Вы находитесь здесь: Главная > Воспитателям национальных групп > Зурлар төркемендә танып белү буенча бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты. (Конспект занятий национальных групп) “Кошкайлар-канатлы дускайлар”
Post Icon

Зурлар төркемендә танып белү буенча бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты. (Конспект занятий национальных групп) “Кошкайлар-канатлы дускайлар”

Автор: Яруллина Альфия Минниасгадовна воспитатель, I квалификационная категория, МБДОУ “Күбэлэк” с. Елхово, Альметьевский район, Республика Татарстан

Тема:”Кошкайлар-канатлы дускайлар”
Максат: балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру.
Тәрбия бурычлары: Кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.
Үстерү бурычлары:логик фикер йөртү, гади нәтиҗәләр ясый белергә өйрәтү.
Белем бирү бурычлары: кош исемнәрен, гәүдә өлешләрен дөрес атауны, хәрәкәтне белдерүче фигыльләрне, предметның билгесен белдерүче сыйфатларны әйтә белүне ныгыту. Кыска хикәя төзи белү күнекмәләрен үстерү. Оригами ярдәмендә кош силуэты ясарга өйрәнү.
Төп белем бирү өлкәсе:танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәсе:аралашу, матур әдәбият, иҗат, физкультура.
Ысуллар һәм алымнар:уен, әңгәмә, шигырь уку,сорау-җавап,мактау сүзе, оригами ысулы куллану,бәяләү.
Чараларлар: өлешләрдән торган кош рәсеме, интерактив уен: “Кем зирәк, әйт тизрәк”, аудиоязма, оригами өчен һәр балага җитәрлек кәгазьләр, төсле каләмнәр, интерактив такта, магнитофон, кошлар тавышы язылган диск.
Сүзлек өстендә эш: күчмә кошлар-перелетные птицы, кышлаучы кошлар-зимующие птицы, оча — летает, гәудә — туловище, каурый — перо,баш — голова, канатлар — крылья, койрык — хвост, томшык — клюв, тәпи — лапа.
Алдан эшләнгән эш: балалар белән саф һавада кошларны күзәтү, аларның үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү.
Эшчәнлек төзелеше:
1.Эмоциональ халәт тудыру.
2.Әңгәмә
3.Дидактик уен ”Кош сүрәтен төзе”
4.Табышмаклар әйтү.
5.Тәрбияче хикәясен тыңлау
6. Уен “Чума-үрдәк, чума-каз”.
7.Дидактик Уен “Чагыштыр һәм рус телендә әйт”.
8.Оригами кулланып “Кош силуэты” ясау
9.Х.Гардановның ”Кошкайларм” шигерен уку.
10.Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:
Әкрен генә кошлар тавышы язмасы яңгырый, интракив тактада кышлаучы һәм күчмә кошлар рәсемнәре урнашкан.
-Хәерле көн, балалар! Минем янга якынырак килегез,бер-беребезнең кулларын алыйк, елмаеп бер-беребезне сәләмлик һәм үзебезнең күңел җылыбызны иптәшләребезгә бүләк итик.Менә ничек рәхәт булып китте.Рәхмәт,мин сезне бик яратам.Бергәләп ярым түгәрәк ясап утырыйк әле.Рәхим итегез.
Кереш өлеш. Әңгәмә.
Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, жавабын табыгыз.
Озын томшык, ике канат,
Очып килсә, ерткыч бөҗәкләрнең эше харап.
Бу нәрсә? (Кош)
Тәрбияче: – Бүген без кошлар турында сөйләшербез. Шундый сорауга җавап бирегез әле: сез нинди кошларны беләсез? (Балаларның җаваплары)
Кошларны нинди 2төркемнәргә бүләбез? (Күчмә һәм кышлаучы)
Рус телендә күчмә кошлар — перелетные птицы, кышлаучы кошлар — зимующие птицы.
Ни өчен кайбер кошлар җылы якка очып китәләр? (Балаларның җаваплары)

Дөрес, балалар, кошларга кыш көне азык табуы авыр була. Шуңа күрә алар җылы якларга китәләр.
Балалар, кошлар хайваннардан нәрсәләре белән аерылалар? (Кошлар оча, гәүдәләре каурый белән капланган).
Рус телендә оча — летает, гәудә — туловище, каурый — перо.
Кош нинди өлешләрдән тора? (Баш, гәүдә, канатлар, койрык, томшык, тәпи)
Рус телендә баш — голова, канатлар — крылья, койрык — хвост, томшык — клюв, тәпи — лапа.

Уен “Кош сүрәтен төзе”
(Балалар гәүдә өлешләрен берләштереп кош силуэтын төзиләр)
Нинди кош килеп чыкты? (Күгәрчен)
Рус телендә кугәрчен — голубь.

Табышмаклар чишу.
Иртә таңнан кичкә хәтле
Чык-чырык та, чык-чырык. (Чыпчык)
Чыпчык – воробей.

