Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > «Яшелчәләр»
Post Icon

«Яшелчәләр»

Автор: Гарифуллина Л. И., воспитатель МБДОУ №18 «Солнышко» г. Набережные Челны, РТ

Максат:
1. Балаларның яшелчәләр турында алган белемнәрен ныгыту.
2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерүне дәвам иттерү, сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру.
3. Матур әдәбият белән таныштыруны дәвам итү.
Мөстәкыйльлек, иҗади активлыкларын, дуслык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: Маскалар: кишер, суган, кәбестә.
Уенчыклар: курчак, кәрзин, руль.
Сүзлек эше: кишер, суган, кәбестә, кыяр, помидор, түтәлдә үсә.

Шөгыль барышы:

I. Оештыру өлеше:
Тәрбияче: Балалар безгә кунаклар килде. Әйдәгез әле, кунак апалар белән исәнләшик.
Балалар: Исәнмесез апалар!
Тәрбияче: Әйдәгез әле, үзебез белән таныштырып китик.
Балалар: Мин Диләрә, мин Миләүшә һ.б.
II. Төп өлеш:
Көзне күзәтү.
Тәрбияче:Балалар карагыз әле урамга, урамда нинди вакыт?
Балалар: көз.
Тәрбияче: Нинди көз?
Балалар: алтын көз.
Тәрбияче: Кайдан белдегез?
Балалар: Яфраклар сары, кызыл төстә.
Тәрбияче: Балалар, ә урамда яңгыр явамы?
Балалар: ява (яисә юк дип җавап бирәләр)
Яттан шигырьләр сөйләү.
Тәрбияче: Без көз турында бик күп матур шигырьләр ятлаган идек. Әйдәгез әле балалар, шигырьләрне көзгә бүләк итик.
Балалар:Сәидә: Киң болыннарда,
Урман, кырларда.
Агачлар, гөлләр
Кибеп сулдылар.
Алина: Уңыш җыелды,
Аккошлар китте
Матур көз ае –
Килеп тә җитте.
Булдырдыгыз кызлар, рәхмәт!
Кунакка Алсу килә.
(ишек шакыйлар)
Тәрбияче: Балалар, ишек шакыйлар түгелме?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Балалар карагыз әле, безгә кунакка кем килгән?
Балалар: Алсу.
Тәрбияче: Әйе шул балалар Алсу килгән. Ул буш кул белән килмәгән, үзе белән кәрзин дә алып килгән бит әле. Кәрзинендә нәрсәләр аның?
Балалар: Яшелчәләр.
Тәрбияче: Карыйк әле, нәрсәләр бар микән?
Балалар: Кишер, суган, кәбестә, помидор, кыяр.
Тәрбияче: Балалар, болар нәрсәләр?
Балалар: Яшелчәләр.
Тәрбияче: (Алсу тәрбияче колагына пышылдап әйтә) Ә-ә-ә шулай мени Алсу, ярар... Балалар Алсу мин бу яшелчәләрне белмим ди. Без бит сезнең белән яшелчәләрне беләбез. Әйдәгез Алсуга сөйләп күрсәтик. Ә син Алсу игътибар белән тыңлап утыр.
(тәрбияче яшелчәләр күрсәтә)
Бу нәрсә?
Балалар: помидор
Тәрбияче: помидор нинди?
Балалар: түгәрәк, кызыл, тәмле, файдалы, түтәлдә үсә.
Тәрбияче: Ә бу нәрсә?
Балалар: кишер
Тәрбияче: кишер нинди?
Балалар: озынча, кызыл-сары төстә, тәмле, файдалы, түтәлдә үсә.
Тәрбияче: бу нәрсә?
Балалар: суган
Тәрбияче: суган нинди?
Балалар: түгәрәк, сары.
Тәрбияче: тәмлеме?
Балалар: юк, ачы, ләкин файдалы, түтәлдә үсә.
Тәрбияче: бу нәрсә?
Балалар: кәбестә
Тәрбияче: кәбестә нинди?
Балалар: түгәрәк, яшел, тәмле, файдалы, түтәлдә үсә.
Тәрбияче: бу нәрсә?
Балалар: кыяр
Тәрбияче: кыяр нинди?
Балалар: озынча, яшел, тәмле, файдалы, түтәлдә үсә.
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар!
Уен уйнау.
Тәрбияче: Алсуга күңеллерәк тә булсын өчен уйнап алыйк. Без яшелчәләр турында уен да беләбез. Күзләрегезне йомыгыз. Хәзер сюрприз була (маскалар кидерү). Ә хәзер күзләрегезне ачыгыз. Карагыз әле балалар, безнең Сәидә кем булган?
Балалар: кишер
Тәрбияче: Әлинә кем булган?
Балалар: кәбестә
Тәрбияче: Адель кем булган?
Балалар: суган
Тәрбияче: Арсений кем?
Балалар: шофер булган.
Уен “Безнең бакча”
Бар безнең бакчада
Бик тәмле Сары кишер.
Менә шундый зурлыкта,
Менә шундый киңлектә.
Кушымта: Син кишер монда йөгер
Биеп калырга өлгер.
Тыпыр – тыпыр биеп ал,
Безнең белән биеп кал.
Бар безнең бакчада
Бик тәмле Ак кәбестә.
Менә шундый зурлыкта,
Менә шундый киңлектә.
Кушымта: Син кәбестш монда йөгер
Биеп калырга өлгер.
Тыпыр – тыпыр биеп ал,
Безнең белән биеп кал.
Бар безнең бакчада
Сары түгәрәк суган.
Менә шундый зурлыкта,
Менә шундый киңлектә.
Кушымта: Син суган монда йөгер
Биеп калырга өлгер.
Тыпыр – тыпыр биеп ал,
Безнең белән биеп кал.
Әнә машина килә,
Ул бит безнең машина.
Менә шундый зурлыкта,
Менә шундый киңлектә.
Кушымта: Син шофер монда йөгер
Биеп калырга өлгер.
Тыпыр – тыпыр биеп ал,
Безне төяп алып бар.
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, утырышабыз.
Балалар, үзегезнең яраткан яшелчәгез турында сөйләп китегез әле.
Мәсәлән, Минем яраткан яшелчәм – ул помидор. Помидор – кызыл, түгәрәк, тәмле, файдалы, түтәлдә үсә.

