз! Сөенегез, балалар! (Бүләкләрен өләшә)
Кыш бабай.

Чыршы әйләнәсендә

Җырлап биедек бергә.

Кар кызы.

Яңа елны каршылау

Күңелле булды безгә.

Бергә.Сау булыгыз, балалар!

Поделиться:

Оставить комментарий