Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Әти-әниләр белән берлектә үткәрелгән күңел ачу кичәсе «Ал кирәк, гөл кирәк».
Post Icon

Әти-әниләр белән берлектә үткәрелгән күңел ачу кичәсе «Ал кирәк, гөл кирәк».

Автор:  Галлямова Гульнара Мазитовна, воспитатель национальных групп МБ ДОУ №34 "Чебурашка" г. Альметьевск

Әти-әниләр белән берлектә үткәрелгән

күңел ачу кичәсе«Ал кирәк, гөл кирәк”.

Тәрбияче: Исәнмесез кадерле кунаклар! Нәни дуслар! Хәерле кич! Бүген без сезнең белән «Ал кирәк, гөл кирәк” дигән күңел ачукичәсенә җыелдык. Бу кичәдән соң сезнең йөзләрегез тагын да балкып, кәефләрегез тагын да күтәрелеп китәр.

1бала:  Карап   тормый   ара   еракка

Дуслар  килгән безгә кунакка

Дуслык безнең тормыш бизәге,

Дуслык безнең бәйрэм бизәге!

2бала:  Уеннар бит ,дусларым,

Витамин кебек алар:

Күңелләрне үстерә,

Йөрәкләргә көч бирә.

Милләтемнең гасырлардан килгән,

1бала: Истәлекле гадәтләре бар.

Күркәм гадәтләрне яшәтүче,

Олуг телем – татар теле бар.

4бала: Туган телем, тургай җырлы телем.

Алланасың алсу таңнарда

Син илһамлы, назлы һәм ягымлы

Сөенәмен һаман шуңарга.

5бала: Чал тарихлы горур кешеләр без,

Тынмас моң бар безнең каннарда.

Ата- бабам мирас иткән сукмак,

Дәвам итәр юлын без барда.

7бала: Онытылган гореф гадәтләрне

Яңартырбыз хәзер көннән соң

Уен йолалары, җыр биюе,

Һәр киләчәк көнне бизәсен

8бала: Исәнмесез, хөрмәтле  кунаклар!

Хәерле көн сезгә бу җирдә.

Барчабыз яраткан бу уенга

Чакырдык без бүген сезне дә.

( Балалар утыралар)

Тәрбияче:Хөрмәтле кунаклар! Безнең күңел ачу кичәсенең исеме юкка гына «Ал кирәк, гөл кирәк” дип аталмый. Балалык еллары һәр баланың исендә уеннр белән истә калырга тиеш. Менә безнең залда утыручы өлкән яшҗтәге кешеләр дә, кунаклар да: “Без бала чакта болай уйный идек, тегеләй уйный идек” ... – дип әйтергә яраталар. Ә бүген безнең балалар да, хаттә килгән кунаклар да уйнарлар дип ышанасы килә.

- Ә хәзер, балалар, түгәрәккә басып “Парлашып кал” дигән уен уйнарбыз.

9бала: Сандугачлар – былбыллар,

Тургайлар парлы була.

Кем уенда парсыз кала

Шундук җәзасын ала.

Уен “Парлашып кал”

Безнең бит килгән кунакларның да уйнаганнарын күрәсебез килә. Без аларны уенга чакырабыз. Тик бер шартыбыз бар. Башта зихен чарлый торган уеннан башлыйбыз. Мәкаль әйтү: “Башы миндә, ахыры синдә: дип атала.

( Уенның тәртибен тәрбияче аңлата һәм мәкальләр буенча 7 кунак сайлап алына).

Мәкальләр

  1. Кем эшләми, .... шул ашамый.
  2. Какма кеше капкасын, ... кагарлар үз капкаңны.
  3. Ачтан үлсәң дә, ... ата-анаңны ташлама.
  4. Эш кешене төзәтә - ... ялкаулык боза.
  5. Эшләп үлмәссең - ... чирләп үләрсең.
  6. Җәй эшләсәң, ... кыш ашарсың.
  7. Ашаганда колагың селкенеп торсын, ... эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын.

