Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты: «Тавык» хикәясенең эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.(Е.Чарушинның «Курочка» хикәясеннән тәрҗемә нигезендә)
Post Icon

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты: «Тавык» хикәясенең эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.(Е.Чарушинның «Курочка» хикәясеннән тәрҗемә нигезендә)

Автор: Фатхуллина Гульнур Сагидулловна,воспитатель, МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по художественно-эстетическому направлению развития детей №87 "Золушка", город Набережные Челны.

Бурычлар:балаларны әсәр белән таныштыру,хикәяне тыңларга,эчтәлеген аңларга шартлар тудыру.Автор стилискасын саклап,тәрбияче ярдәме белән төгәл эчтәлекне бирергә өйрәтү.

Максатлар:

1)белем бирү максаты:әсәр эчтәлеген сөйләүдә тулылык hәм төгәллеккә ирешү;

2)үсеш максаты:әсәр эчтәлеген бәйләнешле,автор стилистикасын саклапсөйли белү күнекмәләрен үстерү;

3)тәрбияви максат:табигатькә,кош-кортларга сакчыл караш уяту.Иптәшеңне тыңлап,аның җавабын тулыландыру теләге булдыру.

Сүзлек эше:картинадагы тавык белән чебиләрне чагыштырырга өйрәтү.Сөйләмдә антонимнар,сыйфатларны урынлы куллану. "Хикәя","чуар","томшык"сүзләрен аңлату.

Материал:тавык,чебиләр ясалган картиналар,аларның тавышлары язылган аудиоязма,Е.Чарушинның "Курочка" хикәясе,тәрҗемәсе.

Шөгыль барышы

-Балалар,тыңлагыз әле,бер табышмак әйтәм:

Канаты бар - оча алмый,

Аягы бар - йөзә алмый.

-Нәрсә турында табышмак?(Тавык турында).Карагыз әле,безгә нинди тавык кунакка килгән(тәрбияче тавык рәсемен элә).Тавык нинди төстә?(сары,төрле төстә,чуар).

-Тавык ничек кычкыра?(Кыт-кыт,корт-корт).

-Ә тавыкның баласын ничек атыйбыз?(Чеби).(Чеби рәсеме эленә).

-Менә чеби дә безгә килгән.Балалар,карыйк әле,чеби нинди ул?(Йомшак,йомгакка ошаган,сары,алтынсыман төстә).

-Чеби ничек кычкыра?(чи-чи,чеп-чеп).Чебинең тавышы түбәнме,әллә югарымы?Тавыкныкы нинди булыр?(Тавыкныкы - түбән,чеби тавышы - югары).Дөрес,балалар,булдырдыгыз!Әйдәгез,бу кошларның тавышын аудиоязмада тыңлыйк.(Магнитофоннан тавык,чеби тавышлары тыңлау).

-Тавык,чебиләр нәрсәләре белән охшашлар,әйдәгез,рәсемгә карыйк та бергәләп уйлыйк. (Икесенең дә икешәр тәпие,канатлары,томшыклары,башы,койрыгы бар).

-Ә кайсы яклары белән аерылалар?(Тавык зур,ул әни тавык,балаларын кайгырта,

ә чеби кечкенә,ул тавыкның баласы).

-Балалар,кемнәр чебиләр турында табышмаклар,шигырьләр,җырлар беләләр?(Балаларның җавапларын тыңлау).

-Балалар,бүген мин сезгә бер матур хикәя укыйм."Хикәя" сүзен ишеткәнегез бармы?Нәрсә икән ул?Хикәя әкияттән нәрсәсе белән аерыла?(Төрле җаваплар).Әкияттә уйлап чыгарылган,тылсымлы нәрсәләр турында сөйләнелә,ә хикәядә чынбарлыктагы вакыйгалар сурәтләнелә.

Е.Чарушинның "Курочка" хикәясеннән тәрҗемәне тәрбияченең сәнгатьле укуы.

-Сез хикәяне аңладыгызмы?Хикәя нәрсә турында?(Тавык,чебиләр турында).

-Тавык белән чебиләр кайда яшәгәннәр?(Ишегалдында).

-Шул вакыт нәрсә башланган?(Яңгыр ява башлаган).

-Тавык нәрсә эшләгән?(Тавык канатларын җәеп җиргә утырган hәм чебиләрне канат астына качырга чакырган).

-Чебиләрне тавык ничек чакырган?(Корт-корт).

-Яңгыр ява башлагач,чебиләр нишләгәннәр?(Әниләренең канаты астына качканнар).

-Чебиләр ничек итеп яшеренгәннәр?(Кайсыдыр бөтенләй качкан,берсенең аягы,икенчесенең башы,өченсенең күзе күренеп калган).

-Барлык чебиләр дә качканмы?(Юк,ике чеби качмаган).

-Нәрсә булган аларга?(Аларның башларына яңгыр тамган,юешләнгәннәр).

-Алар үзләрен ничек тоталар?(Аптырап басып торалар,кычкыралар,башларына нәрсә тамганын аңламыйлар).

-Балалар,әйдәгез,без дә,тавык hәм чебиләр булып уйнап,ял итеп алыйк.

Физминутка "Чебиләр зарядкасы"

Нәни чебиләр барсы да балалар иңсәләрен

Сары майка кигәннәр. селкетәләр.

Зарядка ясарга дип тезләрне югары күтәреп,

Бер урынга килгәннәр. бер урында алыйлар.

Тавык аңлата "корт,корт,корт" куллар билдә,җим чүпләгән кебек

Үз телендә аларга. алга иелеп-иелеп алалар

Зарядка ясаган чакта канат кагу хәрәкәтләре ясау.

Ничек канат кагарга.

Хикәяне икенче кат уку.

-Хәзер Камил безгә тавык белән чебиләрнең ничек ишегалдында йөрүләре hчебиләрнең ничек качулары турында сөйләп китәр(кыенсынган балаларга терәк сораулар,башлап җибәрүче җөмләләр белән ярдәм итү).

-Әдилә әниләрен тыңламаган чебиләр белән ни булганын сөйләп күрсәтер.(6-7 бала эчтәлек сөйли).

Барлык балаларга да уңай бәя бирелә.

Рефлексия:

-Балалар,без бүген нәрсә турында хикәя укыдык?

-Чебиләр яңгырдан ничек качтылар?

-Ни өчен ике чеби яңгырда юешләнеп басып торалар?

Кушымта Е.Чарушинның "Курочка"хикәясеннән тәрҗемә.

Тавык үзенең чебиләре белән ишегалдында йөри иде.Кинәт яңгыр ява башлады.Тавык,канатларын җәеп җиргә утырды да,"корт-корт"диеп,балаларын үз астына яшеренергә чакырды.

Чебиләр әниләренең җылы,йомшак каурыйлары астына кереп качтылар.Кайбер чебиләр гел күренмиләр,ә берсенең аягы,икенчесенең башы ,ә кайсыныңдыр күзе күренеп калган.

Ә менә ике чеби әниләрен тыңламадылар,яңгырдан качмадылар.Алар,"чеп-чеп" килеп,"башыбызга нәрсә тама икән" дип аптырап басып торалар.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1.Кашапова М.Ф."Уйныйк әле,балалар!".Беренче китап.-Казан,РИЦ 2011.-216 бит.

2.Развитие речи детей 3-5 лет.3-е издание,дополн./Под ред.О.С.Ушаковой.-М.:ТЦ Сфера,2014.-192с.-(Развиваем речь).

3.Татар халык табышмаклары.Яр Чаллы,"Идел-Йорт"нәшрияты,2000.-96 бит.

Поделиться:

Оставить комментарий