Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Ут белән шаярмыйк!
Post Icon

Ут белән шаярмыйк!

Автор: Усманова Ф. Ф., воспитатель по обучению татарскому языку, МБДОУ «Детский сад присмотра и оздоровления №19 «Красная Шапочка» Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан, город Зеленодольск

 

Максат. Тәрбиячеләр, ата-аналар балага кече яшьтән үк ут белән уйнаунын куркыныч нәтиҗәләргә китерүен, электр приборлары белән сак булырга кирәклеген аңлатырга тиеш. Янгын чыккан очракта узеңне ничек тотарга, нәрсә эшләргә кирәклеген төшендерү, янгын куркынычсызлыгын саклау оешмасынын телефон номеры белән таныштыру, балаларда җаваплылык хисе тәрбияләү.

       Җиһазлау. «Урмандагы янгын» әкияте буенча рәсемнәр, телефон, хайваннар маскалары (тиен, куян, толкеләр, аю, кондызлар, керпе).

                                           Дәрес барышы.

Тәрбияче. Балалар, без бүген урманда яшәүче Куянкай һәм аның дуслары белән танышабыз. Әкияттә нинди хайваннар катнаша? (Балалар җавап бирә).

Тәрбияче. Топ рольне кайсылары башкара?

Балалар. Куянкай, төлкеләр-апалы-сеңелләр, янгынны сүндерүче кондызлар отряды.

Тәрбияче. Куянкай көнең күңелле үткәрә,

Дуслар белән уйный-көлә.

Менә керпе аркасында алма килә,

Аю тэмле, баллы кура- җилэк җыя.

Тиен дускай чикләвек вата,

Тәмләп чәй эчергә вакыт җитә.

Бары тик төлкеләр-апалы-сеңелләр,

Дуслар белән уйнамый,

Хәйлә корып, шырпы табып

Учак яндырмакчы булалар.

Шырпы кабызып, китә учак янып,

Яна агачлар, яшел үләннәр,

Курка төлкеләр,

Сүндерәсен ничек белмиләр.

Ярдәм кирәк, дускайлар,

Шалтыратыгыз янгын сүндерүчегә,

«Ноль Бер» килә ярдәмгә.

Кондызлар отряды килә,

Янгынны сүндерә.

Тәрбияче. Балалар, бу экиятне тыңлагач, сездә нинди фикерләр туды?

Балалар. Шырпы белән уйнарга ярамый, ут белән сак эш итәргә кирәк.

Тәрбияче.Уйлап карыйк әле, ни өчен, шырпы белән уйнарга ярамый?

Балалар. Янгын чыгарга мөмкин.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, шырпы белән уйнау ярамый, янгын чыгарга мөмкин. Ә янгын чыкса, бик күп зыян килә, күпме кайгы-хәсрәт китерә. Уйлап карыйк әле, урмандагы янгын нәрсәдән чыга?

Балалар.Төлкеләр шырпы яндырганга күрә, ут чыга.

Тәрбияче.Ут кая үрмәли?

Балалар. Җирдән, яшел үлләнәрдән, агачларга, агачлар яфракларына ут күчә.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Янгынны ничек сүндереп булыр икән соң? (җаваплар тыңлана)

Балалар, чиләк белән генә су ташып янгынны сүндереп булмый шул, дөрес эйтәсез. Ә нишләргә кирәк соң?

Балалар. Янгын сүндерүчеләрне чакырырыга кирәк.

Тәрбияче. Менә безнең Куянкаебыз да янгын сүндерүчеләргә шалтырата.

Балалар.Урмандагы янгынны кондызлар отряды сүндерә.

Тәрбияче. Бик дөрес. Ә кешеләргә килгәндә, балалар, янгын сүндерүчеләр янгын куркынычсызлыгын саклау оешмасында хезмәт итәләр. Аларныңүзләренең махсус телефон номеры бар – 01.

Балалар, мин сезгә уен-ярыш тәкъдим итәм. Аныңөчен ике төркемгә бүленергә кирәк. Ике төркем дә 01 саннарын саннар рәте арасыннан сайлап ала. Кайсы төркем беренче җыеп бетерә, шул җинүче була.

Тәрбияче. Ике төркем дә бик җитез булды, 01 номерын дөрес җыя белделәр. Хәзер мин сезгә тагын бер уен тәкъдим итәм. Телефоннан янгын куркынычсызлыгын саклау оешмасына янгын булуы турында хәбәр итәргә кирәк.

Балалар телефоннан шалтыраталар.

Тәрбияче. Балалар ут белэн сак булырга кирәк. Өлкәннәрдән башка шырпы белән уйнарга ярамый. Һәрвакыт сак булыгыз!

 

Поделиться:

Оставить комментарий