Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп, Конспекты НОД > Занятие в средней группе по ФЭМП (татарская группа) «Поможем друзьям»
Post Icon

Занятие в средней группе по ФЭМП (татарская группа) «Поможем друзьям»

Автор: воспитатель I квалификационной категории Марданова Рамиля Алисовна МБДОУ №16 «Скворушка» г. Набережные Челны

10 нчы уртанчылар төркемендә математик күзъаллауларны формалаштыру буенча эшчәнлек

“Дусларга булышыйк”

Максат: балаларның математик белемнәрен ныгыту; кызыксынучанлыкларын үстерү.

Тәрбия бурычы: математик күнемәләргә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: предметлар белән саннарны туры  китерү күнекмәләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: 5кә кадәр санау күнекмәләрен үстерү; пространствода ориентлашу күнекмәләрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәсе: аралашу, социальләштерү, иҗади сәнгать, хезмәт.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, практик эш, сөенеч мизгеле, сорау бирү, мактау, бәяләү.

Күрсәтмә материал: фланелеграф, өй, тычкан, куян, бака, бүре, төлке; 5 агач, яшелчәләр түтәле, дидактик капчык, түгәрәк, шакмак, өчпочмак, турыпочмаклык.

Тарату өчен материал: турыпочмаклык, шакмак, турыпочмак белән шакмакка охшаган предметлар, 4 кишер, 3 чөгендер, 2 бәрәңге, ачкыч мозаикасы.

Эшчәнлек барышы

  1. Мотивацион үзәк формалаштыру.

- Хәерле иртә балалар. (балалар түгәрәктә басып торалар) Хәлләрегез ничек? Тәрәзәгә карагыз әле: бүген нинди көн? (балаларның җавабы)

- Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Бүген, без сезнең белән “Теремкәй” әкиятен искә төшерербез һәм аның хайваннарын үзебезнең математика дәресенә чакырырбыз.

- Басу уртасында теремкәй тора икән. Зур да, кечкенә дә түгел (проектордан картина күрсәтелә). Кырыннан тычкан йөгереп бара икән. Теремкәйне күреп туктаган: “Терем-теремкәй! Кем яши анда?” Серле тавыш җавап бирә: “Кем барлык биремнәрне дә дөрес итеп үти, Теремкәй шуңа гына ишекләрен ачачак”.

  1. Үткән материалларны кабатлау.

Бирем №1.

Балалардан, берешәрләп, бирелгән биремнәргә җавап сорала.

  • Теремкәй янында ничә агач үсә? (5кә кадәр санау)
  • Түтәлдәге яшелчәләрне санау. (3 кишер, 4 чөгендер, 2 суган)

- Балалар, сез биремне дөрес чиштегез. Инде хәзер тычкан Теремкәйгә керә ала.

Теремкәй янына бака килгән һәм сорый икән: “Терем-теремкәй! Кем, Теремкәйдә яши?” Ә серле тавыш җавап бирә икән: “Кем барлык биремнәрне дә дөрес итеп чишәчәк, Теремкәй шуңа гына ишекләрен ачачак”.

  1. Яңа материал белән танышу.

Бирем №2.

  • “Серле капчык”. Капчык эчендәге фигураларны тану. Балалар берешәрләп, капчык эчендәге фигураларны тотып карыйлар.

- Балалар, без сезнең белән серле капчыктагы фигураны алдык. Моның нәрсә икәнен кем белә? (балаларның җавабы) Хәзер аны шакмак белән чагыштырып карыйк. Алар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла? (балаларның җаваплары) Урыннарыгызга утырыгыз әле, мин сезгә анда конвертлар әзерләп куйдым. Шакмакка охшаган предметларны кызыл конвертка, турыпочмаклыкка охшаганнарын яшел конвертка һәм түгәрәккә охшаган предметларны сары конвертка җыябыз. (балалар урыннарында, төрле предметларны ике төркемгә аералар)

- Без сезнең белән биремне чиштек һәм бака теремкәйгә керде.

- Теремкәй яныннан, куян йөгереп бара икән. Өйне күреп туктап калган: “Терем-теремкәй! Кем анда яши?” Эчтәге хайваннар җавап бирү белән, серле тавыш: “Кем барлык биремнәрне дә дөрес итеп чишә, Теремкәй шуңа гына үзенең ишекләрен ачачак” – дигән.

  1. Физминутка.

- Балалар, әйдәгез азрак ял итеп алыйк. Түгәрәк ясап басыйк һәм минем арттан кабатлагыз.

Утырып инде арыдык,

Бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга,

Утырып – торып алыйк.

Кушаяклап сикерик тә

Сәяхәтне дәвам итик.

  1. Яңа материалны ныгыту.

Бирем №3

  • “Ачкычны тап” Балалар ике төркемгә бүленә. Конверт эчендәге өлешләрдән ачкыч җыярга кирәк.

- Куянны өйгә кертер өчен безгә, ачкычны җыярга кирәк булачак.

Булдырдыгыз балалар. Без өйнең ачкычын җыеп бетердек.

- Теремкәй янныннан бүре узып бара икән. Аның да теремкәйгә керәсе килгән. “Терем-теремкәй! Кем Теремкәйдә яши?” Хайваннар җавап бирү белән, серле тавыш ишетелгән: “кем барлык биремнәрне дә дөрес итеп үти, Теремкәй шуңа гына үзенең ишекләрен ачачак”.

Бирем №4.

  • “Бакчадагы уңышны җыю” Балалар, өстәл янында, яшелчәләрне киштәләргә тезәләр.

- Балалар, әйдәгез әле бүрегә бакчаны җыештырырга булышыйк. Безгә кишерләрне өске киштәгә, чөгендерләрне уртадагы киштәгә һәм бәрәңгеләрне иң аскы киштәгә урнаштырырга кирәк.

- Без бүрегә дә булыштык. Инде Теремкәй яннынна төлке узып бара икән. “Терем-теремкәй! Кем теремкәйдә яши?” Хайваннар җавап бирү белән, серле тавыш ишетелгән: “Кем минем биремнәремне дөрес итеп чишә, Теремкәй шуңа гына үзенең ишекләрен ачачак”.

Бирем №5

- Балалар, безгә Теремкәйдәге барлык хайваннарны да санап чыгырга кирәк. Кем иң беренче булып килде?

Кем икенче; Кем өченче; Кем дүртенче?

Әкиятткә барлыгы ничә герой иде?

- Менә без сезнең белән Төлкегә дә булыштык.

  1. Йомгаклау.

-Бүген без сезнең белән нәрсә эшләдек? Кемнәр белән очраштык? Нинди яңа материал белән таныштык? Аеруча кемгә булышу сезгә күбрәк охшады?

Балалар белән дәрес буенча әңгәмә оештыру.

Поделиться:

Оставить комментарий