Табышмаклар әйтү.
Тәрбияче: Алсу безнең балалар яшелчәләр турында бик күп табышмаклар да беләләр.
Тәрбияче: Ә хәзер минем табышмакны тыңлап карагыз:
Түгәрәк, туп түгел
Кызыл, алма түгел
Ул нәрсә? ( помидор)
Әйдәгез әле балалар, кайсыгыз табышмак әйтә?
Бала: Түгәрәк, кат-кат киенгән
Үзе яшел төстә, түтәлдә үсә. (кэбестә)
Бала: Узе ачы, түгәрәк
Төсе сары , түтәлдә үсә. (суган)
Бала: Кызыл-сары төстә,
Озынча, үзе тәмле , түтәлдә үсә. (кишер)
III. Йомгаклау:
Тәрбияче: Балалар без сезнең белән бер фикергә килдек – барлык яшелчәләр дә бик тәмле, бик файдалы, бик кирәкле яшелчәләр.
(Алсу тәрбияченең колагына пышылдап әйтә)
Тәрбияче: Ә шулаймы?! Алсу сезгә бик күп рәхмәт әйтә. Диләрә, Алинә, Саидә, Азалия яшелчәләр турында бик матур итеп сөйләп бирделәр ди. Балалар Алсуның әле дусларына барып, яшелчәләрнең ни кадәр кирәкле һәм файдалы икәнен сөйлисе бар.
Без Алсу белән саубуллашыйк.
Балалар: Саубул Алсу. Безгә тагын кунакка кил.
Алсу: Рәхмәт балалар!
Тәрбияче: Балалар сезгә бүген иң кызыклы нәрсә булды?
Балалар: уен, табышмаклар әйтү һ.б.
Тәрбияче: Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Өегезгә кайткач әниләрегезгә яшелчәләр турында сөйләп күрсәтегез.
Ә хәзер шөгылебез тәмамланды, апалар белән саубуллашыгыз.

Поделиться:

Оставить комментарий