Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > «Юлда булсан сак бул»
Post Icon

«Юлда булсан сак бул»

Автор: Шарафутдинова Г. Р., Воспитатель по обучению детей татарскому языку, вторая квалификационная категория МБДОУ №41 "Дружные ребята" г.Альметьевск, РТ

Команда: Яшел ут.
Девиз: Исәнлеккә ни җитә
Юл кагыйдәсен үтә.
А.Б. Чәчәкләр шәһәрендә Патша һәм Патшабикәнең хезмәткәре булып машина ясаучы хезмәт иткән. Ул үзенең хуҗаларына тылсымлы машина ясап бирергә булган, үзенә кирәкле барлык җиһазларны алган да эшкә керешкән.
(музыка яңгырый, хезмәткәр эшкә тотына, Акбай керә)
Акбай: О-о нинди машина, йөреп килергә ярыймы?
Хезмәткәр: Йөрер өчен кагыйдәләрне белергә кирәк. Праваң булырга тиеш. Правадан башка сиңа, Акбай, утырырга ярамый.
Акбай: Әллә миңа кирәк дип уйлыйсыз үзегезгә булсын машинагыз. Менә күрерсез әле, белерсез әле минем ничек яхшы йөргәнемне. Миңа машинага утырма, кабызма дип әйтәләр, әгәр дә мин теләсәм кабызымда, йөреп тә киләм.
(Акбай хезмәткәрне озата һәм үзе качып килә дә рульга утырып
китә. Юлда фаҗигага эләгә)
Мияубикә: Акбай зур бәләгә юлыкты.Тупны таптатты. Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә кирәк.
Бала: Без юл йөрү кагыйдәләрен яхшы өйрәнербез, малайлар һәм кызлар бәләгә эләкмәбез.
(Акбай беркемне дә тыңламыйча юлын дәвам итә.Юлда әтәчне
бәрдерә)
Бала: Рульга утырып безгә күпме уңайсызлык китердең. Син әтәчне таптата яздың. Кагыйдәләрне белмичә рульга утырма.
Акбай: Нигә машина астына керәсең. Кая барганыңны башың белән уйларга кирәк.
(Әтәч елап китә. Акбай юлын дәвам итә һәм үзе бәләгә юлыга)
Бала: Кагыйдәләрне өйрәнмәдең, бәхетсезлеккә юлыктың.
(Ашыгыч ярдәм машинасы килә. Акбайның хәле авыр)
Акбай: Ай-яй-яй ,авырта! Ай авырта,авырта.
Врач: Түз, Акбай,түз.
(Врач Акбайга беренче ярдәм күрсәтә)
Акбай: Аңладым, машинада йөрер өчен кагыйдәләрне белергә кирәк. Юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен яхшы өйрәнермен.
Җыр:”Шаян сәяхәтчеләр”
Хезмәткәр: Җир йөзендә һәркем белергә тиеш.
Юл йөрү кагыйдәсенең билгесен
Юл кагыйдәләрен яхшы белсәң,
Безгә куркынычлар янамый

СКАЧАТЬ РАБОТУ

Поделиться:

Оставить комментарий