Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > “Урманга сәяхат”
Post Icon

“Урманга сәяхат”

Автор: Марданова Р., воспитатель МБДОУ №16 г. Набережные Челны РТ .

Занятие прошло в татарской, во второй младшей группе по ФЭМП.

Икенче кечкенәләр төркемендә иң гади математик күзаллаулларны формалаштыру буенча эшчәнлек.

Максат: гомуми математик формаларны күзаллауны камилләштерүне дәвам итү.

Бурычлар: - бирелгән үрнәк буенча, геометрик фигураларны табу күнекмәләрен булдыру;

-         “күп” – “аз”, “зур” – “кечкенә” сүзләрен активлаштыруны; төп төсләрне куллануны ныгыту;

Хайваннарга карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, иҗади сәнгать, коммуникация.

Үткәрү формасы: белем бирү алымнарында , уен (сәяхат) күнекмәләрен куллану.

Кулланылга материаллар: төрле төстәге геометрик фигуралар (түгәрәк, өчпочмак, шакмак); геометрик фигуралар ясалган билетлар; зур һәм кечкенә тартмалар; зур һәм кечкенә кишерләр; 2 чыршы; куян һәм төлке уенчыклары; чыршы ясар өчен, өчпочмак салынган конвертлар.

Эшчәнлек барышы:

  1. Оештыру моменты: (1 мин)

-         Исәнмесез балалар! Менә без сезнең белән йокыдан торып ял иттек, инде хәзер азрак уйнап та алыйк.

  1. Төп өлеш.

А) Поездга утыру. (2 мин)

- Балалар, ә сез сәяхат итәргә яратасызмы. (әйе)

Бүген без сезнең белән, менә шушы поезда, сәяхаткә, урманга барабыз.

Карагыз әле, ә безнең поезның вагоннары күпме, әллә инде азмы? (күп)

Әйе, дөрес. Поездның вагоннары күп, барыбызга да җитәчәк. Тик безгә, иң элек урыннарыбызны табырга кирәк. Хәзер мин сезгә билетлар таратам. Бу билетларда, төрле фигуралар сурәтләнгән. Сез, шундый ук фигураларны вагоннарда табып утырырга тиешсез. (балалар урыннарын табып, урындыкларга утыралар)

Менә инде, без барыбыз да урыннарыбызны таптык. Билетларыгызны урындык астына куегыз да, юлга кузгалыйк. (поедз тавышы кушыла)

Б) Куян белән очрашу. (4 мин)

Менә балалар, без урманга да килеп җиттек. Инде әйдәгез азрак урманда йөреп алыйк.

Балалар, карагыз әле, кем ул чыршы артына качкан? (куян)

Безнең куян нәрсә ашарга ярата әле? (кишер)

Куянның бакчасында күпме кишер үскән? (күп)

Беренче түтәлдә куянның күпме кишере бар? (берәү)

Ә бу түтәлдә күпме? (күп)

Балалар, кишерләрне игътибар белән карагыз әле. Алар нәрсәләре белән аерылалар? (алар зур һәм кечкенә)

Безнең куянга ярдәм кирәк бит. Балалар әйдәгез аңа булышыйк. Үзенең кишерләрен ул, зурларын – зур тартмада, ә кечкенәләрен – кечкенә тартмада саклый. Хәзер без аңа шушы кишерләрен жыеп бирик. (һәр бала бер кишер алып, аның зурлыгын әйтеп, дөрес тартмага сала)

Балалар куян белән саубуллашыйк та, алга таба китик. (куян белән саубуллашу)

В) Ял минуты. (2 мин)

Балалар урманда җил исеп китте бугай. Әйдәгез әле, без дә җил белән уйнап алыйк.

Җил исә, исә-исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына-тына, тына,

Ә агачлар үсә дә үсә, үсә дә, үсә.

Г) Төлкедә кунакта. (4 мин)

Балалар, карагыз әле. Бер өй тора. Кем яши икән анда? (өй артыннан төлкене чыгару; балаларның жавабы)

Үзенең өе янында, төлке нинди агач үстергән? (чыршы)

Ә чыршы безнең нинди төстә? (яшел)

Безнең төлкенең кәефе юк икән бит. Аның бик күп чыршы утыртасы килә икән, ә үзе генә булдыралмый. Балалар, булышабызмы төлкегә? (әйе)

Алай булса, утырыгыз өстәлләр янына. Сезнең һәрберегез алдында конверт эчендә фигуралар ята. Карагыз әле, нинди фигуралар ул? (өчпочмаклар)

Әйе, дөрес- өчпочмаклар. Хәзер без сезнең белән шушы өчпочмаклардан, чыршылар ясыйбыз. Иң аска без нинди өчпочмакны куябыз? (иң зурысын)

Дөрес. Аннары ниндиен? (кечкенәрәген)

Иң өстә нинди өчпочмак булачак инде безнең? (кечкенә) (балалар мөстәкыйль рәвештә, өчпочмакларны бер-бер артлы тезеп баралар)

Бик дөрес балалар. Менә без сезнең белән, төлкегә күпме чыршы ясап бирдек.

Инде хәзер төлке белән дә саубуллашыйк та, төркемгә кайтыйк. Кире вагоннарга утырыйк. (поезд тавышын тынлау)

3. Йомгаклау. (2 мин)

Балалар, шулай итеп без сезнең белән бүген кая бардык? (урманга)

Без анда кемнәрне очраттык? (куян,төлке)

Куянга без ничек булыштык әле? (кишерләрне дөрес тартмаларга тутырдык)

Төлке янында нишләдек? (аңа чыршы утыртырга булыштык)

Балалар, сезгә бүгенге сәяхат охшадымы? (әйе)

Поделиться:

Оставить комментарий