Уен “Яулык алыш”.

( Уен беткәч тәрбияче кунакларга рәхмәт әйтә)

Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын

Кем әйтеп бирер икән?

Тәмле татар ашларын

Ә хәзер балаларның белемнәрен тикшереп карарбыз. Әби-әниләре нинди милли ризыклар әзерлиләр икән, балалар аларның исемнәрен беләләрме?

Балалар: Шулпа, токмач, бәлеш(ит, йөзем, кабак), өчпочмак, вак бәлеш, пәрәмәч, кыстыбый, тәбикмәк, кабартма; чәй ризыклары: чәк-чәк, бавырсак, кош теле, уратма, җилпәк, гөбәдия һ.б.

Тәрбияче: Күп беләсез икән! Элек-электән  көзге уңышлар җыелгачярминкәләр ясаганнар. Әйдәгез без дә ял итеп алыйк, түгәрәккә басыйк.

Җыр “Ярминкә такмаклары”

Тәрбияче: Балалар хәзер түгәрәктә генә “Буш урын” уенын уйнап алырбыз. Рузилә безгә санамыш буенча берәр бала сайлый.

Рузилә:      Килде ярминкә шаулап

Бәхет муллыклар яулап

Уен “Буш урын”

Тәрбияче: Менә тагын әти-әниләрнең белемнәрен тикшереп карарбыз. Алар үзебезнең мәдәниятне, кулҗтураны нинди дәрәҗәдә беләләр икән.

Сораулар:

  1. Эшкә тотынганда нинди изге сүз әйтелә?
  2. Сез белгән җырлар күп кенә халык җырлары дип атала, ни өчен?Нинди татар халык җырларын беләсез?
  3. Татар халкының киенү, бизәнү әйберләрен әйтегез (баш, өс, аяк киемен, бизәнү әйберләрен).
  4. Татарстаның дәүләт флагының яшел төсе нәрсәне аңлата?
  5. Казандагы татар театрларының берсенең исемен әйтегез.
  6. Урта иделдә урнашкан борыңгы дәүләт?

(Җиңүчегә бүләк бирелә)

Тәрбияче: Элеке вакытларда, кышкы озын кичләрдә кич утырганнар. Шунда җырлап кул эшләре эшләгәннәр, э яшҗләр төрле уеннар уйнаганнар. Без дә дә татар халык көе “Ай былбылым”  җырын җырлап кич утырыйк.

Җыр  “Ай былбылым”

Тәрбияче: Балалар! Әбиләрегез сарык, кәҗә йоннарын эрләгәннәрен. Күбегезнең күргәннәре бардыр. Кәҗә мамыгыннан матур шәлләр, ә сарык йоныннан оекбаш, бияләйләр, кофталар, шарфлар бәйләп була.Безнең бүгенге уеныбыз “Йомгак чорнау” дип атала.

10 бала:     Йомгак чорнау кызык уен,

Күз иярми кулларга

Иң беренчн чорнаучыны

Санарбыз уңганнарга.

Уен “Йомгак чорнау”

Тәрбияче: Безнең бит эле балалар яратып уйный торган “Почмак алыш” уены да бар. Бу уенга кунакларны да чакырырга була (2 кунак, 3 бала, 1 бала санамыш буенча песи сайлый)

11 бала: Әлеш-мәлеш,

Мичтә бәлеш,

Казанда ит,

Аша да кит.

Уен “Почмак алыш”

Тәрбияче: Балалар түгәрәккә басып бергәләп биик эле.

“Күмәк бию”

Тәрбияче: Рәхмәт бик күңелле булды. Кичәбез ахырына якынлашты. Һәрберебезгә исәнлек, саулык, уңышлар телибез.

 Дуслык   җебе   өзелмәс   ул

Моңлы халык бар җирдә.

Безнең шушы очрашу

Истә калыр гомергә.

Поделиться:

Оставить комментарий