Яшькелт-сары түшле ул,
Бер кечкенә кошчык ул. (Песнәк)
Песнәк — синица.

Агач башы тукылдык,
Тукый-тукый тук булдык. (Тукран)
Тукран – дятел.

Ала чапан киенгән,
Мал суйганга сөенгән,
Шунда төшеп йөгергән. (Саескан)
Саескан – сорока.

Нинди кош көне буе үзенең исемен кычкыра? (Карга)
Карга — ворона.

Бу кошларны без нинди төркемгә кертәбез? (Кышлаучы кошлар)

Без күрсәтелгән барлык кошлар турында табышмаклар әйтештекме? Нинди кошлар калды, әйдәгез, аларны атап үтик. (Кара карга, күке, сыерчык, карлыгач)
Рус телендә кара карга — грач, күке — кукушка, сыерчык — скворец, карлыгач — ласточка.
Бу кошларны нинди төркемгә кертәбез? (Күчмә кошлар)

Тәрбияченең кара карга белән таныштыруы. Рәсем буенча кара карганы сүрәтләү.
Тәрбияче: (кара карга сурәтләнгән рәсем күрсәтә)
Кара карга нинди төстә?
Аның нәрсәләре бар?
Гәүдәсе нәрсә белән капланган?
Ул ничек кычкыра?
Кара карга бездә кышлаучы кошмы, әллә күчмә кошмы?

Тәрбияче хикәясе:
Кара карга кара төстә, аның томшыгы, ике канаты, ике тәпие бар. Гәүдәсе каурый белән капланган. Ул суалчан белән туклана. “Кар-кар-кар!” – дип кычкыра. Кара карга — күчмә кош. (Балалар рәсем буенча хикәя төзеп сөйлиләр)
Яз килгәнгә кошлар гына түгел, кешеләр дә бик шатлана. Борын заманнан безнең әби-бабаларыбыз язны каршылап бәйрәм иткәннәр, күңел ачканнар. Ә бәйрәм итергә алар урман аланнарына, болыннарга чыкканнар. Әйдәгез, балалар, без дә сезнең белән урман буена барыйк, уйнап күңел ачыйк. Тик безгә моның өчен тар басмадан үтәргә кирәк.
Без сезнең белән “Чума-урдәк, чума-каз” уенын уйнап алырбыз.
Үрдәк – утка, каз – гусь.

Уен “Чума-үрдәк, чума-каз”.

Уен “Чагыштыр һәм рус телендә әйт”.
Җәнлекләр йөгерә, ә кошлар — … (Оча – летает)
Сыерчык сайрый, ә карга – … (Кычкыра – кричит)
Карга – кышлаучы кош, ә сыерчык — … (Кучмә – перелетный)
Кызылтүшнең түше кызыл, ә песнәкнеке — … (Сары – желтый)
Чыпчыкның күзләре кечкенә, ә ябалакныкы — … (Зур – большой)
Саесканның койрыгы озын, ә чыпчыкныкы — … (Кыска – короткий)

Аудиоязмада “Урманда кошлар тавышы” яңгырый.
Ә хәзер кошлар сайравын тыңлыйк. Барыбыз да күзләрне йомдык, ял итәбез.
Кошлар тавышын тыңлау сезгә ошадымы? Кәефләрегезгә ничек тәэсир итте?
Күтәренке кәеф белән иҗади эшебезне башларбыз.

Оригами кулланып “Кош силуэты” ясау.
(Тәрбияче күрсәткән үрнәк буенча кәгазь битен бөкләп, кош силуэты ясау)
Карагыз әле, нинди матур кошлар килеп чыкты!
Әгәр язын кошлар очып кайтмаса, яки җир йөзеннән барлык кошлар юкка чыкса, нәрсә булыр идее икән? (Балаларның жаваплары)
Әйе, зур афәт булачак. Бакча-кырларны, урман-болыннарны саклаучылар калмас. Ерткыч бөҗәкләр барлык үсемлекләрне, икмәк уңышларын, җиләк-җимешләрне юк итәрләр, җир буйлап җимеш, үлән, чәчәк орлыкларын таратучы булмас. Без беркайчан да кошларның моңлы сайрауларын ишетмиячәкбез. Әйдәгез, балалар, безнең канатлы дусларыбызны, кошларны, яклыйк һәм саклыйк.

Килегез, кил, кошкайлар.
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз.
(Х.Гарданов)

Йомгаклау.
Балалар әйтегез әле миңа сез бүген нинди яңалыклар белдегез?Ул нинди?Без бүген нинди әйбәт эш эшләдек?Балалар сез бүген өйрәнгәннәрне, кайткач кемнәргә әйтерсез һәм нәрсә дип әйтәсез?Сез белгәннәрне башкалар да белсә нинди әйбәт булыр иде.Афәрин балалар, рәхмәт сезгә, мин сезне бик яратам.

Поделиться:

Оставить комментарий